Еллар үтсә дә, истә…

Еллар үтсә дә, истә…

Фани дөньядан инде киткән булсаң да, әле сине искә алучылар бар икән, димәк, син – исән! Унике елдан артык инде безнең арабызда булмаган талантлы шагыйрь һәм прозаик, үткер каләмле журналист Нияз Акмал да шулай ук исән. Ул – күпләребезнең хәтерендә. Аңа быел 65 яшь тулыр иде… Әнә шундый якты сагыш дулкынында Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә Нияз Акмалны искә алу чарасы узды. Иң элек шуны әйтергә кирәк: китапханәнең әдәбият тарихы музее мөдире Роза Хәмидуллина мондый чараларны вазифасы таләп иткәнгә генә түгел, чын күңеленнән әдәбиятны яратканга җанын-тәнен биреп оештыра. Таянырдай кешеләре дә бар бит: беренче чиратта, шушы ук шәһәрдә яшәүче актив журналист, җәмәгать эшлеклесе Наилә Вилданова, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучылары, аларның җитәкчесе Факил Сафин…

Чараның монысында, билгеле инде, Казаннан килгән язучылар да, Нияз Акмалның туганнары да, Сарманнан килгән якташлары – китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Сер итеп кенә әйткәндә, сабакташыбыз Ниязны (без университетның журналистика бүлегендә бер үк елларда укыдык) искә алу чарасын уздырырга Наилә Вилданова күптән әзерләнеп йөри иде. Үткән яшьлек, анда калган якты шәхесләр гомер буе сагындыра шул. Ниязның энесе, радиожурналист Нәсим Акмал ул елларга үзенчә бәя биреп, болайрак шаяртып алды:

– Элек бит дуслар арасында хат алышу гадәте бар иде. Нияз абый белән Наилә апа да, «Яшь ленинчы» газетасы хәбәрчеләре буларак, читтән торып танышып, хат языша башлыйлар. Ә инде университетка укырга килгәч, Наилә апаның – озын буйлы, Нияз абыйның кечкенә булуы ачыклана. Мәхәббәт барып чыкмый…

Наилә исә:

– Ни сөйлисең син, Нәсим? Безнең арада мәхәббәтнең «х» хәрефе дә булмады, – дип, тамашачыларны көлдереп алды. – Без ахыргача дуслар булып калдык.

Журналистикага юлны әнә шулай «Яшь ленинчы»дан башлаган Ниязның юлы «үскәч тә» «Яшь ленинчы»га тоташып китә, аннары ул «Казан утлары» журналында, «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» газеталарында да эшли.

«Мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон да Нияз Акмалны беренче тапкыр «Яшь ленинчы» редакциясендә күрүе турында сөйләде:

– Миңа беренче «задание»не ул бирде. Мин Спорт сараена барып, бер спортчы малай белән сөйләшергә тиеш булдым. Нияз абый башта аның тренеры белән телефоннан сөйләшеп куйды. Русча. Минем ул чакта телефон да күргән юк әле, сөйләшү рәтен дә белмим. Аның «с кем честь имею» кебек сүзләрен телефоннан шулай сөйләшергә кирәк икән дип кабул иттем. Нияз Акмал журналист кына түгел, талантлы шагыйрь дә иде. Аның белән бергә күп чараларда, очрашуларда катнаштык. Ул шигырьләрен яттан сөйли иде. Кадыйр Сибгатуллин, Саҗидә Сөләйманова иҗатларын яратты, аларның шигырьләрен дә яттан сөйләп йөрде. Йөрәк белән язды, иртә янды ул.

Изображение удалено.Язучылар берлегеннән илче булып килгән Марат Закир «Татарстан хәбәрләре» газетасында Нияз белән эшләгән чагын искә алды:

– Ул чакта республикадагы өченче зур газета иде. Редакция Бауман урамындагы 19нчы йортта урнашкан. Язучылар берлеге дә шушында. Бу бинаның гөрләп торган чагы. Баш редакторыбыз – Ренат Харис, Ислам Әхмәтҗанов, Флүс Латыйфи, Барлас Камалов кебек шәхесләр эшли. Фотоларны, мәкаләләрне кайчы белән кисеп, макетка урнаштырабыз. Беренче биткә шигырь язу гадәткә керде. Нияз абый бу эшнең остасы булды. Мәкаләләргә баш исемнәр куйганда да аның башы барыбыздан да яхшырак эшли иде.

«Учак» дигән иң беренче шигъри җыентыгын утыз ике яшендә генә бастырып чыгара Нияз Акмал. Аңа сүз башын танылган шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов яза. «…Шигырьләре таза беләкле, кайнар йөрәкле», – ди. Хак. Шушы кечкенә беренче китабында ук шагыйрьнең, туган ягына мәдхия буларак кына түгел, бөтен татар халкының сагыну-сагышларына, әрнүле язмышларына һәйкәл булып калачак «Сарман җыры» поэмасы да урын ала:

Изображение удалено.Күңелеңә таныш моңнар керсә,

Бик ямансу, диләр, шул чакта.

