- 16.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Казанның Тукай урамы буйлап барганда, кызык күренешкә тап булдым: бер көтү халык иске генә агач йорт каршында мәш киләләр. Кемдер көлә, кемдер фотога төшә, кемдер йорт такталарының ныклыгын тикшерә. Ярый соң, бер гаилә үзенең туган-тумачалары белән йортны төзекләндерәдер, дим. Якынрак килеп карагач, биредә Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзалары да күренде. Йортның капкасына эленгән язуга күзем төшкәч кенә аңладым: «Том Сойер Фест» фестивале бара икән монда!
«Том Сойер Фест» – ул шәһәрдә урнашкан һәм тарихи һәйкәл буларак теркәлмәгән агач йортларның буявын яңарту һәм аларга икенче тормыш бүләк итү проекты. Теләге булган һәр кеше бирегә килеп, шәһәргә ямь кертүгә булыша ала. Эшләр берьюлы берничә урында алып барыла: үзеңә уңайлы булган урынны табасы гына. Мондый фестиваль башкалабызда 2016нчы елдан башлап уздырыла. Ике ел эчендә Казанның үзәгендә урнашкан 7 йорт яңартылган, ә быел исә тагын 6 йорт яңа сулыш алачак.
Читтән карап торганда бик кызык булып тоелган эшнең эчке ягын, биредәге мөнәсәбәтләрне аңлау өчен, икенче көнне мин дә фестивальдә катнашырга булдым.
Көннең кичкә авышкан вакыты (әйтергә онытканмын, фестивальдә катнашучылар кичке 6дан 8гә кадәр ике сәгать дәвамында эшлиләр). Бер уйлаганда, кешенең арып-талып өенә кайта торган вакыты. Кем генә эштән соң янә эшкә килсен ди? Үзем шулай уйлыйм, үзем Иске татар бистәсендә урнашкан Тукай урамы, 33нче йорт капкасына килеп тоткага ябыштым. Ләкин капка биктә. Кичә генә бу вакытта биредә кешеләр кайный иде, бүген ял көнедер инде дип, бераз атлауга, 40-50 яшьтәге ике апа килеп чыкты. Баксаң, алар да монда килгәннәр икән. Ярый, үзем генә булмыйм икән, дип шатланып, бергәләп капка ачылганын көтә башладык. Безнең янга тагын бер студент белән 25 яшьләр тирәсендәге кыз да килеп җитте. Ниһаять, капка ачылды. Эчкә үттек. Шәһәрнең үзәгендә урнашкан булса да, авыл өйләреннән бер дә ким түгел бу йорт. Янымдагы апа да минем уйларымны сизгәндәй: «Авылларда да мондый йортлар калмады. Тәрәзә йөзлекләрен булса да алыштырмаганнар инде», – дип, куйды. Дөрестән дә, йорт бик иске, аңа кеше кулының күптәннән тимәгәне күренеп тора иде. Ярый соң, без яңартабыз ич! Дөресрәге, тырышачакбыз. Шулай карап йөргән арада бирегә ким дигәндә 10-15 кеше җыелган икән. Камералар белән телевидение дә килеп җиткән. Бирелгән перчаткаларны һәм буяу куптара торган коралларны алып, йорт янына киттек.
Алдыбызга куелган максат – агач йортны тузаннан һәм кубып беткән буяу калдыкларыннан арындыру. Ярый соң, анысын тиз арада эшләп бетерербез, без күп ич, дип уйласак та, телевидение киткәннән соң 10-15 кешенең 10ысыннан җилләр искән иде. Әллә юри генә йөргәннәр – белмәссең. Хәер, йорт хуҗалары да бу эштә катнашмаганны чит кеше биредә эшләргә килмәс инде…
Аның каравы монда чын татарча сөйләшүчеләр җыелган иде. Фестивальнең ачылу тантанасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов: «Безнең проектка йорт буяр өчен генә түгел, ә үзегезнең фикер, теләкләрегезне тәкъдим итәр өчен дә килергә мөмкин. Эшләп алгач, тамак ялгарга пирог, кәнфит, чәй алып килсәгез дә савабыгыз тияр. Бу проект – безнең уртак эшебез, шәһәрне яңартуга корылган берләшү бит», – дигән иде. Шул сүзләрне искә төшереп, чәй-мазар әзерләмәгәннәрме икән, дип, юри генә капка эченә үтеп, күз йөртеп чыксам да, бер җирдә дә андый «иганәче» күчтәнәчләрен таба алмадым. Ярый әле эчәргә су куелган иде. Рәхмәт хуҗаларга!
Кечкенә генә йорт булып күренсә дә, мәшәкате күп булды. Сәгатьтән артык вакыт «эх» дигәнче узды да китте. Ярый, иртәгә буяуга тотынырбыз инде, дип таралышсак та, икенче көн кабат шул йорт такталарын чистарту белән үтеп китте. Кемгәдер нидер ошамаган ди, шуңа да чистартылганны янәдән чистартырга туры килде. Зарланмадык анысы. Файдасы гына булсын!
Йортның нинди булачагын вакыт күрсәтер. Казаныбызда көн дә нидер үзгәртәләр, ишәләр, җимерәләр бит. Ә иске йортларны төзекләндерү мөмкинлеге булганда, ник кулланып калмаска ди? Менә күрербез: башкалабыз төрле-төрле төстәге биналарга төренер, ә шул матурлыкны тудырырга булышучылар үз эшләренә сокланып йөрер.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
КФУ студенты

Комментарии