- 15.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №41 (11 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
2нче октябрь көнне «Җидегән чишмә» Арча Халык театры үзенең быелгы сезонын ачып җибәрде. Берүк вакытта бу өлкәннәр декадасын башлап җибәрү дә иде. Илгиз Зәйнинең «Бабайлар чуагы» әсәре буенча куелган «Китмә сандугач» комедиясен халык бик җылы кабул итте.
2018нче елда Арча театры үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Моннан күп еллар элек, театрыбызны үстереп, аның иҗат чишмәсе саекмасын өчен күп хезмәт түккән сәхнә ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән, Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» драмасын кабаттан сәхнәләштерергә булдык. Бу драманы «Җидегән чишмә»леләр 1986-87 елларда уйнады (режиссеры Илфат Фәйзрахманов). Ул елларда һәр спектакль аншлаг белән барды. Бөтенсоюз театр фестивалендә катнашып, Лауреат исеменә лаек булды. Бу беренчедән, арабыздан бакый дөньяга күчкән Нәсимә Галәветдинова, Мәдхия Гаязова, Наилә Госманова, Әнвәр Низаметдиновларны искә алу булса, икенчедән әле бүген дә сәхнәдә иҗат итүче Гөлсинә Зәкиева (Галәветдинова), Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Резидә Гарифуллина, Линар Заһидуллин, Резеда Галиуллина кебек өлкән актерларыбызга истәлекле вакыйга булыр, дип уйлыйбыз. Өлкән актерларыбыз белән беррәттән инде тамашачыларга яхшы таныш Рөстәм Закирҗанов, Динар Бариев, Алсу Сәләхиевалар коллективның төп уйнаучыларына әйләнделәр. «Яшьлек» труппасыннан да егет һәм кызларыбызны әкренләп «Җидегән чишмә»гә тартабыз. Режиссер Зөлфәт Сибагатуллин җитәкчелегендә репетицияләр бик җаваплы һәм актив уза.
Спектакль декабрь башларында дөнья күрер дип уйлыйбыз.
Тыгыз репетицияләр булуга карамастан, театр коллективы район халкына мәдәни хезмәт күрсәтүен туктамый. Өлкәннәр өчен Сикертән, Яңа Сала, Сарай Чокырча, Яңа Кырлай авылларында «Китмә сандугач» комедиясен күрсәтәчәкбез. Күрше районнарда чыгыш ясау, ә ноябрь аенда Пермь өлкәсенең Барда районына гастрольләр дә планда.
«Җидегән чишмә»нең Арча педколледжы каршындагы «Яшьлек» труппасы белән яңа спектакль өйрәнелә. Шунда ук, яшьләрне театр сәнгатенә киңрәк тарту максатында, сәхнә телен һәм сәхнә осталыгына өйрәнү түгәрәге эшли башлады. Бу түгәрәктә утызга якын студент катнаша.
Арча театрының 65 еллыгына театрның тарихын чагылдырган китап чыгарырга планлаштырылды. Бу эш өлкән актерларыбыз Гөлсинә Зәкиева һәм Харис Сафиннар җавапчылыгында. Әдәбият һәм сәнгать музеенда Арча Халык театрына багышланган махсус почмак булдырылачак. Театрыбызның киңәйтелгән яңа шәҗәрәсен булдыруны да максат итеп куйдык.
Район җитәкчелеге театр сәнгатен үстерүгә зур игътибар бирә. Арчада киләчәктә Дәүләт театры булдыру өстендә системалы эш бара.
Театр коллективы зур планнар корып, иҗат дәрте белән яши һәм эшли.
Харис САФИН,
Арча шәһәре

Комментарии