Кайда татар – сагыну җыры шунда,

Кайда сагыну – «Сарман» шул якта.

Ни күрсәң дә, илдә күрү язсын,

Илдән аерылырга язмасын.

Ирексездән илдән аерылганны

Килер көннәр дөрес аңласын…

Чарага килгән Сарман якташлары исеменнән район үзәк китапханәсе мөдире Роза Гайфуллина да Чаллы китапханәсенә нәкъ менә үзләренең Рөстәм Уразаевлары башкаруында «Сарман җыры» белән диск һәм Дамир Гарифуллинның район тарихы турындагы «Илһамлы Сарман» китабын бүләк итте.

Беренче китабыннан соң Нияз Акмал әле тагын алты китап чыгарып өлгерә. Шигырьләр дә, проза да бар аларда. Укучыларны төрле язучыларның иҗаты белән таныштыру, китап укучылар конференцияләре, әдәби кичәләр үткәрүнең дә әһәмияте турында әйтте Роза ханым. Сарманның «Шәфкать» социаль-тернәкләндерү үзәгендә Нияз Акмалны искә алу чарасын оештырганнан соң, язучының әсәрләрен сорап алып укый башлаганнар.

Бер киләдер яшьлек – иң зат чагы,

Иң мәгънәле чагы гомернең…

Бер киләдер гомер…

Бу гомерне мәхәббәтле ит син,

И җырым!

Мәхәббәтле ит син, яшьлегеннән

Ваз кичмәсен икән берәү дә…

Нияз Акмал каләменнән төшкән күпме шигырь бүген шундый мәхәббәтле яшьлек җырлары булып яңгырый. Әлеге кичәдә дә аларның кайберләре тамашачыга танылган музыкантлар, җырчылар тарафыннан ирештерелде. «Авылдаш дус-ишләргә» шигыренә көй язган Илгиз Закиров баянда үзе уйнады, ә Илсөяр Зарипова аны беренче мәртәбә башкарды. Нияз сүзләренә унике җыр иҗат иткән Айдар Тимербаев «Вокзал» җырын («Борылыр иде» шигыре) үзе җырлады. Гөлдания Хәйруллинаның – «Нәрсә булды, дуслар?» (Рамил Миндияр-Камал музыкасы), Нияз Хаматшинның «Дүрт халәт» (А.Тимербаев көе) дигән җырларын да тамашачы тын да алмый тыңлады.

Университет сабакташлары Рафис Корбан, Гөлсәрия Басыйрова, Наилә Вилданова, Рафис Сәлимҗанов, Рәйханә Мирсәетова һәм шул исәптән мин дә яшьлек хатирәләрен искә төшердек. Ни дисәң дә, шагыйрь, прозаик Нияз Акмал беренче чиратта журналист иде. Факультетның үзебез чыгара торган озыыын «Әдәби сүз» стена газетасында Нияз Акмалның мәкаләләре, фельетоннары тирән эчтәлеге белән дә, нечкә юморы белән дә аерылып торды. Яза икән, ул һәр язганына җаваплы карады, аның өчен вак, әһәмиятсез темалар булмады. Аралашканда, аның иң төртмәле сүзе: «Әй, өч тиенлек акылың юк, бер тиенлек белемең юк», – дип үртәү иде. Шуны чынга алып, укуларын дәвам итәргә керешүчеләр булган, диләр.

Рафис Корбан Нияз белән икесе дә журналистикада укып, күрше бүлмәләрдә яшәделәр. Ул Ниязның «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» исемле соңгы китабының мөхәррире булган. Сәхнәгә ул шуны алып чыкты да.

– Нияз «Тулай торак» шигырендә безнең яшьлекне, студент чакны шундый дөрес итеп сурәтләгән, университет сабакташлары очрашуында шуны укырга булдым.

Бер бүлмәдә ярмасы бар,

Ярмасы бар – суганы юк.

Ярмалының суганлыдан

Аерым ашап туйганы юк.

Чәй кайнаткан күрше бүлмә,

Күрше бул да – шуны белмә!

Чәйне мактап эчертсеннәр,

Конспект күчертсеннәр!

Китап кирәк, дәфтәр кирәк,

Үтүк кирәк, кәтүк кирәк.

Китаплыда – үтүк сирәк,

Үтүкледә – кәтүк сирәк.

Бер бүлмәдә егет булса,

Каршы якта – чибәр кызы.

Һәрбер егет – теорема,

Һәр чибәр кыз – гипотеза.

Менә нинди кулай торак

Студентка тулай торак!..

…Кызганыч, Ниязның шәхси тормышы бик уңышлы була алмады. Керпе кебек энәле дә, кытыршы да чаклары бар иде. Язмыш кемгә нинди бәхет бирә инде. Нияз Акмалның бәхете – еллар үтеп тә исән калачак иҗатында булган, күрәсең.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,

Казан-Чаллы-Казан

Комментарии