Хәмдүнәдән гафу үтенсен

1986 елның 15нче февралендә (Илһам абыйның туган көне) Бәрәңге бистәсе Мәдәният йортында концерты булды. Без ирем белән Илһам абый дигәндә үлепләр китәбез, шуңа күрә аны үзебезгә кунакка чакырдык. Ул вакытта хөкүмәт фатирларында яшибез (хәзер генә ул һәркайсыбызның үз йорты, мунчасы дигәндәй.) Шулай да, булдыклы егетләребез гомуми мунчаны Илһам абый хөрмәтенә яктырып куйган иде. Подъезддагы бала-чага чын Илһам абыйны күрәбез дип көтәләр. Концерт озакка сузылды – ул бичараларны йокы басты, утырган урыннарында йокыга киткәннәре дә булды.

Илһам абый концерттан менгәч: «Йа Хода, сезнең йортта караучысыз балалар да бармы әллә?» – дип хушы киткән иде.

Илһам абый мунча кереп чыкты. Рафинат Салиховның кулына эләккәч, безнең ватык саналып йөргән баяныбызга да җан керде. Кулда икән хикмәт. Безнең егетләр Илһам абыйны туган көне белән котлап, «Туган тел»не шундый итеп җырлап бирделәр, хәтта аның сыман бөек Кеше теленнән мактау сүзләренә лаек булганнарына гомер буе мактаналар.

Артистлар, белән йөргәндә, хезмәттәшләрен дә телгә алмый калмыйлар. Илһам абыебызның телендә гел генә дә булды. Аны үзебез дә яратабыз. Әле менә «Хәмдүнәгә кем тия?!» (№38, 26 сентябрь, 2012 ел) язмасын укыгач, Илһам абый Шакиров кебек Кеше тарафыннан бары яхшы сүзләр белән искә алынган яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның ниндидер тәртипсез хатыннан рәнҗетелүе күңелләребездә нәфрәт уятты. Ул шуның белән безне дә мыскыл итте. Үз гомеремдә рәнҗетүчеләр булды, берсе дә рәхәт күрмәде, әле дә шундый зат табылды. Аллаһы Тәгалә аны да җәзасыз калдырмас. Дөнья куласа – бер басмаса, бер баса.

Хәмдүнә ул хатынны ашлы, эшле итеп торган. Ашаган табагына төкергән ул хатын газета аша барыбыз алдында Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиевадан гафу үтенсен.

Хәмдүнәгә килгәндә, алтынга пычрак ябышмый. Илфат, Искәндәр кебек асыл егетләребез яклап торганда, җаны тыныч, йокысы татлы булыр. Рәнҗетелгәннәр түгел, рәнҗетүчеләр Аллаһы Тәгалә җәзасыннан курыксын, иманга килсеннәр.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Хәмдүнәдән гафу үтенсен , 4.3 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии