Арт шәрифеңә утырма, ҖЫРЧЫ!

Күптәннән әйтәсем килгәнне бүген әйтергә булдым әле. Кечкенә чактан ук әти-әни белән концертларга йөри идек. Тәҗрибәм зур булу сәбәпледер, ун яшьтә мин инде кемнең фанерага, кемнең тере тавыш белән җырлаганын аера башладым. Һәр бәйрәмгә барган саен янымда утырганнарга: «Монысы авызын дөрес ачмады, бусы сүзләрен бутады», – дип, экспертларча бәя биреп утырган чаклар да булды. Ни хикмәт, хәзер дә бу гадәтем бар.

Күптән түгел генә концертка барырга туры килде. Берсе тере тавыш белән җырлады, икенчесе дә шулай. Фанерага җырлаганнарга штраф салалар дигәнне ишеткәнем булгач: «Менә бит, законның да нәтиҗәсе бар икән», – дип сөенгән идем. Ялгышканмын. Өченче булып сәхнәгә менгәне «авыз ачып торырга чыккан» булды. Озын ак күлмәк кигән, өсте шыр ачык. Бии башлады бу: җыр бара, сүзләр «җырлый», апаның авызы ерык, ике сүзнең берсе әйтелми кала. Сәхнә буйлап тегендә-монда үзен күрсәтеп йөри һәм шул ук вакытта аның башында: «Хәзер атларга кирәк, монда сикерергә. Бишенче рәттә утырган егет минем турында ни уйлый икән? Телевизордан күрсәткәндә, матур күренсәм ярый инде», – дигән уйлар бөтерелгән кебек. Башында җыр сүзләренең мәгънәсе, тамашачыга аны җиткерү түгел – шунысы хак. Тагын бер-икесе үзләрен шулай күрсәтеп керделәр дә, сәхнә артыннан Миңгол Галиев тавышы ишетелде. «Ак калфак» җыры. Бернинди музыкасыз, биюсез, җырны бер тында башкарып чыкты ул. Көйне сузганда, йөзендә бер «көчәнү», нотаны сузарга тырышу билгесе юк иде. Тамашачы дәррәү кул чапты. Менә ничек җырлыйлар ул! Менә ничек кирәк! Биш ел элек язылган тавышка сәхнә буйлап сикереп йөрү түгел бу.

Җырчы кайсы ягы белән башка хезмәт кешеләреннән аерылып тора соң? Матур киенүе, танылган булуы беләнме? Аның фанерага җырлавы да, укытучының бер дәресен аңлатып, икенче класска шул дәреснең видеосын гына күрсәткән шикелле килеп чыга бит инде бу. Ә нигә шулай эшләмәскә? Җырчылар бит, әнә, кыенсынып тормый, чыга да музыка астына биеп, мода күрсәтеп кереп китәләр. Оят та юк, намус та. Кеше концертка акча түләп, тереләй җырлаган артистны күрергә килә һәм кибеттә сатылган дискны тыңлап кайта инде.

Әле ярый, «Башваткыч» телетапшыруы бар хәзер, кемнең тавыш «эшләткәнен», кайсы артистның чын-чынлап Илһам абый шәкерте икәнен күрергә була. Бу шоуга килгән һәрбер җырчы, үзенә пиар йөзеннән, бер куплет җыр башкара. Ноталарны «тартып» бетермәү сәбәпле: «Тавышым җылынмаган!» дигән булалар. Никтер өлкән җырчыларның тавышы һәрвакыт җылынган була, кирәксә, урманда, кирәк булса, йокыдан торгач ук җырлап җибәрәләр. Турысын гына әйткәндә, тавыш җылынуы монда пычагыма да кирәкми: моң, сәләт юк аларда.

Кеше алдалаган өчен төрмәгә утыртмыйлар, әлбәттә, ләкин штраф суксалар буладыр. Җитәр инде, концерт карарга килгән тамашачының колагына токмач эләргә. Тора-бара без – тыңлаучылар, сине – «талант иясен» арт шәрифеңә утыртып, тамашаңа килми башларга мөмкинбез.

Балачакта ике җырчыны белсәм (Хәния белән Салават), хәзер кемнәр җырлаганын да белеп булмый. Ике көннең берендә шул «талантлар» белән автобуста кайтырга туры килсә дә. «Күрдеңме, Гөлназ Батталова узып китте», – диләр. Булачак журналист башым белән «талантларны» танымавыма азрак кыенсынам, әлбәттә, ләкин иртәгә сүнәчәк йолдызга ник сокланырга соң? Кирәк санамыйм. Әлфия Афзалованың «Картаямыни соң йөрәк?» җыры белән унсигезне уздырсам, сиксәндә дә шуны җырларга исәп.

Лиана МӘРДӘНОВА.

 

Комментарии