- 16.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
14нче октябрьдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтында, Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, күп санлы тарихи китаплар һәм фәнни мәкаләләр авторы, танылган мәгърифәтче-галимә, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә ханым Әхмәт кызы Биктимированың »Тарихыбызда татар кызлары» дип аталган китабын тәкъдим итү булды. Кичә аның 85 яшьлек гомер бәйрәменә дә багышланган иде һәм ул хөкүмәт җитәкчелеге катнашында зурлап уздырылды.
Бу тантаналы кичәгә затлы да, зыялы да, күренекле шәхесләребез, язучылар, галимнәр һәм Тәэминә ханымның якыннары килгән иде. Иң беренчеләрдән булып, Тәэминә ханымны Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфаров тәбрикләп, аңа үзенең бүләген тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Тәэминә ханымны котлап, аның иңбашына затлы ак шәл япты. Башка бүләкләр һәм күп чәчәкләр бүләк ителде Тәэминә ханымга. Татарстан Аксакаллар шурасы исеменнән, Тәэминә ханымны безнең җитәкчебез Рәүф Ибраһимов котлады.
Тәэминә ханым үзенең гомерен милләтенә багышлады. Петербург, Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург архивларында эзләнеп, халкыбызның фаҗигале тарихын дөреслек белән күрсәтеп бирә алган галимә ул. Моңа кадәр билгеле булмаган шәхесләр – ХХ гасыр башларында данлыклы Сорбонна университетында укыган татар кызларын һәм Русиянең югары уку йортларында укып, халкыбызга хезмәт итеп дан казанган ханымнарны таныту хезмәте игътибарга лаек. Китап шулар турында сөйли. Аларның фото рәсемнәренә карап, сокланасың. Тәэминә Биктимированың төрле газета-журналларда 300дән артык фәнни мәкаләләре бастырылган.
«Татарстанда ачлык фаҗигасе» дип аталган мәкаләсен «Мәдәни Җомга» газетасының 2024нче елдагы 11, 12нче саннарында укып, рәхмәтләремне әйтеп Тәэминә ханымның үзенә дә шалтыраткан идем. Аның бу мәкаләсендә Татарстандагы ачлык фаҗигасе шул кадәр җентекләп язылган, бик кирәкле, гыйбрәтле мәгълүмат тупланып бирелгән. Тәэминә ханымның шушы бер мәкаләсе өчен генә дә, аның хезмәте, бәһаләнеп ниндидер лауреат исеменә лаек булыр иде кебек.
Тәэминә ханымның туган авылына багышлап язылган «Шимберем – олы тарих эзләрендә» дип аталган 400дән артык биттән торган китабында, соңгы 100 елда авылда яшәгән барлык кешеләрнең туган-үлгән көннәре, нәсел-ырулары күрсәтелгән, күбесенең фото рәсемнәре дә бирелгән. Бу да гаять зур эш башкарылганы турында сөйли.
Тәэминә ханым әле дә өендә тик кенә утырмый. Безнең Татарстан Аксакаллар шурасының активисты ул. Төрле газета-журналларда аның тарихи-фәнни мәкаләләре бастырылып тора. Ул әле һаман да төрле җыелышларда катнашып, үзенең үткен фикерләрен әйтә.
Тәэминә ханымны юбилее белән котлап, алдагы көннәрдә дә аңа исәнлек-саулык, кайгы хәсрәтләр күрмичә, халкыбызга хезмәт итеп яши торган хәерле гомер насыйп булуын теләп калабыз.
ТР Аксакаллар шурасы исеменнән Рәфкать ИБРАҺИМ

Комментарии