- 13.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Бигрәкләр дә сизелмичә үтә икән бу гомер дигәнең… Әле кичә генә абыйсы Зөлфәтнең машинасына курчакларын утыртып уйнап йөри иде кызыбыз Алия. Кечкенә вакытта төшерелгән видеоязмаларны карап, төпчегебез Лилия үпкәләп тә йөрде әле. Апа абый белән әнә ничек уйнап үскән, ә миңа уйнарга иптәш юк, дип. Аның каравы, соңгы елларда апасы аңа иптәш кызы кебек булды. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Үземнең дә психолог булып эшләүче кызым белән киңәшкән вакытларым күп булды. Инде менә шатлык катыш моңсу көннәр кичерәбез. Узган шимбә көнне кызыбыз кияүгә чыкты…
Киявебез Илшат ничә еллар буе янәшәбездә йөрсә дә, кызыбыз белән быел кыш кына таныштылар. Таныштылар да, барыбызны сокландырып, аерылмас пар булдылар.
Илшат Балык Бистәсе районы, Балтач авылында яшәүче дәү әнисе Нәкыя кодагый янына кызыбызны күрсәтергә кайткач, никах көнен бигрәк тә тизләттеләр. Илшатны кечкенәдән тәрбияләшеп үстергән дәү әнисе. Аның киңәшләре, изге теләкләре, догалары белән яши балалары.
Көннәрдән беркөнне, көтмәгәндә дисәк тә була, кызыбызны сорарга килеп тә төштеләр. Күзләр яшьләнде, үз гомеремдә беренче тапкыр Илфатның сүзгә аптырап калганын күрдем. Яшьләргә беренче көннән үк фатихасын бирсә дә, бу көн болай тиз килеп җитәр дип уйламаган иде ул. Ризалаштык, никах көнен билгеләдек.
Кода-кодагыйларыбыз Газизҗан белән Нурания, Илшатыбыз да – телевидение хезмәткәрләре. Нурания Мөхәммәтова белән 25 ел бергә эшләде Илфат. Ике гаиләнең дә кайгысы да, шатлыгы да күп булды. Бигрәк тә бу соңгы елларда гаиләләребез югалтулар белән сыналды. Авыр вакытларда кулдан килгәнчә ярдәмләшү, аралашу да ныгытты гаиләләр арасын.
Никах өебездә булды. Инсаф хәзрәтнең үгет-нәсихәтләре, кода-кодагыйларның күчтәнәчләре, мәһәр бүләкләре, туганнарның изге теләкләре никах кичәсен бик ямьле итте.
Туй хәстәрлеге балаларыбызның фотосурәтләре белән бизәлгән чакыру билетлары таратудан башланды. Аллага шөкер, туганнарыбыз, дусларыбыз күп, исемлеккә йөздән артык кеше язылды. Сөенечле мәшәкатьләр белән туй көне якынлашканын сизми дә калдык.
Иң четерекле мәсьәлә тамада сайлау булды. Сайлау мөмкинлеге күп булса да, Илфат тәкъдим иткәненә тукталдык. Ул яшь вакытта үзе белән бергә концертлар куеп йөргән җырчы, алып баручы Земфира белән сөйләште. Бәйрәм программасы төзелде.
Соңгы көннәрдә кояшлы көннәр сөендереп торса да, туй көне яңгырлы иде. «Мин туемда яңгыр яусын, дип теләдем. Бар табигать елый-елый безгә бәхет теләсен», – дигән икән бит киявебез. Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килеп, теләге кабул булды.
Бизәлгән туй машиналары йортыбызга якынлашканда, өйдәгеләрнең һәрберсе үз «постына» басты. Оныгыбыз Мәрьям дә тәрәзә төбенә менеп кунаклап, машиналарга кул болгап тора иде инде. Кызым Алиянең дус кызлары, егетләре әзерләгән программа күп туйларда булган кияү егетләрне дә аптырашта калдырды бугай. Егетләр – тапкырлар, әзерлек белән килгәннәр, аптырап калмадылар. Әлегә кадәр Илшатны миһербанлы, игътибарлы егет буларак белсәк, бу көнне ул үзен үткен, шаян телле, тапкыр егет итеп тә танытты. Бик кызыклы истәлекле минутлар булды бу. Менә кияү белән кәләш очрашты. Бигрәк матур, бигрәк соклангыч иде алар бу минутларда! И, Раббым, гомер буена бер-берсенә шулай мәхәббәтле булып күренсәләр иде.
Гомеребездә беренче тапкыр кичерә торган моңсу мизгелләр якынлашты. Ак күлмәкле, ак күңелле, сөеп кенә үстергән кызыбызны сөйгәне кулына биреп җибәрдек. Аллаһы Тәгалә бәхетле гомер насыйп итсә иде балаларыбызга!
Тантаналы язылышу минутларыннан соң, ире янәшәсендә, кызым булачак әти-әнисе йортына атлады. Ап-ак мендәрләргә бастырып каршы алды кызыбызны кода-кодагый. Кызым, дип назлап дәшеп, изге теләкләрен әйтеп, бал-май каптырдылар. Мул итеп әзерләнгән табынга чакырдылар.
1-2 сәгатьтән машиналар туй буласы бинага юнәлде.
Мәңге онытылмас туй мизгелләрен кеше гомер буена хәтерендә кабат-кабат яңартадыр.
Тамадабыз кунакларны зурлап сүз бирә барды. Кемдер сүзе белән, кемдер җыры белән теләкләрен җиткерде. Кодабыз Газизҗан, кодагыйның энесе Нияз, сеңлесе Нурзиянең дә теләкләре аларның моңлы җырларында чагылды. «Туйлар килә китә, гомер шулай үтә, ак бәхетләр телим мин сезгә!» – дип, Илфат шатлык катыш яшь аралаш җырлады бугай. 9 классны тәмамлаган укучым җырчы Илгизнең котлавы да кунаклар күңеленә хуш килде.
Балаларга әйтергә теләгән барлык сүзләрне әйтеп булмады. Күңелләр тулды. Кода-кодагыйның күзләрендә яшь, рәхмәт сүзләрен әйтүче кызымның күңеле тулды, киявебез дә күз яшьләренә ирек бирде. Илфат белән минем дә керфекләр чыланды. Дулкынландыргыч мизгелләр тәэсире дә, кайбер якыннарыбызның бүгенге бәйрәмебездә була алмавын тою да булгандыр бу күз яшьләрендә. Алар безнең бәхетебезгә күкләрдән сөенеп торганнардыр…
Кызыбыз әтисе ышыгында кимсетүләрне тоймый үсте. Чишелмәс проблемалары булмады. Инде алдагы тормышында да пар канаты үзенә таяныч булып, бер-берсен яман күзләрдән, авыр сүзләрдән саклап сөеп, сөелеп яшәсәләр иде.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Кызыбыз кияүгә чыкты!.. ,

Комментарии