Сабантуй: элек һәм хәзер

Сабантуй: элек һәм хәзер

Сабантуйлары килә. Һәркем аны үзенчә бер бәйрәм итеп кабул итә. Күз алдымда аның элеккеләре. Минем әби-бабамнарның яшь чакларындагы Сабантуйлары турында күп укыганым бар. Үзләренең дә яшьлек хатирәләре турында сораштыра башласаң, иң беренче чиратта, әлбәттә, Сабантуйны атыйлар. Ә минем күз алдыма алар сөйләгәннәр менә болай килеп баса.

…Язгы кыр эшләре беткәнне һәркем көтеп ала. Чәчүләрне быел да яхшы тәмамладылар, көзгә уңышын күрергә язсын, ә хәзергә исә шул зур эшләр хөрмәтенә авылдашларың белән бәйрәм оештырып, анда быелгы язгы эшләр турында сөйләшсәң, күңелләр ачылып китәр иде, дип уйлыйлар. Ә яшьләр өчен бәйрәм үтә дә кызыклы булган. Бигрәк тә ярышын һәркем яраткан. Һәр кыз-җилкенчәк кич утырып, сөйгәненә чигү чиккән, аның белән кавышу көннәрен күз алдына китергән. Сөйгәне шушы ярышта батырлык күрсәтеп, катнашырга уйласа, ул читтән генә күзәтеп, күз атып торган һәм аның җиңүен теләгән. Шул очракта җиңүче атка сөлге бәйләгән һәм сөйгәненә яшерен генә вәгъдә кулъяулыгы бүләк иткән. Ул заманнарда әле, минемчә, бер-берсенә күз карашы да төбәргә оялганнар. Назлы гына итеп ялгыш кына кулларын бер-берсенә тидереп алсалар, кызарудан читкә борылганнардыр. Минемчә, җиңелгәннәре дә бик кайгыга бирелмәгән, чөнки юатучылары – сөйгән яры күңелен төшерергә рөхсәт итмәгәндер, егетләр һәрвакыттагыча, кызу канлы булсалар да. Ярыш бит, һәркем беренче булып бетә алмый.

…Бар да кичне көтә. Монда инде ярышлар юк, бары үз сөйгән кызың өчен нинди дә булса бер сәләтең белән ачыл да инде, ул сине уйларыннан төннәрен дә чыгармаячак! Әлбәттә, һәркем гармунда уйнамаган, чөнки ул күпкә китсә, тагын төрле ярышларга китерәчәк. Шуңа күрә, егетләр дә, кызлар да үз сөйгәннәре алдында сынатмас өчен биегәннәр. Шунда танышып, вәгъдәләшә дә торган булганнар. Җәй бит әле ул туй айлары белән дә истә кала. Гаиләләре бик бай тормышлы булмаса да, бер-берсен өзелеп яратканнарга ул киртә булмаган. Өйдә әниләре коймак пешергән, башка көнне өстәлгә куймый торган ризыкларын чыгарып куйган. Булачак килен дә тик тормаган. Үзенең әти-әнисе өендә яки аулак өйләрдә чиккән сөлгеләрен, тукыган тәрәзә япмаларын сөйгәненең өенә килеп элгән.

Бала-чага өйдән-өйгә бүләк җыешкан. Сабантуе көнне исә, шул бүләкне алыр өчен, бар тырышлыгын куйган: йомырка кабып, капчык киеп йөгергән, көянтәләп су ташыган. Ел саен әти-әнисеннән бәйрәмгә яңа кием көткән. Әгәр дә әнисе үз кулы белән кием тегеп бирсә, ул башкалардан аерылып, икенче төрле булып торуына бик сөенгән. Кемнең әнисе әле шулай оста итеп тегә белә?

Болар барысы да минем күз аллауларым гына. Эх, бер шул заманнарның Сабантуена кайтып, хәзерге көннәр өчен үрнәк алып, рәхәтләнеп бәйрәм ит идең!

Бала чактагы Сабантуйлар шундый күңелле булып хәтергә кереп калган. Хәтта кечкенә энем әле тумаган вакытта район үзәгенә дүртебез төшкән булганбыз. Ул вакытларны мин хәтерләмим. Бары анда булганыбызны фотосурәт кенә дәлилләп тора. Авылдашларыбызны очратуыбыз, үзебез яшендәгеләр белән уйнавыбыз, төрле тәмле әйберләр эчүебез күз алдына томанлы булып кына килеп баса.

Хәзерге Сабантуйлар андый түгел инде ул. Бервакыт районыбыз радиосыннан шундый хәбәр ишетеп алган идем. Имеш, яшь чагында йөргән кыз белән егет еллар үткәч, аерылышып, кыз башкага кияүгә чыккан һәм егет өйләнмичә, олыгайган көнендә аны ерактан гына күреп калыр өчен генә булса да дип, яшь чагындагы бер-берсенә яратып әйткән кушаматлары белән кыска хәбәр җибәргән. Яшьли сөйгән ярларны очратыр өчен генә Сабантуйны сылтау итеп кайт инде! Бу кешенең хәбәре минем күңелемә сары май булып ятты. Чөнки хәзерге Сабантуйлар начар гадәтләрсез үтмиләр инде. Гомерем буе шушы хәбәр күңелемдә торыр минем һәм бу бәйрәмне начар яктан искә алырга рөхсәт итмәс.

Хәзерге көн Сабантуйлары турында язып торуны кирәк, дип тапмыйм. Бәлки, барып чыгармын элеккегечә матур итеп оештырыла торган бәйрәмгә берәр вакыт. Ләкин хәзергә минем андыйны күргәнем юк. Өлкән абый-апалар! Әгәр минем бу сүзләрем сезнең яшь чакка туры килмәсә, гафу итегез, үземнең китаплардан укыганнарыма, җырларга гына таянып яздым.

Сөмбел ХӨСНЕТДИНОВА,

Актаныш районы, Яңа Балтач авылы.

Комментарии