Җырчы турында җыр

Җырчы турында җыр

Олы талант иясе, автор-башкаручы, оста гармунчы Флүрә Талипова-Коләхмәтова 1968нче елның 10нчы февралендә Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында туа. Флүрәгә бер яшь тулганда әтисе вафат булып, әнисе Ләмига апага өч кызын берүзе үстерергә туры килә. Балачактан җыр-моңга гашыйк булып үсә Флүрә. Мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнаша.

1985нче елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына укырга керә. Анда да төрле ансамбльләргә йөри, агитбригадаларда теләп катнаша. «Студент язы» фестивалендә катнашып, дипломант исемнәрен яулый.

1992нче елның ноябрендә Чаллыга килә. Укытучы булып эшли башлый һәм… иҗат эченә чума. 1993-1996нчы елларда «Камаз» мәдәният сарае каршында эшләп килүче Әнәс Фәйрүшин җитәкләгән «Сердәш» ансамблендә җырлап йөри. 1997-1999нчы елларда Алабуга сәнгать училищесында белем ала.

2002нче елны «Барс Медиа» студиясе ярдәмендә дөнья күргән беренче аудиоальбомы халык арасында зур кызыксыну уята. Флүрәнең һәр җыры мәгънәле һәм ул аларны йөрәккә күчәрлек үзенә генә хас хис белән башкара. Җырлары күңел радиосы аша да яңгырый. 2005нче елда «Җырларымда – язмышлар» дигән икенче аудио-компактдискы дөнья күрә.

Беренче концертын 2002нче елны «Энергетик» мәдәният сараенда уздыра һәм шуннан башлап Чаллыда концертларын даими рәвештә куя. 2009-2012нче елларда Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан җитәкчелегендәге төркемдә эшли.

Шушы һәм шуннан соңгы еллар дәверендә Татарстанның һәм Башкортстанның кайсы гына районнарында һәм илнең кайсы гына төбәгендә булмаган Флүрә Талипова! Пермь, Самара, Петербург, Оренбург, Себер яклары… Ике йөзләп җыр авторы Флүрә хәзер республика районнарына һәм башка төбәкләргә үзе концертлар оештыра. Аның җырларын Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Әлфинә Әдһәмова, Гүзәл Әхмәтова, Айгөл Сагынбаева, Эльмира Сөләймәновалар башкара. 2000нче елда үткәрелгән «Татар җыры» конкурсында Әлфинә Әдһәмова башкаруында «Тик син» җыры «Алтын Барс» премиясе лауреаты булды.

Клиплар төшерергә дә өлгерә Флүрә. Беренче клибы Әлфия Ситдыйкова сүзләренә язылган «Язмышлар» җыры. Шулай ук «Дөнья – куласа» җырына һәм 2017нче елда Айрат Суфиянов сүзләренә язган «Йөрәкләргә шакыйм» җырына клип төшерә. Клип төшерү чыгымлы, мәшәкатьле эш. Ләкин Флүрә туктап тормый, барча эшне үз көче, үз тырышлыгы белән ерып чыгарга тырыша.

Әле бит ул ике баласына әни дә. Ни арада Флүрәгә 51 яшь тулган да куйган. Халык артисты диеп аталырга лаек зат ул, иман юлына баскан зат.

51 яшь – гомер уртасы. Өлгергән, камил, сокландырыр һәм сөендерер иҗат җимешләре алда әле. Иҗат очкыны яктырак януын, очар канатлары талмавын, тагын да матуррак җырлар тууын теләп, җырчы турында җырны шушы урында түгәрәкләп куям.

Сима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Комментарии