Төрки берләшү тантанасы

Татарстан башкаласы Казанда быел II халыкара төрки җырлар телевизион конкурсы «Тюрквидение 2014» узачак. Бу хакта узган елны, беренче конкурс уздырылганнан соң, Төркиянең Искешәһәр каласында игълан ителде. Шулай ук, Казан 2014нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланды.

Халыкара төрки җырлар бәйгесе «Тюрквидение 2014» конкурсында 20дән артык ил һәм өлкә катнашачак. Күбесенчә бу – төрки телләр киң таралыш алган төбәкләр. Конкурсның төп телевизион оештыручылары – «Мәйдан» татар музыкаль телеканалы һәм «TMB» төрек телеканалы. Әлбәттә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы булышлыгы ярдәмендә.

«Тюрквидение 2014» халыкара төрки җырлар телевизион конкурсы – төрки музыка, җырларны башкаручы барлык җырчыларны бер сәхнәдә җыючы халыкара проект. Оештыручылар фикеренчә, бу төрки телле мәдәнияттә эстрада җыр жанрын үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Узган елны конкурста республика данын Алинә Шәрибҗанова яклады. Ул бәйгедә «Үпкәләмим язмышыма» җыры белән IV урын яулаган иде.

Конкурсның беренче сайлап алу туры 31нче августта тәмамланды. Дәгъва кылучылар аудиоязмаларын һәм анкеталарын «Мәйдан» телеканалы электрон адресына җибәреп, конкурста катнашу теләген белдерде. Нәтиҗәләр буенча, 90га якын дәгъва кылучы арасыннан жюри икенче турга 23 җырчыны сайлап алды. Алар 20нче сентябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында тамашачылар каршында чыгыш ясаячак. Шул ук кичне жюри «Тюрквидение 2014» конкурсы финалында Татарстан данын кайсы җырчы яклавын игълан итәчәк. Бәйгенең ярымфинал һәм финал тантанасы 19 һәм 21нче ноябрьдә, масштаблы рәвештә, Казанның «Татнефть арена» спорт һәм концерт комплексында оештырылачак. «Мәйдан» телеканалы тамашачылары ярымфинал һәм финал концертларын эфирдан турыдан туры күрә алачак. «Мәйдан» телеканалын карау өчен «Телекарта HD» иярченен тоташтырырга кирәк. Тоташтыру өчен телефон: 8-800-100-104-7.

Ләйсән ЗАРИПОВА.

Комментарии