- 12.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Кечкенә генә Казан кызы Рәлинәгә язмыш үз сынауларын биргән. Дүрт яшь кенә булса да аның медицина кенәгәсе кайсыбер олы апа-абыйларныкыннан калынрак. Әтисе – Булат, әнисе Диләрәнең беренче көтеп алынган шатлыклары ул. Рәлинәнең авыруын алар бала тудыру йортында ук беләләр. Көнне төнгә ялгап баласы өчен тырышкан атаның хезмәт хакы коммуналь түләүләр һәм ашау-эчүгә китеп барса, Рәлинәнең инвалидлык буенча пенсиясе иң кирәкле дарулар алырга гына җитә. Ә нәни кызның, дәваланган очракта, олылар ярдәменнән башка да үз аягында йөрү өмете бар. Украинада «Козявкина» клиникасында Ралинә тернәкләнү курслары уза. Әмма биш тапкыр узасы курска бару өчен, яшь ата-ана кайдан акча алсын? Мәскәү табиблары баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен бер дару билгеләгән. Аның гына да 1900 сум булуы аптырашка калдыра. Ралинәнең әнисе Диләрә белән булган әңгәмәбездән күңелдә калган юлларның бер өлешен сезгә җиткезәсем килә.
– Матур, бәхетле тормыш корып, беренче балабызның дөньяга килүен гаиләбездә түземсезлек белән көттек. Әмма бала табу йортында ук инде кызыбызның ДЦП диагнозы белән тууын белдек. Язмыштан узмыш юк диләр бит, сынауларга түзеп яши башладык. Дүрт яшендә балалар шук-шаян, әллә никадәр сүзләрне әйтеп сөйләшсәләр, Ралинәнең андый мөмкинлеге чикле. Бүген берничә сүз әйтеп, ике-өч адым ясый алуы да – безнең өчен зур шатлык. Бу түләүле клиникаларда алынган массаж һәм энә белән кадап дәвалану курсларының әйбәт нәтиҗәсе. Кызым уйный-көлә, әби-бабасы белән шаяра, аларның эштән кайтуын көтеп тора, качышлы уйнарга бик ярата. Тырышабыз, күп клиникаларда, реабилитация үзәкләрендә дәвалану курслары алабыз. Әти-әнинең, ирем Булатның хезмәт хакыннан калганы Ралинәнең дәвалау курсларын түләүгә китеп бара дисәм – алдау булмас. Әмма бүгенге көндә ДЦП диагнозы белән авыручы балаларга дәүләт тарафыннан бушлай дәва күрү мөмкинлеге юк. Мәрхәмәтле дус-туганнарыбыз, танышларыбыз, чит-ят кешеләр безнең бу хәлебезгә кереп ярдәм итәргә тырыша, барысына да зур рәхмәт! – ди ул.
Ралинәнең Украинадагы Трусковец шәһәрендә урнашкан клиникада уза торган бер дәвалану курсы 170 мең сум тора икән. Мәскәү шәһәрендә алына торган ярдәмнең 45 мең сум торуын исәпкә алсак, яшь гаиләнең бары балаларын дәвалау өчен генә эшләвен аңларга була. Бу курслар 5 тапкыр үтелергә тиеш икән. Әле бит даими рәвештә логопед, ЛФК, массаж ясау тагын чыгымнар сорый.
Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен Ралинәнең әнисенең реквизитлары:
Яндекс кошелек: 410011568374306
Счет АК БАРС
№40817810245358225695
кореспондентский счет №30101810000000000805 в ГРКЦ НБ РЕСП. ТАТАРСТАН БАНКА РОССИИ
БИК 049205805
ИНН 1653001805
Гилязетдиновой Диляре Рустемовне (мама Ралины)
СВЯЗНОЙ БАНК
№2989360083480 (для терминалов или отделений связи СВЯЗНОЙ)
Владелец счета: ГИЛЯЗЕТДИНОВА ДИЛЯРА РУСТЕМОВНА (мама Ралины)
Киви кошелек: +79274334463
СБЕРБАНК – счет
Реквизиты: Банк получатель ОСБ « Банк татарстан» 8610 г. Казань СБЕРБАНК
Счет получателя №40817810262210460380/54
к/с30101810600000000603
КПП165902001
ИНН7707083893
БИК049205603
Гилязетдиновой Диляре Рустемовне
СБЕРБАНК – КАРТА 639002629007468233
Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.
Комментарии