Бәлешләре шифалы

Рамазан аенда җыйналып Коръән укытулар әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек бирә. Андый мәҗлесләрдән соң өйдә ямь арта, күңелләр яктырып китә.

Төп нигезебездә инде беркем дә яшәми. Бу изге айда авыз ачтырып, Коръән укытып алыйк дип, төп йортка җыйналдык. Алдан киңәшеп, табынга кирәкле ризыкларны ала кайттык. Ә безнең якларда ирләр җыелган мәҗлестә иң затлы ризык – шулпалы ит бәлеше. Аны Казаннан алып кайта алмыйсың, чөнки ул кайнар килеш үк табынга бирелергә тиеш. Тиз генә пешереп алырга бөтен уңайлыклар һәм зур осталык кирәк. Пешеп тә җитмәскә, көеп тә китәргә мөмкин. Аптырашып калмадык, күрше Котлы Бөкәш авылында яшәүче сеңлебез Әлфинур киңәш биргән иде инде. Авылларында Ләмига атлы бер оста пешекче ханымга заказ бирергә мөмкин икән. Теләгән вакытыңа теләгән ризыгыңны пешереп бирә, ди. Билгеле, без аның киңәшен тоттык.

Авыз ачыр вакыт җитте. Коръән укылганда, бәлеш өстәлдә иде. Аштан соң бәлешкә чират җитте, ә ул искиткеч булган. Мактый-мактый ашады кунакларыбыз. Үзебез пешермәгәнне әйтеп тә тормадык әле. Шалтыратып киңәш сораучыларга гына дөресен әйтергә туры килде.

Изображение удалено. Изображение удалено.

Икенче көнне җыйналып, күрше авылга сеңелләргә киттек. Мин бәлеш пешерүченең өенә барып килергә булдым. Зәвыклы итеп бизәлгән, буялган бу йорт әллә кайдан балкып күренеп тора. Йорт-җир тәртиптә, һәр җирдә пөхтәлек.Тәрәзә, сукмак буйлары шау чәчәктә. Ишегалдында кайнашучы Мансур абый белән исәнләшеп өйгә үттем. Ишек ачуга, тәмле ис борынга килеп бәрелде. Уразада ризыклар бигрәк тә хуш исле шул. Исәнләштем. Каршыма сөйкемле ханым килеп чыкты. Таныштык. Хуҗабикә үзе турында газетага да язарга җыенуымны белгәч аптырап калды.

– Менә бүген район үзәгеннән килеп алырга тиешләр, – дип, зур ит бәлешен уйнаган кебек кенә ясап та куйды.

Ит бәлешен үзем дә пешергәлим, ә Ләмига ханымга карап торып никадәр яңалык ачтым. Осталыкның чиге юк шул.

– Менә сез ит бәлешен бары 450 сумга пешереп бирәсез. Үзегезгә файдасы да калмый түгелме соң?

– Ите, бәрәңгесе үзебезнеке. Узган кышта өч баш мал суйдык. Менә тагын бер бот сыер ите сатып алдык.

Без сөйләшкән арада, бер абые да заказ биреп чыгып китте. Берничә кеше телефоннан да шалтыратып алды.

Ләмига ханым үзе сөйли, ә куллары күз иярмәс тизлек белән бәлеш ясый.

– Арчада алты айлык курслар тәмамлап кайтып, кондитер булып эшли башладым. Ике айдан Мансур абыегызга кияүгә дә чыктым. Ул бераз өлкәнрәк. 25 ел эшләгәч, туктадым. Хезмәт хаклары шактый кимеде, аннан ул вакытта ук камыр ашлары пешереп бирүемне сораучылар бар иде. Элек заказ бирүчеләр ни кирәген үзләре китерде. Кайсы әйбер җитми кала, я сыйфатсыз була. Хәзер продуктларны үземнекен тотам.

– Менә сезнең җимеш бәлешләре 90 сум гына тора, ә Казанда алар 180-200сум.

– Кешене тыңлап пешерәм инде, файдасы өчен дә түгел. Электән яратып эшләгән эшем булгач, үтенечне кире кага алмыйм.

– Ә җимешләрне каян аласыз?

– Үзебезнең “Фәнис” кибетеннән алам. Алар мин теләгәнне генә алып кайта.

Өстәлдә “Илсур+Мәрзия” дип язылган, пар балдаклар ясап бизәлгән бәлеш тә тора.

– Районнан әйтелгән заказ. Әти-әниләренең бергә гомер итүләренә 30 ел икән. Балаларының шулай сюрприз ясыйсылары килгән.

– Тагын нинди заказлар бирәләр?

– Әле авыз ачарга өчпочмаклар пешерәсем бар. Туйларга бизәп чәкчәк тә, гөбәдияләр пешерәм. Кайберәүләр әзерләргә өйләренә дә чакыра. Мин үз өемдә генә пешерәм.

– Заказ биреп, килми калучылар юкмы?

– Андый очрак булганы юк.

– Сез кичә бәлешне үз табагыз белән биреп җибәрдегез. Вакытында китереп җиткерәләрме соң табаларны?

– Китерәләр. Әле мин бәлешне суынмасын дип, төреп тә җибәрәм.

– Заказлар булып, өйдәгеләргә әзерләргә өлгермәгән чаклар булмыймы?

– Юк, алай күп заказ алмыйм инде. Эшем никадәр тыгыз булса да, гаиләмә беренче пешерәм. Ирем эшләгәндә, эшкә дә алып китәргә әзерләп бирә идем. Әле алар төрле ризык сорый. Теләгәннәрен үтәргә тырышам.

– Ураза тотучыларга нинди теләкләрегез бар?

– Тоткан уразалары савапка булсын.

– Зур рәхмәт сезгә. Пешергән ризыкларыгыз шифалы булсын.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

– Балык Бистәсе – Зур Мәшләк – Котлы Бөкәш – .

РS.: Хөрмәтле укучыларыбыз. Бәлки, сезнең якларда да шундый үз эшенең осталары, яңа ияләре бардыр. Алар хакында языгыз яки редакциягә шалтыратып, үзебезне чакырыгыз. Эш юк, дип кул кушырып утырмыйча, бәрәкәтле эш белән шөгыльләнүчеләр, матур итеп яшәүчеләр бар бит арабызда.

Комментарии