- 15.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Фәнис абый! Гомерем буе иҗатыгызга, шигырьләрегезгә таң калып яшәдем. Укытучы булып мәктәп сукмагын атлап кергәннән бирле, укучыларыма иң яратып биргән темам – ул сезнең иҗатыгыз белән таныштыру булды. 9 сыйныфта укыганда, күрше авылдагы китап кибетеннән «Сулыш» дип аталган саргылт тышлы китабыгызны алдым. Юл буе шигырьләрегезне укып кайттым. Күңелгә иң якыннарын куен дәфтәремә дә күчереп алган идем. Дистә еллар үткәч тә, укучылар белән сезнең янга очрашуга барганда, шул дәфтәремне дә ала барган идем. Ул юлларның кайберләрен сезгә уку бәхетенә ирештем. Бигрәк күңелле очрашу булган иде ул. Нурсөя апа якын туганнарыдай кабул итеп, тулы бер сыйныф укучыларын чәйләр эчертеп, сыйлап җибәргән иде. Ә Фәнис абый сез, шаян да, уйчан да идегез ул көнне. Балалар сорауларына нинди тапкыр җаваплар бирдегез. Ә быелгы икенчеләрем белән очрашуга өлгерә алмый калдык. Ә бик теләгән идек…
Берничә көн элек уку дәреслегендәге «Бар шундый сүз» дигән шигырегезне укыдык. Шигырь ятларга бирелгән иде. Бер үк шигырьне 20дән артык бала яттан сөйләсә, тәме китәр кебек тоелды. Шигырегезне Илназга ятларга бирдем дә, калган укучыларга башка шигырьләрегезне тәкъдим итәргә булдым.
«Яз гөлләре» дип аталган китабыгыздан балаларга ксерокс аша чыгарып, шигырьләр әзерләдем. Әйтерсең, һәр укучыма, аның гаиләсенә атап язгансыз. Сезнең белән очрашуны күздә тотып бүлгән идем шигырьләрне. Шул сәгатьләрдә, җомга көнгә каршы шул төндә Сез фани дөньядан китеп баргансыз…
Икенче көнне шигырьләрне балаларга тараттым.
– Иртәгә уку дәресе, ятларга өлгермәсәгез, сәнгатьле итеп укып килерсез, – дидем укучыларыма.
Сезне югалтканыбызны төштән соң гына ишетеп, тетрәндек. Шимбә көнне иртән мәктәпкә килүемә, укучым Зилә кочаклап алды да: «Фәнис Яруллин…» дип, мөлдерәп күзләремә карады. Укучыларның шул сәгатьтә укыган шигырьләре Сезгә дога булып барып ирешсен, урыныгыз җәннәттә булсын Фәнис абый!
Дәрес бетүгә, Г. Камал исемендәге театр бинасына ашыктык. Бу минутларда бөтен татар дөньясы Сезнең белән хушлаша иде. Ә янәшәгездә – Нурсөя апа.
Нурсөя апа, Сез бик бәхетле кеше. Гомер буе нинди кешегә терәк булып, аның илһам канатларын сындырмый яшәдегез. Ирләребез алган затлы киемнәр дә тузар, салган йортлар, утырткан агачлар да мәңгелек түгел. Ә Фәнис абыйның Сезгә аталган шигырьләре… «Нурсөя» поэмасын укып, кайсы хатын-кыз бу юлларның үзенә аталуын теләмәде икән?
Фәнис абыйга 65 яшь тулган көннәрдә Сез безнең гимназиягә очрашуга килгән идегез. Бу олы бәйрәмне Мәгариф министрлыгы белән берлектә, гимназиянең театр студиясе җитәкчесе Хәлимә Төхфәтуллова оештырды. Онытылмас кичә булган иде ул. Ул көнне Фәнис абый «табадан гына төшкән» дип, үзенең «Яшьләргә» дигән шигырен биреп калдырган. Хәлимә ханым хискә бирелеп, шигырь юлларын кат-кат укый:
…Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем…
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Казан.
Фәнис абыйның якты истәлегенә
Рәхимсез үлем арабыздан, чын кеше булган Фәнис Яруллинны, олуг шәхесебезне алып китте.
Кеше дигән бөек исемне гел
Йөрттең Син горур күтәреп.
Яшәмәдең юкны бушка иләп,
Бер дә юкка гомер үткәреп.
Җырлап уйный торган драмалар
Күңел дәфтәренә язылды.
Синең иҗат моңлы милләтемә
Авыр чакта якты саз булды…
Гадилегең белән яраттырдың,
Гадилегең безгә ошады.
Әллә нинди шаян телең белән
Сокландырдың күпме дусларны!
Аяклылар үти алмас эшкә
Алындың син, таптың көчен дә.
Ятим балаларның язмышына
һәйкәл куйдың сүзләр, хисеңнән.
53 ел коляскада килеш
Язган китапларың танылды.
Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,
Туган җиргә исемең дан булды.
Татар Корчагины идең бит син!
Язганнарың – диңгез, ялкын да!
Шигырь белән җылыттың син безне,
Җаннар өшегәндә салкында.
Бүген менә кичкә керәбез ич
Синсез генә, шуңа күңелсез.
Фәнис абый! Китә бер бөекләр,
Яшәүләр юк бит ул үлемсез!
Син күтәргән шигъри җилкәннәрне
Сынап карыйк алда, сыналыйк.
Йөз аклыгы китә арабыздан,
Бер минутка, дуслар, тын калыйк!
Гөлнур АЙЗАТУЛЛОВА.
Буа районы.
Фәнис ЯРУЛЛИН: «Без башлаган эшләр сезгә кала...» ,

Комментарии