- 14.02.2020
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2020, №06 (12 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина безнең редакция өчен бик якын кеше. Чыга башлаганнан бирле газетабызның шигаре булып торган, безгә юл күрсәткән «Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!» дигән сүзләр – аның сүзләре. «Безнең гәҗит» өчен махсус атап язылган шигыреннән! Шуңа күрә Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина белән очрашу була дигәч, без дә барырга булдык.
Очрашуга Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучыларын да чакырганнар икән. Чара башланганчы, Эльмира апа белән сөйләшеп тордык. Иң элек «Безнең гәҗит»кә атап язган шигырь тарихын искә алды:
– Минем оныкларымны Зөлфия Хәкимовна Фәйзрахманова укытты. Ул шулкадәр яхшы педагог, баланы үсендереп, язуларын мактап тора. Мин ул педагогка гашыйк булдым! Илфатны да телевидениедән белә идем. «Безнең гәҗит»не чыгарыр алдыннан, Зөлфия Хәкимовна: «Бу – тәрбиягә басым ясый торган газета булачак», – диде. Ә тәрбия – ул минем темам. Мин үзем дә гомерем буе шул тәрбиягә басым ясыйм: педагог буларак та, язучы буларак та, ана буларак та, дәү әни буларак та. Тәрбия темасы иҗатымда да зур урын алып тора. Зөлфия Хәкимовна шулай дигәч, бик сөендем, утырдым да шушы шигырьне яздым. Чынлап та, «Безнең гәҗит» шушы юнәлешкә тугры калып килә. Халыкның авырткан урыннары турында язу, аны күрсәтү – ул шулай ук тәрбия бит.
Эльмира апа – тынгысыз шагыйрә. Күп яза, мәктәпләргә очрашуларга да еш йөри. Бүген нәрсәләр язасыз, дип сорадым. Шатланды – шатланып сөйләрлек җавабы бар икән!
– Бу сорауны гел бирәләр миңа. Тик бөтен очрашуда да шатланып җавап биреп булмый, төрле вакыт була бит. Ә бүген бер шатлыгым белән уртаклашыйм әле. Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Минем күптәннән миемне бораулап йөргән тема бу – Бөек Ватан сугышы темасы. Бүгенге балаларда сугыш турында мәгълүмат аз. Горурлану, патриотизм тәрбияләү дә арткы планга калып бара. Балаларның күбесе сугыш булганын белә дә, 1945нең 9нчы маенда җиңү көне икәнен белә, эчтәлеген белми. Бу безнең җитешсезлек дип карыйм. Димәк, балалар белән тиешенчә эшләмибез. Ә бит бу тема бик әһәмиятле. Соңгы вакытта нәрсә күзәтелә: яшьләрнең өлкән буынга ихтирамы кими бара. Югыйсә, бүгенге якты күк йөзен, мул өстәлләрне, матур тормышыбызны әтиләребез, бабаларыбыз үз каннарын түгеп яулап алып биргән бит. Шулкадәр авырлыклар белән яулап алынган якты көннәр бу. Менә шуны балаларга аңлатасы, белгертәсе килә.
Минем әткәй фин сугышыннан ук башлап, сугышның башыннан ахырына хәтле катнашкан. Аларның дивизиясе Украина җирләрендә кан койган. Без анда булдык. Мин әткәйләрнең сугышкан җирләрен үз күзләрем белән күрдем, ап-ак чәчле ветераннарның очрашып, бер-берсе белән кочаклашуларын күрдем. Сугышка киткәндә яп-яшь егетләр бит алар. Әткәй безнең Днепр, Десна елгаларын кичкән. Ә Днепрны кичү шулкадәр авырлык белән бирелгән, августта башланып, декабрьдә генә беткән. Танкларны, коралларны елга аша чыгару өчен, сугышчылар агачтан үзләре күперләр салганнар. Ләкин ул күпер су өстеннән күренеп торганлыктан, бомбага тотыла торган булган. Шуңа әткәйләр ярты метр суга кереп, күрсәтми торган итеп салганнар.
Менә шушы тема мине гел борчып тора иде. Ниһаять, «Оран» дип аталган поэма яздым, аны «Казан утлары»на бирдем. Сугыш турында язылган шигырьләрем бар минем, ә менә монысы поэма булып килеп чыкты. Нәрсәдер язарга утырсаң, ул синең җаныңны өтеп ала торган тема булмаса, әйбәт итеп язып булмый. Нинди әсәргә тотынсаң да. Әйткәнемчә, бу тема миндә күптәннән яши иде инде.
Поэмага тылдагы авырлыкларны да керттем. Әткәйнең бертуган абыйсы Нигъмәтулла сугышка кадәр счетовод булган. Ул вакытта счетовод булып эшләү бик зур дәрәҗә бит инде! Ул абыйны мин белмим – сугышта хәбәрсез югалган, әткәй аның сүзләрен искә алып сөйли торган иде: сугыш вакытында тылда калганнар коточкыч зур авырлыклар кичергән. Менә шуларны да керттем поэмага.
…Бик сөенеп кайтып китте бу очрашудан Эльмира апа. Әле чара башланганчы ук: «Без, язучыларга, илһамлану өчен менә шушындый чаралар да бик кирәк!» – дигән иде. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен ятлап килгәннәр икән – шуларны сөйләделәр. Рәхәтләнеп тыңлап утырды, һәрберсенә мактау сүзләре әйтте, үсендереп куйды. Яттан сөйләү дигәннән, без шагыйрьләрнең үз әсәрләрен китаптан укуына ияләшкән. Ә Эльмира Шәрифуллина шигырьләрен, поэмалардан озын-озын өзекләрне яттан сөйләде! Хәтеренә сокланып утырдык. Укучыларга киңәшләрен дә бирде шагыйрә: «Китаплар укыгыз, үз милләтегез белән горурланыгыз! Нәби Дәүлиләр булып, Исламия Мәхмүтовалар, Бикә Рәхимовалар (барысы да – Әлкидән. – Авт.) булып үсегез. Күтәрегез үзегезнең ягыгызны, танылган якташларыгыз башлаган эшне дәвам итегез. Киләчәк буынның иманлы булып, тарихыбызны, милли гореф-гадәтләрне белеп үсүе – минем иң зур хыялым».
Казан кооперация институтындагы татар мәдәнияте үзәген танылган журналист, «Татарлар» тапшыруы аша яхшы таныш Флера Абдуллина җитәкли. Башка бер генә уку йортында да мондый үзәк юк, ди ул. Чыннан да, аерым эшләп килүче мәдәни үзәкләр булса да, нәкъ менә уку йорты каршында эшли торганнарын ишеткән юк. Кооперация институтындагы үзәктә атна саен нинди дә булса чара оештыралар, очрашулар уздыралар. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 9нчы майда рәссам Хәйдәр Сәйбатталовның 100 шәхес портретыннан торган күргәзмәсен ачарга ниятлиләр. Шулай ук Нәби Дәүлинең экспозициясе ачылачак. Шунысы да игътибарга лаек: һәр чарада институт ректоры да катнаша. Татар мәдәнияте үзәгендә сәүдәгәрләр музее да, Мөхлисә Бубый исемендәге татар хатын-кызлары клубы да эшләп килә.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии