- 13.09.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Әле май аенда гына Казанга Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән татар хатын-кызлары җыелып, көн кадагында булган мәсьәләләр хакында гәпләшкән, милләтне үстерү турында фикер алышкан иде. Көз башында алар тагын Татарстан башкаласына килде. Бу юлы инде, җитди әңгәмәләрне читкә куеп торып, кул эше белән шөгыльләнергә – калфак һәм изү тегәргә өйрәнергә.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, үзебез өйрәтми торып, таләп тә итә алмыйбыз, дип уйлаган да, гүзәл затларны туплап, шушындый эш башлап җибәрергә ниятләгән. Гел-гел сөйләшеп кенә утырырга димәгән бит инде! Беренче эш итеп, онытыла башлаган милли кием атрибутларын өйрәнергә булганнар. Бөтендөнья татар конгрессы бөтен кирәк-ярак белән тәэмин иткән.
«Кызым, хәзер бу җирен тегәбезме әле?», «Карале, син минем энәне алгансың бит!», «Мә, миндә артык җеп бар, жәл түгел, бирәм» – урта яшьтән узган ханымнарның үзара шулай дип сөйләшә-сөйләшә эшләгәннәрен елмаеп күзәттем. Күбесенең калфак һәм изү тегәргә беренче тапкыр алынуы. Мәктәп укучыларыннан бер дә ким түгел, барысының да өйрәнәсе, күршесенекеннән яхшырак итеп эшлисе килә. Тегәләр, дөрес булмаганын сүтәләр, яңадан тегәләр… Илһам эзләп, картиналар карап киләләр, аннан яңадан эшкә керешәләр. «Әй, миннән булмый», – дип, берсе дә ташлап китмәде.
Читекләр, милли бизәк төшерелгән күлмәкләр модага керә башлады, менә урамда калфак киеп йөрүчеләрне очраткан юк әле. Хәер, ялгышам, бар икән. Кадрия Идрисова үзе калфагын башыннан бер дә төшерми. Ханым һәм туташлар өчен остаз ролен башкарган модельер Ләйсән Хаҗиева, калфакны да акрынлап кулланылышка кертүгә таба барабыз, дип белдерде. «Анысы әле кереп кенә килә, менә изү шактый киң таралган. Мин аларны заманчалаштырам, аерым стиль элементлары өстим. Яшьләр аны күлмәк белән дә, джинс чалбар белән дә кия», – дип сөйләде ул.
Изү тегү эшеннән бүленеп торган арада, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән дә сөйләшеп алдык. «Бөтен эшне беләм дип йөри идем, калфак теккәнем дә, чиккәнем дә булмаган икән әле. Мастер-класс була, дигәч, бик сөенеп килдем. Болай чигү эшен беләм мин. Бер тапкыр больницада ятарга туры килде. Тукыма сатып алып, бик матур итеп яулык чиккән идем. Шуңа күрә бу эшкә кулым ятар, өйрәнеп кайтып китәрмен дип ышанам», – дип сөйләде ул.
Калфак һәм изү тегү киләчәктә кирәк булырмы икән, дигән соравыма да Шәмсия апа җавап бирде: «Мин ул турыда бик хыялланам. Без читтән кергәнне шулхәтле тиз эләктереп алабыз, үзебезнеке итәргә тырышабыз. Ә кайчандыр үзебездә булганны ни өчен яңадан кулланылышка кертеп җибәрмәскә? Әйтик, менә хәзер салкын вакытлар башлана. Ни өчен башка калфак киеп куймаска? Урыс та, башка милләт вәкиле дә бер сүз дә әйтмәячәк, ул фәкать үзеңнән генә тора. Мин үзем белгәнне оныкларыма да өйрәтермен әле, дим. Оныкларымның берсе малай, берсе кыз, икесе дә эшне яраталар».
Ханым һәм туташлар үзләре теккән калфак һәм изүләрен киеп кайтып китте. Алардан күреп, башкалар да кызыксыныр, шулай итеп, калфаклы һәм изү кигән гүзәл затларыбыз күбәер әле. Бөтендөнья татар конгрессы матур эш башлап җибәргән. Бу юлы калфак һәм изү тектеләр, икенчесендә сөлге-тастымал тукысалар, аннары чабата үрү, шәл бәйләү… Онытыла башлаган милли гореф-гадәтләребез, кул эшләребез санап кына бетерерлекмени!
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии