- 16.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №27 (13 июль)
- Рубрика: Аулак өй
«Мин сине яраттым – син мине ташладың» ише җырлардан яшьләр туя башлады бугай. Берничә ел элек «Алканат» төркеменең калын иренле солистының «мөгрәве» татар дөньясында шундый зур ачыш, сенсация булып куйды ки, шуннан башлап яшьләрнең бер өлеше, Иркә белән Мөнир Рахмаев иҗатыннан ваз кичеп, «альтернатива» дигән матур сүз белән аталган яңа агымга тартылды.
Альтернатив рок термины рок-музыканың традицион төрләренә каршы куелган заманча яңа стильләрен үз эченә ала. Аның каравы, хәзерге татар яшьләре арасында поп-музыка кысаларына кермәгән теләсә нинди җырларны «альтернатива» дип атау тенденциясе яши. «Альтернатива» тыңлаучы яшьләр күпчелек очракта үзләрен соры массадан аерылган, музыканың асылына төшенгән «белгечләр» итеп хис итә. Альтернативага «сыйфатлы җырлар» атамасы биреп, үзләрен «яхшы музыка тыңлаучылар» дип атарга яраталар алар.
Замана рухыннан калышмыйча, без дә шушы «сыйфатлы» музыканың асылына төшенеп карыйк. Рок-музыкага килгәндә, аның психикага карата тискәре йогынтысы турында бик күп сүзләр сөйләнде. Швейцария галимнәре рок-концерттан соң кешенең тирә-якка ориентациясе һәм реакциясе 3,5 тапкырга кимегәнлеген исбатлаган. Гомумән алганда, даими рәвештә рок-музыка тыңлау агрессия, депрессия, курку хисе, транс халәте кебек нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Хәер, татарның рок-музыкасы андый куркыныч сыйфатларга ия түгелдер, бәлки.
«Сыйфатлы» җырларның текстлары да игътибарга ия. Күптән түгел генә шундый бер альтернатив концертта «шешәдәшләр белән синсезлекне юган чакта…» – дигән сүзле яңа җыр ишетергә туры килде әле. Халык андый җырларны бик яратып кабул итә – ни дисәң дә, бигрәк тормышчан сүзләр бит.
Шулай да концертның «онытылмас мизгеле» концертның башында ук булды. «Калкып килүче рок-йолдыз» дип игълан ителгән бер кызчык электрогитаралар тавышы белән көрәшә-көрәшә:
Иртән торгач, сине уйлыйм, кичен дә мин оныталмыйм,
Көне буе уйлап йөрим, кайда син, җан җимешем?
Син бит минем мәхәббәтем, сөйгән ярым, бердәнберем,
Мин бит сине оныталмыйм, кайда син, җан җимешем?
– дип җырлады. Бу сүзләрне ишеткәч, бүгенге татар яшьләре арасындагы мәхәббәт хисләре шундый примитив төсмергә ияме, әллә инде татар теленең дәрәҗәсе шулкадәр түбәнгә тәгәрәгәнме, дип уйлана башлыйсың.
Концерт тәмамлангач, шундый моңсу уйларга бирелеп, метрога таба атладым. Баскычта вак акчалар сибелгән чемоданы каршында, гармунчы абый «Картаямыни соң йөрәк?» көен сузып тора иде. «Сыйфатлы альтернатива»дан соң сусаган күңелгә бу көй чишмә суы булып тоелды.
Динара ЗИННӘТОВА, КФУ студенты.

Комментарии