- 15.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №41 (11 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Кукмарада яшәп, «Мәхмүтфильм» студиясен оештырган, улы Фәнис Камал (ТНВ каналында, хәбәрләр тапшыруын алып бара) белән 4 нәфис фильм төшерергә өлгергән, үзенең алты хосусый газетасын булдырган, шулай ук экзотик хайваннар (дөя, ишәкләр) тотучы, язучы Заһид Мәхмүдине белмәүчеләр бик аздыр.
Аларның «Җәза» (психологик криминаль триллер), «Ломбард»(фантастик жанрдагы фәлсәфи сатирик тасма), «Ак болыт» (фәлсәфи публицистик әсәр) дип исемләнгән әдәби-нәфис фильмнары төрле елларда башкалабыз Казанда узган мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелде. «Җәза «фильмы республикабыз буйлап прокатта булып, иң күп акча җыючы тасма буларак танылды.
Кечкенәдән үк хыялый Заһид булып, ул һәр хыялын тормышка ашыру теләге белән яши. Хыялый Заһид турында иптәшләре авызыннан ишеткәннәремне сезгә дә тәкъдим итәм.
Башлангыч мәктәптә укыган чагы була бу аның. Дәресләр бетүгә, балалар дәррәү чабып, кайту ягына юл ала. Ә Заһид тәрәзәне ачып (1нче кат), шуннан гына сикерә. «Нигә тәрәзәдән сикердең?» – дигән сорауга, Заһид: «Аннан турырак та, якынрак та була», – дип җавап бирә.
Кечкенә Заһид дельтоплан белән очу турында хыяллана. Үзе ясаган дельтопланы белән ташы алынган карьердан очып төшмәкче була ул. Дельтоплан дигәне ясалып бетмәгән күрәсең, Заһид шул чагында кулын сындыра. Барыбер хыялымны тормышка ашырам, дип, яңадан үзенчә үзгәртеп, икенче дельтоплан ясый һәм өй түбәсеннән очып китмәкче була. Ләкин бу юлы да бик каты гына итеп ишек алдына килеп төшә. Тагын хыялы тормышка ашмый кала. «Нинди киребеткән очкыч (чаңгы таягыннан ясаган) булдың син, оча да алмыйсың бит», – дип әйтеп куя Заһид шунда.
Заһидкә мотороллер алалар. Ләкин ул кабынмый. Малайлар этеп тә карый, тик кабыза алмыйлар гына бит. Заһид: «Малайлар, аның бензины начар, шуңа кабынмый ул», – ди. Мотороллерны йөзтүбән каплап куеп, бензинын агызып бетерә. «Ә хәзер фокус күрсәтәм, карагыз», – ди дә, бензинга ут төртә. Шул арада кофтасын салып, утны каплап сүндермәкче була. Бензин күп агу сәбәпле, кофтасы янып бетә. «И, малайлар, фокус барып чыкмады бит», – дип, оттыруын танырга мәҗбүр була.
Үсә төшкәч, Заһид Рәшидә исемле кызга гашыйк була. «Минем яраткан кызымның исемен барлык кеше күрсен», – дип, ул ипи пешерү заводының төтен чыга торган искиткеч биек торбасына менеп китә. Иптәшләре ах-вах килеп карап торалар. Торбаның очына менеп җиткәч, ике аягы белән торба кырына тотынып, баштүбән асылынып тора. Шул чагында иптәшләре, моның үлүе шушында булмаса ярар иде, диләр.
Заһид чак кына аска шуышкан саен торбага: «Рәшидәм, яратам», – дип язып төшә.
Кечкенәдән хыялый Заһид, язарга хыяллана, кино төшерергә, газета чыгарырга… Хыяллары тормышка аша бара. Рәшидәгә дә өйләнә. Малай белән кыз да үстерәләр. Көнне-төнгә ялгап, ару-талуның ни икәнен белмичә, матур гына яшиләр, эшлиләр.
Ә инде дөяләр, ишәкләр, атлар, кәҗә, сарыкларга килгәндә, мин алар янына чыксам үземне шифахәнәдә кебек хис итәм. Миңа алар әйтеп тә аңлатып булмый торган рәхәтлек бирәләр, ди ул.
Ул үзе дә бик җайлы кеше. Аның редакциясенә керсәң, тиз генә чыгып китәм димә. Төрле темага кызыклы сөйләшүләр белән вакытның үткәнен сизми дә каласың.
Заһид Мәхмүдигә: «Эшләрегез уң булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын, Ходай сәламәтлегегездән аермасын!» – диясе генә кала.
«Ак калфак» һәм «Салават күпере « иҗат берләшмәсе әгъзасы Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара районы
Комментарии