«Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына»

«Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына»

Башкортстан ягын яратуымны газета укучылар белә – ул якларга булган сәяхәтләрем хакында моңарчы да язгаладым. Барган саен күрше республикага сокланып кайтам. Анда безгә үрнәк булырдай урыннар күп әле. Әйтик, узган ел Уфада маршрут автобусларында тукталыш исемнәренең башкортча язылуын күреп шаккаткан идем. Быел Туймазының ял паркында йөргәндә, хәтта «туалет» дигән язуның да башкортчага тәрҗемә ителеп «бәзрәф» дип язылып куелуына исем китте. Әле ул гына түгел, бу баруымда Туймазыдагы «Халыкуниверситеты» белән таныштырып, тагын бер кат шаккатырдылар. Тик аңарчы…

ЭКОНОМ-

Башкортстан Республикасының шәһәрендә Ильясовлар гаиләсендә тукталам. Туган булмасалар да, туганнан да җылы каршы алып, итеп озатып калучы Ришат абый һәм Әсимә апаларга рәхмәтем чиксез. Инде пенсия яшендәге Ильясовларның балалары гаиләле һәм чит төбәктә булгач, зур йортта икәүләп, рәхәтләнеп яшәп яталар.

Әле Әсимә апа быел, күптәнге хыялын тормышка ашырып, кәҗә сатып алган икән. Аның шул малкай белән әвәрә килүен, тәүлегенә 4 тапкыр сөт савуын, кәҗәнең имчәгенә массаж ясауларын карап торып, үзем дә авыл тормышына кызыгып куйдым. Кәҗәдән тәүлегенә 5-6 литрсөт савып, шуннан каймагын, катыгын, эремчеген ясап, сөт-майга тиенеп гомер итүгә ни җитә?! Җәен гел чәчәк бөресе генә (кәҗә үләннең өске өлешен генә ашый) ашап йөргән малның сөте шифалы булмый кая китсен?! Колхозга тиеннәр хисабына сөт тапшырып, күпме чыгымнар белән сыер асраганчы, кәҗәнең күпкә отышлырак булуы бәхәссез анысы… Әсимә апа мисалында мин моңа тагын бер кат инандым әле.

БЕЗГӘ ДӘ ШУНДЫЙ УНИВЕРСИТЕТ КИРӘК!

Актив пенсионерларга элек-электән сокланам мин. Капка төбенә чыгып, ләчтит сатып утырган (яки оныклар тәрбияләп, үз тормышына вакыт тапмаган) әби-бабайлар турында түгел, ә иҗтимагый тормышта кайный торган пенсионерлар турында әйтәм. Мин белгән Ильясовлар да – үз яшьтәшләре арасында иң актив гаиләләрнең берсе.

Безнең Туймазыда «Мои года – мои богатства» дигән иҗтимагый оешма бар. Кеше телендә ул «Халыкуниверситеты» дип йөртелә. Инде биш ел тирәсе эшли, – дип сөйли Әсимә апа. – Анда пенсионерларны инглиз, француз, алман, итальян, гарәп телләренә өйрәтәләр. Барысы да бушлай. Бу эшне волонтерлар башкара. Шулай ук монда кул эшләренә, милли биюләргә, пешекчелек серләренә, компьютер белеменә өйрәтүче дәресләр дә бар. Без пенсионерларга бассейнга абонементны да шуннан бирәләр. Театрга ярты хакка йөртәләр. Уфага музейларга, спектакльләргә йөрибез.

Инде пенсионерлар төркеме, шушы «Халык университеты»нда өйрәнгән телләрне чарлау максатыннан, чит илләргә дә барып кайткан икән. Юл хакының 70%ын хөкүмәт каплаган. Бәлки, мин генә белмимдер: Татарстанда да шундый оешмалар, пенсионерны укытып, чит илләргә йөртү күренешләре бардыр?! Һәрхәлдә әлегәчә очратканым юк.

ПЕНСИЯДӘ ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АША

Кичен бакчадан туйганчы җиләк ашап кергәч, Әсимә апаның кулында мандалина күреп, бөтенләй өнсез калдым.

– Тсс, репетиция ясыйм, – диде Әсимә апа, җитди кыланып. – Сезнең каршыгызда Ришат җырлый, мин уйныйм, – дип көлеп җибәрде. Ришат абый да юморны элеп алды һәм, җырларга әзерләнгән кебек, тамак кырып куйды. Шундый самими, эчкерсез, бала җанлы булсалар да булыр икән!

Гомерем буе мандалинада уйнарга өйрәнергә хыялландым, – диде Әсимә апа. – Кияүгә чыгып, олы кызым тугач, аны музыка мәктәбенә бирдем. Шуның белән бергә өйрәнермен, имеш. Тик ул минем хыялны чынга ашыра алмады. Инде пенсиягә чыккач, ансамбльдә уйнаучы Лилия исемле бер хатын белән очраштым. Мандалинада уйнарга өйрәтүне сорадым. Берзаман аның белән бер ансамбльдә уйнаучы гармунчы Данис абый зур мандалина күтәреп килгән. «Мә, чиртеп тик утыр», – ди. Бераздан аның белән өйрәнә башладык. Ул мине мәктәптәге кебек 6-7 ел өйрәтергә исәпләгән иде булса кирәк, килгән саен бер нота гына чиртеп күрсәтеп, шуны өйрәнергә озак вакыт бирә иде. Минем, әлбәттә, андыйга түземлек җитми. Белгән башка кешеләргә дә барып шөгыльләнә торгач, «Идел бит ул, киң бит ул» дигән җыр чыгара башладым. Әкренләп мине ансамбльгә алдылар. Ришат абыең да безнең төркемгә кереп китте. Безне әкренләп районнарга чакырырга тотындылар…

Әсимә апа сөйләде дә сөйләде…

ИГАНӘЧЕЛӘР ПАРКЫ

Көн кичкә авышкач, Туймазының ял паркына тагын чыгып киттек. Анда гаҗәеп кызык бер урын – «Кошлар почмагы» бар. Почмактагы тавык, каз, күркә, үрдәк, тәкәрлекләр янында йөргәндә үзеңне шәһәр үзәгендә итеп түгел, ә авылдагы кебек хис итәсең. Әле шунда ук йөрүче ишәк, сарык, кәҗәләр турында да әйтсәм… Кошлар паркына ул хайваннар кайдан килгән дип гаҗәпләнерсез. Баксаң, бу почмак оештырылганда кошлар өчен генә әзерләнгән булган икән (ишек өстендәге язулы тактасы да шул хакта сөйли). Тик кешеләр бу паркка бүләк итеп дүрт аяклы хайваннарны да китерә башлаган. Нәтиҗәдә, кәҗә-сарыклар үрчегән. (Әсимә апаның кәҗәсе дә шушы парктан алынган байлык булып чыкты. – Авт.) Аларны ашату өчен ризыкны паркка кешеләр үзләре үк алып килә, дип сөйләделәр. Димәк, бу парк та бары иганәчеләр хисабына гына яши. Сүзен кәҗә белән башлады да кәҗә белән бетерә бу, дисездер инде… Хикмәт кәҗәдә түгел. Югарыда телгә алынган «Халык университеты»н яки иганәчеләр хисабына гына яшәүче шушы бер кечкенә генә паркны безнең республиканың берәр шәһәрендә күз алдына китереп карагыз. Дәүләт акчасына чит тел өйрәнеп, чит илгә йөрүче пенсионерлар турында уйлагыз… Бу бит космос кебек буй җитмәслек әйбер булмаса да, безгә андыйга ирешергә ай-һай ерак әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Туймазы-Казан.

«Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына» , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии