Исем куштык

1948 елның гыйнвар башы. Бер кечкенә генә авыл өендә берничә бергә – әтиемнең сугыштан контузия алып кайткан Сәфәргали абый җәмәгате Асыл апа, Зөһрә әби, яңа гына әле читтән кайткан Барый абый җәмәгате Гамилә җиңги һәм уллары Харис белән яшәп яткан чак.

Сәфәргали абый белән Асыл апаның беренче балалары – малай дөньяга килде. Менә исем кушасы көн җитте. Бу изге эштә күршебез Садретдин бабай йөри. Без дә аны чакырдык.

Гыйнвар аеның салкын көне. Салам алып кереп ягабыз, анысы да бозлы, пыскып кына утырыр да гөлт итеп минут эчендә янып та бетәр.

Килгән бабабызны түргә утырттык, алдына тастымал җәелде. Йоласына китереп, дога кылынды. Сабыйны ак биләүгә төреп, Садретдин абзый каршына яткырдык. Бабабыз калын гына тавыш белән моңлы итеп догалар укый башлады. Аннан бездән: “Кем исемен кушасыз?” – дип сорады. Әнисе Асыл апа: “Райнур”, – диде. Садретдин абзый сабый колагына ипле генә итеп бу исемне әйткәннән соң, әкрен генә укуын дәвам итте.

Менә сабый исемле дә булды. Исем кушкан бабабызга табын сые хәстәре күрелә башлады. Ә бар булган нигъмәт – әнинең итек фабрикасыннан баш санына карап, талонга алынган бер кирпеч кара икмәк. Анысы да чакырыласы кунакны көтеп, биек озын киштәдә атна буе сакланды. Әнием аны турарга дип, кече якка кереп китте.

Өстәлгә әле генә кайнап чыккан җиз самавыр утыртылды. Агач тәлинкәләргә салып, умач ашы бирелде һәм вак итеп туралган каты икмәк кисәкләре дә куелды.

Ипинең кимрәк булуына игътибар итсәк тә, бер сүз әйтүче булмады. Садретдин абыйны шулай сыйлап озаттык, ул да үзенең зур рәхмәтләрен әйтеп, хәер-дога кылып, кайтыр юлга чыкты.

Ә ипи кимүнең серен соңыннан белдек: Харис аның йомшагын ашап, тышын гына калдырган икән.

Бу сабыйга исем кушкан малай чагымның бер көнен һич тә онытасым юк.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур .

Яшьлегемдәге сине эзлим…

Кайда сез, яшьлек шаһитлары?

Ялгыз калган чакларымда яшьлектәге инде туза, саргая башлаган фотосурәтләремне карарга яратам. Аларны кулга алгач, еракта калган яшьлегемә, балачагыма әйләнеп кайткандай булам.

Мин нибары 40 хуҗалыгы булган кечкенә генә авылда туып үстем. Аның җырларда җырлана торган чишмә-елгалары да, матур урманнары да юк иде. Казлар гына коена торган кечкенә инеше дә балачакта безгә йөзеп чыга алмастай зур елга кебек тоела иде. Хәзер ул да юк инде.

Авылдан чыгып киткәнемә дә 33 ел вакыт узып киткән. Көтәр кешең калмагач, сирәк кайтыла. Авыл бөтенләй кечерәеп беткән. Урамда мин белмәгән балалар урысча сөйләшә. Эх, дөнья, минем авылыммы соң бу?!

Урман-күлләре, чишмәләре булмаса да, бик матур булган икән авылым. Яшьлек үтеп, гомер уртасына җитеп, якын кешеләреңне югалткач кына аңлыйсың икән ул туган як матурлыгын, кадерен. Сагынып искә алыр хатирәләр дә күп икән.

Ул елларда безнең колхозга шәһәреннән көзге уракка завод эшчеләрен җибәрәләр иде. Кыз-егетләрне башта авылларга, аннары фатирларга бүләләр. Шәһәрдән ерак яшәгән авыл балалары өчен ул зур вакыйга була. Без аларны ел саен көтеп ала торган идек. Яшь җилкенчәк кызларын күрергә дип күрше авыллардан да егетләр килә иде.

Үзебезнең фатирга да ел саен кыз-егетләрне урнаштырдылар. Бер ай эчендә тәмам дуслаштык, якынайдык. Киткән чакта адресларын калдырып кунакка чакырдылар. Күбесенең фотолары һаман да саклана. Гүзәл Сайранова белән берничә ел хат алыштык, соңрак никтер бер-беребезне югалттык. Кайда икән син хәзер, Гүзәл? Хәзер фамилияң дә икенчедер инде. Минзәлә районы Ленар колхозындагы чакларны хәтерлисеңдер.

Гүзәл белән булган Рәис абый Гарипов, Зөфәр Гомәров, Фирдания, Фәрит… Бәлки, кем дә булса искә төшерер. Тел.: 89274776376.

Рәмзия ФАТЫЙХОВА.

Яр шәһәре.

