Ул халык җырчысы иде

Ул халык җырчысы иде

Радиодан, телевидениедән халык җырчысы Рәшит Сөләйманов башкаруында җыр яңгырый башласа, ничектер күңелгә рәхәт булып китә. Аның тавышын беркем белән дә бутап булмый. Ул затлы, ниндидер тылсым иясенә охшаган.
Рәшит Чистай районының Иске Роман авылында туа. Колхозда аш пешерүче Маһирә апа белән тракторчылар бригадиры Шакирҗан абзый гаиләсендә биш кыз – Мәрвия, Фәүзия, Наҗия, Нәкыя һәм Роза арасында бер малай булып үсә ул. «Әнием бик матур җырлый, Сабантуйларда һәрчак беренче урынны ала иде. Әтием оста гармунчы. Дин юлында булганлыктан, яшереп кенә уйнады», – дип сөйли иде Рәшит Сөләйманов.
Әтисе мөнәҗәтләр әйтергә яраткан. Мөгаен, Рәшитнең сәхнәгә омтылуы да сәнгатькә гашыйк әти-әнисеннән башлангандыр. Кечкенә вакытта малай бик оялчан була, әтисеннән отып калган мөнәҗәтләрне качып кына җырлый.
Сугышта аягын имгәтеп кайткан Дан орденнары кавалеры әтисен чанага яисә арбага утыртып, авылның икенче башына мич чыгарырга алып барган мизгелләрне дә сагынып искә ала иде ул. Әтиләре сугыш яраларыннан вафат булгач, 1969нчы елда 8нче сыйныфны тәмамлаган Рәшитне Уфада яшәүче Фәүзия апасы белән Әдһәм җизнәсе Мәүлиевлар үз яннарына алдыралар. Үсмер егет, укуын кичке мәктәптә дәвам итеп, Уфа шәһәрендәге заводларның берсенә токарь ярдәмчесе булып эшкә урнаша. «Кызыл таң» газетасында эшләүче җизнәсе, каенише күңелендә яткан моңны тоеп, аны баян буенча түләүле кичке түгәрәккә йөртә башлый. Ул өч ел рәттән Уфа сәнгать училищесына укырга кереп карый, әмма уңышсыз була. Үҗәтләнеп дүртенче мәртәбә бара һәм теләгенә ирешә.
Аны заводта токарь булып эшләгәндә үк Уфа опера һәм балет театрының хорына алалар. Опера – аның өчен үзе бер мәктәп. Училищеда укыганда ук «Салават Юлаев», «Князь Игорь», «Борис Годунов» кебек операларда, күп кенә комедияләрдә уйный-җырлый. Озын буйлы булганга аңа Дон Кихот ролен уйнарга да тәкъдим итәләр.
Сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң да белемен тирәнәйтәсе килә аның. Казан консерваториясенә имтихан биреп карый, алай-болай үтсәм, филармониядә булса да эшләрмен дип өметләнә. Ләкин үтми. Җыр һәм бию ансамблендә эшләп ала. Ниһаять, 1982нче елда консерваториянең вокал бүлегенә укырга керә, профессор В. А.Вороновта белем ала.
Консерватория тәмамлагач, язмыш аны янә Уфа якларына озата. Ул «Энергетик» мәдәният сараенда вокаль ансамбль җитәкчесе булып эшли. Балаларны җырларга өйрәтә. Концертлар куеп йөри. Тик күңеле барыбер Казанга тартыла. Рәшитне Лима ханым Кустабаева җыр һәм бию ансамленә солист итеп чакыра. Ул анда «Кошлар кебек», «Рәйхан», «Болын», «Тәфтиләү», «Туган тел», «Кара урман», «Сарман», «Зөбәрҗәт» кебек халык җырларын җырлый.
Артист халкының гомере юлда үтә. Рәшит тә дөньяның кайсы гына кыйтгаларында булмаган да татар моңын кайларга гына таратмаган! Ә дистәләгән җырлары «Татарстан» радиосы һәм телевидениесенең алтын фондында саклана. Тик бер сорау туа, ни өчен халыкның яраткан җырчысы Рәшит Сөләймановның бер мактаулы исеме дә юк икән? Ул моңа үзе исән чакта ук бик лаек иде бит.
Язучы Госман Гомәр «Даһилар мөнбәре» дигән китабында Рәшит Сөләйманов турында менә ниләр яза: «Олы гәүдәле, әмма табигате белән сабый җанлы Рәшит Сөләйманов озак еллар дәвамында Татастан җыр һәм бию ансамлендә хезмәт куйды. Казанда фатиры булмау сәбәпле, Чаллыдагы гаиләсен алып килә алмады, үзе тулай торакта ялгыз яшәде. Ниһаять, аңа фатир бирделәр. Гаиләсе белән чөкердәшеп яши башлады. Җыр сәнгатендә яңа баскычка күтәрелде. Мәшһүр җырчыбыз Усман Әлмиевнең иҗат кичәсендә ул моны тагын бер кат раслады. «Казан сөлгесе» җырын башкарып, тамашачыларны таң калдырды.
– Күрдеңме, иң каты кул чабучы мин идем, – дим, җырчы сәхнәдән төшкәч.
– Шайтан чакырган икәнсең алайса, – ди. Диндар кешенең сүзе бу.
Рәшит – биш намаз әһеле. Рамазан аенда тәрәвих мөнәҗәтен имам-хатыйп Фәрит хәзрәт Кадыйри белән бергә көйли. Җырчы таланты анысына да юл ачты.
Мин Рәшитне бу яктан күпләргә үрнәк итеп куям. Иманлы инсан!..»
– Язмыш мине һәр өлкәдә сынады. Тормыш кыенлыклары алдында калган чаклар аз булмады. Иҗат юлымда аркылы төшүчеләр күп булды. Дин юлында гына күңелемә тынычлык таптым. Хак Тәгалә ярдәме белән, тормышта үзем күзаллаган максатларга соңлап булса ла ирешә барам, шөкер, – дип әйтә иде Рәшит Сөләйманов сабыр гына. Аның моңлы, аһәңле тавышы белән яздырылган азан Согуд Гарәбстанына барып ирешә. Нәтиҗәдә 1999нчы елда аңа хаҗ кылып кайту бәхете насыйп була.
– Кагъбатулла янында әти-әнием, туганнарым, авылдашларыма гына түгел, Салих Сәйдәшев, Нәҗиб ага Җиһанов, Сара апа Садыйкова һәм башкалар рухына да дога кылдым, – ди иде ул шөкер итеп.
Рәшитне җырларга Мәскәүгә дә чакыралар. Аны шунда Төркиягә барырга да күндергәннәр. Үзе иҗат иткән җырлар дискы да тиз арада таралып беткән. Рәшит Сөләйманов белән минем үземә дә концертларда катнашырга туры килде. Ул ап-ак костюмын киеп чыгып басуга сәхнә яктырып, нурланып китә. Халык аны алкышларга күмә, рәхмәтләрен әйтә иде. Ул Татарстан җыр һәм бию ансамблендә бик яратып эшләде, һаман да егетләр кебек, шат күңелле, шаян иде. Вакыты булуга хәләл җефете Фирүзә ханым белән балалары, оныклары янына ашыкты. 
Хәзер дә «Тәртип» радиосыннан халык җырчысы, милләтебезнең талантлы, затлы улы Рәшит Сөләймановның җырлаганын яратып тыңлыйм. Моңлы сандугачыбызның иҗаты, суга төшеп югалган күк юкка чыкмасын иде шул.

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН, 
Казан шәһәре

Комментарии