- 13.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Берничә ел элек Васильево шифаханәсендә ял итәргә туры килде. Бу вакытта монда театр артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар да ял итәләр иде.
Без – «КАМАЗ» дигән бүлектә, ә алар «Иҗат йорты»нда яшәде. Дәва алырга йөргәндә ешрак Хәлил абыйны күрә идек. Чират көтеп утырганда Хәлил абый безне төрле кызык сүзләр белән көлдерә иде.
«Кызлар, бүген кич сезгә кунакка барабыз әле, яме?» – диде ул бер көндә. Иптәш кызым белән аптырап калдык. Атаклы артистлар безгә кунакка киләләр, бу дөрес хәлме?
– Хәлил абый, Исламия апа «Кыр казлары» дигән җырын җырласа гына килегез, яме, – дип әйтеп куйдым мин.
– Әйбәтләп үтенсәгез, җырлар.
Икенче көнне – май аеның җылы, кояшлы көнендә без Васильево янындагы күлгә кыргый үрдәк бибиләрен ашатырга киттек. Юлыбызга Исламия апа белән Хәлил абый очрады. Аларның ял итү көннәре бетеп, өйләренә китешләре иде. Икесенең дә кулында икешәр зур пакет иде.
Хәлил абый:
– Кызлар, кичә сезгә килә алмадык бит инде, үзебезгә кунаклар килде. Бу абый ялганчы икән, диеп уйлап калмагыз тагын, – дип, безгә елмаюлы караш ташлады. – Ә менә хәзер, вакытыгыз булса, Исламия апагызның әйберләрен күтәрешеп, безне машинага тикле озатсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем, – диде. Аларның машиналары шифаханәнең түләүле тукталышында тора иде.
Без инде бик теләп ризалаштык. Тере артистлар белән аз гына вакытка аралашу да безнең өчен зур шатлык иде.
– Кызлар, без катнашкан спектакльләр булса, килегез, үзебезне күрергә тырышыгыз, яме, – диде Хәлил абый. Шулай саубуллаштык. Кызганыч, берничә елдан Хәлил абыйның вафат булуын хәбәр иттеләр.
Ә менә хәзер, өченче ноябрьдә, Исламия апаның гомере өзелгәнен җиткерделәр. Кызганыч. Ике аккошның да канатлары талпынудан туктады. Әле кайчан гына Исламия апаның 75 яшьлек юбилее иде. Шундый көчле энергияле, тормышны сөюче, табигатьнең һәр мизгеленнән ямь табып яшәүче Исламия апа бүген үзенең гаиләсе, дуслары, якыннары арасында юк инде.
Исламия апа, Хәлил абый, сез театр яратучылар күңеленә үзегезнең искиткеч рольләрегез белән кереп калдыгыз. Исламия апа кадәр матур итеп «Кыр казлары артыннан» дигән җырны җырлаучы булыр микән?
Минем күз алдыма һаман да шифаханәдән аларны озату көне килеп баса. Озын плащ кигән Хәлил абый һәм зәвык белән киенгән Исламия апа. Бу язмам алар рухына дога булып ирешсә иде.
Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара шәһәре

Комментарии