Эх, күрештек әле бер…

Календарьның бите саен бәйрәм хәзер. Бәйрәм итәм дисәң, рәхәтлән диюем. Ләкин безнең халыкны, аеруча олы буынны, дулкынландыра торганнары – Яңа ел белән Сабантуй. Соңгысы инде очрашулар бәйрәменә әверелеп бара. Буын белән буын, ерак туганнар ярты гасыр элек мәктәпне тәмамлаган сабакташлар, кендек каны тамган җиргә сирәк кенә кайта алучыларның очрашу бәйрәменә әйләнеп китте.

Искиткеч матур бәрхет яшеллек дөньясына урнашкан Кукмара районының Югары Оштырма авылы халкы 2009 елның 30 маен чак көтеп җиткерде. Тау битләрендә сагышланып рәт-рәт утырган агач-куаклар елмаеп җибәрде, авыл очына ук терәлеп утырган урман йокыдан уянды, чишмәләр күптән язган көйләрен көйләде. Ике авыл арасында буа буганнар, андагы үрчегән балык… Сөбханалла-машалла дияргә генә кала. Авылыбыз җәннәт почмагы инде менә. Аллага шөкер, еллар имин булсын дип кенә яшәргә. Бернинди курорт та кирәкми, һавасы да кешене дәвалый, әреме дә тәмле исле.

Мин 1944 елгы. Менә бишенче ел лаеклы ялда. Безнең елдагылар да быел очрашуга килгәннәр. Сөйләшеп сүз бетмәде. Без бит сугыш елы балалары. Безне күп нәрсә берләштерә, күп әйберләр уртак. Инарик Мөхәммәтшин Иваново шәһәреннән кайткан. Ышанасызмы-юкмы, аның белән 50 ел күрешмәгән идек! Бу очрашуны кәгазь битләрендә генә язып бетерерлек түгел, гади каләмнең генә көче җитмидер кебек. Фарук Шәфигуллин Яр Чаллы шәһәреннән кайткан, әтисенә 101 яшь тулган. 1944 елгы Хәнәфи Вәлишин лаеклы ялда булса да, һаман Яр Чаллыда автобус шоферы булып эшли икән. Әнә сүзгә бик тапкыр, җырчы, биюче кызыбыз Фәүзия Нәҗмиева Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән кайткан. Ул биегәндә артистларың бер кырыйда торсын. Болын чәчәкләре дә аңа кушылып биеде. Узган ел 80 яшьлек юбилеен билгеләгән Рәйсә апа Яшел Үзән шәһәреннән кайткан. Ул гомере буе укытучы булып эшләгән.

Очрашуда шулай ук дүрт бертуган кызлар да шаккатырды. Дөньяның төрле почмагына сибелгән Габидуллина Мәчтүрә, Флера, Рәйханә, Раузаларның кайтуы бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Халык чын күңелдән бәйрәм итте. Мондый очрашулар оештырган барча кешегә сәламәтлек, күңел тынычлыгы бирсен.

Авылдашларыма тагын бер зур рәхмәтем бар: зиратны үрнәк тәртиптә тоталар. Алар белән бик горурланам. Авылыбыз зираты тимер челтәрләр белән тотып алынган, зур капкачы да тимер. Ел саен май аеның соңгы шимбәсендә җыелып зиратны чистартып, тәртипкә китерәләр. Аннары мәрхүмнәр рухына дога кылалар. Алга таба да исәнлектә күрешергә язсын.

Мәкъсут НУРИЕВ.

Аксубай.

Дустым, син кайдан?

Университетта укыган чакта төркемебездә ун гына кеше идек. Шуларның алтысы – шәһәрдән, ә калган дүртебез – төрле районнардан белем алырга килгән авыл балалары. Биш ел буе бик тату яшәдек, бер-беребездән көнләшү, лидерлык итәргә омтылу кебек сыйфатлар юк иде бездә. Ә менә: “Шәһәрдә эш күпме, әллә инде авыл җирендәме?” – дигән темага сүз чыкса, төркемебез икегә бүленеп, һәрберсе җаны-тәне белән үзләренең туган ягын яклый иде.

Ләкин шәһәр җирендә авылда булган эшнең чиреге дә юк дисәм, бер дә ялгыш булмас, мөгаен. Яшелчә, җиләк-җимеш утырту, мал асрау, җәй буе печән барлау, атна саен мунчасын ягып керү, суын сибү дисеңме… Берсе дә юк бит шәһәр җирендә (дачалары булганнар турында сүз бармый, әлбәттә). Кайсы шәһәр баласының бу кадәр эш эшләгәне бар? Тавык та чүпләп бетерә алмаслык әлеге мәшәкатьләрнең һәрберсе турында гына да аерым бер китап язып булыр иде, мөгаен. Менә, мәсәлән, авыл халкының икенче икмәкне карап үстерүгә киткән хезмәтен генә алыйк.

Кар эреп бетеп, яңадан җиргә кар яуганчы бакча эшеннән арына алмаган авыл кешесе май бәйрәмнәрендә инде үз бакчасына бәрәңге утырта башлый. Иң элек ничәшәр сутыйлы бакчаны сукалата, тырмалата. Монысы инде 400-500 сум чамасы матди чыгым таләп итә. Әлбәттә, бәя бакчаның зурлыгына карап бәяләнә. Шуннан аягыңа резин итекләр киеп, 30 кадаклы чиләгеңә бәрәңге тутырып, казучы казыган чокырга салып барасың. Ярый әле үз бакчаң белән генә эш бетсә. Күрше-тирә, туган-тумачаңа да шул чиләгеңне күтәреп, бәрәңге утыртышырга йөрисең бар.

Берәр айдан ул бәрәңге тишелеп чыга. Шуннан газап дигән нәрсәләрне татый башлыйсың инде. Җәйге 30 градус эсседә бәрәңгене икешәр кат китмәнлисең. Иртән чыгып утар идең, йокы кызганыч, эссе сүрелгәнне көтсәң, озынборын талап тилмертә. Аннан инде шул бакчадагы бәрәңге араларын өясең яки махсус җайланма ярдәмендә кул белән тартып, буразналарын ярасың. Ике-өч бәрәңге бакчаң булса, монысы инде бөтенләй тәмуг газабына тиңдер.

Инде иркенләп сулыш алырга да өлгермисең, бәрәңге яфракларын корт баса. Тиз генә 100 граммлап агу сатып алып, махсус җайланма белән һәр төпкә аерым-аерым сиптерәсең. Ярый ла бер кат агулап кына кортлары юкка чыкса. Икешәр-өчәр кат агуларга туры килгән чаклар да бар.

Аннан инде бәрәңге чәчәк аткач, абзарыңдагы малыңа ашатыр өчен, һәр көн җырлый-җырлый бәрәңгегә уралып үскән эт эчәгесен җыясың.

Әбиләр чуагы – шул хәләл хезмәтеңнең җимешен тату чоры. Ни өчендер гаилә белән җыелып бәрәңге алуны күбрәк яратам мин. Берәү казый, ә син быелгы уңышка сөенеп, бәрәңгеләрдән көшелләр ясап барасың. Соңыннан вакларын – бер, эреләрен икенче капчыкка тутырып, кышка яхшы саклансын өчен, базларга озатасың. Ә кышын төрледән-төрле ризыклар пешереп, сыйланасың. Шәхсән үзем бәрәңгене үлеп яратам.

Ә язын бәрәңге җыярга дип зур-зур КамАЗлар белән киләләр. Килограммы – 8 сум. Шул кадәр хезмәт куеп, килограммын 8 сумнан сатып җибәрү минем өчен арзанрак тоела. Бер-ике сумга арттырсаң, канәгатьсезлек белдерергә күп сорап тормыйлар. Авыл баласының җәе генә түгел, үсмер чоры шул бакча, терлек карау, аларга азык юнәлтү белән үтә дә китә. Җәйге иртәдә кояш белән торып, караңгы төнгә кадәр эшләү – алар өчен мәҗбүри нәрсә.

Ә шәһәр балалары һаман үзләрен якларга маташа. “Без фабрикаларда, заводларда сменалы эшлибез”, – диләр. Ә авыл халкы? Укытучылар, шәфкать туташларын, кибетчеләрне хөкүмәт эшеннән соң да өйләрендә никадәр мәшәкать көтеп тора. Ярый ла хезмәт хакын вакытында ала алсалар. Туган-тумачалар, балалар бакча, печән вакытында кайтып булыша анысы. Ләкин авыл тормышының авырлыгын ел әйләнәсендә шуннан китмәгән җир кешесе генә әйтә аладыр, мөгаен.

Ә шәһәр кешесе: “Авылда, ичмасам, итен, маен, яшелчә-бәрәңгесен, йомыркасын сатып алырга дигән акча янга кала”, – дияргә ярата. Ләкин болар барысы да күпме авыр хезмәт, нервылар, йокысыз төннәр бәрабәренә табыннарга килгәнен аңламыйлар, ахры.

Бу, ни дисәң дә, җәйге эссе көннәрдә пляжда кызынып яту, су керү, өйдә телевизор карау яисә кафе-барларда дус-ишләрең белән сыра эчеп, гәп куерту гына түгел шул инде.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА

Шөкер генә итәсе

Нәфесе дә заманадай –

Ярап булмый явызга.

Тел куанып әйләндерер

Ризык эзлим авызга.

Иртә-кичен шыбырлама

Ашаганын оныткан.

Тәм-том диеп, акча тырмап,

Кесә төбен йолкам.

Әле ярый, пенсиясен

Алып торам ай саен.

Шуның белән җиңеп киләм

Замананың ай-хаен,

Әле, шөкер, шикәр, чәен,

Ипикәйгә тук булуны

Бөтен бәхеткә саныйм.

Кадрия САМАТОВА.

Актаныш районы.

Уразай авылы.

Комментарии