Рәхәткә чыдый алмыйбыз

Без олы кешеләргә бер җылы сүз җитә һәм шул җылы сүзне без сезнең газетадан табабыз. Күп хатларым сезнең газета битләрендә басылып килә. Бу юлы почта хезмәткәрләренең эше хакында язарга телим. Безнең 54нче почтада эшләүчеләрнең акчалары бик аз икән. Шуңа аннан хат ташучылар да китә, гәҗитләребез вакытында килми, күпләр үзләре барып алалар. Күп кешеләр газетага да язылмый, янәшәдәге киоскны да яптылар. Монда безнең татарлар күп, бигрәк тә үз өйләре белән яшәүчеләр. Читтән карасаң, безне аерым бер авыл дип булыр иде. Тик Татарстанның башка авылларында вәзгыять безнекенә караганда күпкә яхшырак дип беләм.

Газетада басылган « Ертык җырларны ямыйбыз« (№37, 18 сентябрь, 2013 ел) язмасын укыгач, автор белән килешүем хакында да язасы иттем. Хәзер аңлаешсыз җырлар бигрәк күп. Кем ничек җырлый? Ни җырлый? Ул үзе ни җырлаганын аңлый микән дип уйлыйсың. Менә элеккеге җырларны тыңларга да рәхәт, күңелләр тула.

Минем бабам гаиләсен ташламады. Абый бәхетлерәк булды, мин дә бәхетсез булмадым. Әнием безне бик карап үстерде. Әти исә матур хатыннар эзләп чыгып китте. Миңа – 9 яшь, сеңелемә 9 ай иде. Җәй көне мин авылда үстем, укый башлагач кына шәһәргә кайта идем. Бабаем акыллы иде, безнең өчен әти дә булды. Ул бик күп шәһәрләр күргән, белгәнен безгә дә өйрәтте. Тормышта киртәләргә очрасам, бабай өйрәткәннәр искә төшә. Баласын акыллы кеше ташламый, карап үстерә. Тапкансың икән – ташлама! Кошлар да, хайваннар да балаларын ташламыйлар.

Без үскәндә абый белән әнинең кечкенә энесе белән бу җырны көйләп йөри идек.

Бөркет турында җыр

И.Юзеев сүзләре,

С.Садыйкова көе.

Хәбәр булып, килде болыт

Кояш нурын каплады.

Давыл тузды, давыл узды

Бөркет дустын тапмады.

Ә баласы, күз карасы

Сизмәде дә давылны.

Ике канат, канап-канап

Шул давылдан яшерде.

Очты бөркет, төште бөркет

Йөрәгендә ярасы.

Яшь аралаш елмая ул,

Югарыда баласы.

Менә бу җырда автор ничек итеп тормыш авырлыкларын сурәтләп бирә. Баласы өчен җан аткан бөркет – бүгенге көннең ата-аналары. Ә хәзер нәрсә инде?! Япь-яшь хатыннар сабыйларын бала тудыру йортларында калдыралар, хатыннар балаларын саталар, адәм баласы рәхәткә чыдый алмый шул. Элек тормышлар авыр булган дип зарланалар. Ә хәзер бөтенесе бар. Кызыгы юк, яшьләр эшләмиләр, «биибез һәм җырлыйбыз» , – дип рәхәттә яшиләр.

Фәүзия ЗАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии