Илһам чишмәсе

Узган елның көзендә, Яңа Бүләк авыл җирлегендә чишмә ачу тантанасы булды.

Яңа Бүләк авылы безнең Иске Теләнче авылыннан 6 чакрым ераклыкта. Шушы ике арада 10-15ләп йортлы «Комбинат», «Лесхоз» дигән урын бар иде. Болар икесе дә урман кырында урнашкан.

«Комбинат»та кирпеч сугалар, агач яру, такта әзерләү эшләре булса, «Лесхоз»да – чана, арба ясау дуга бөгү. Кыскасы, авыл халкына нәрсә кирәк, монда эшләнә. Кирпече бик сыйфатлы, кешеләр бик теләп алалар иде. Ә хәзер берсе дә юк. Нинди һөнәр ияләре юкка чыккан.

«Комбинат»ны узып, эчкәрәк кергәч, урман кырыенда бик көчле агымлы чишмә чылтырап ага.

Кешеләрдә суыткычлар юк заманда, монда яшәүчеләр сөтләрен, катыкларын, итләрен чиләк белән чишмәнең агым суына утырта иделәр. Элекке кеше намуслы булган. Бер-берсенең ризыгына тиюдән уттан курыккан кебек курыккан. Кеше әйберен рөхсәтсез алсаң, бәхетең кимегәнен бик яхшы белгән алар.

Без урманга җиләккә йөрибез. Чишмә кырыена утырып ял итәбез, суын эчәбез. Бу урыннар җиләккә дә, шомыртка да, миләшкә дә бик бай. Безнең мәктәп еллары шушы урман аланында үтте. Әле «Комбинат» гөрләп тора иде. Нигә бетерделәр? Белмим! Башка авыллардан да күп кешеләр монда килеп эшләделәр.

Безнең әниләр бу чишмәне «Кара тал» дип йөрттеләр. «Нигә Кара тал дип атадылар икән?» – дип иптәшем Назыймнан сорадым. Ул миңа:

– Монда хатын-кызлар кер чайкарга йөргән. Бер исерек ир хатыныннан аракыга акча сораган, хатыны кер чайкарга төшкән булган. Авыр вакытлар бит. Хатыны кайдан акча алып бирсен, шунда ир холыксызланган. Хатынын куркыту өчен көянтә күтәргән. Күтәргән көянтәсе хатынының чигәсенә эләккән. Хатыны шунда җан биргән.

Кырыенда гына талы да үсеп утыргач, бу хатынның ачы язмышы да бу урында булгач, «Кара тал» дип атаганнардыр, – диде.

Яңа Бүләк егете элекке председателебезнең улы Илдар Шамил улы Гыймадиев ярдәме белән бүген чишмә төзекләндерелгән. Чын әкият дөньясы биредә. Иганәчеләрен да таба белгән.

Җәлил нефть компаниясе директоры да тантанага килгән. Кыскасы, барлык ярдәм керткән хезмәткәрләрне санап бетерерлек түгел. Аллаһы Тәгалә үзе белсен, рәхмәтен салсын.

Бер яктан ап-ак тәгәрмәчләр белән җигелгән ап-ак ат килеп чыкты. (Мондый көр, таза атны, мондый матур тарантасны минем киноларда гына күргәнем бар иде.) Тарантаста яңа кавышучы яшь пар – Регина белән Илнар Зариповлар. Никах көннәрен шушы чишмә суын эчеп башларга уйлаганнар. Мәхәббәтләре чишмә кебек саф, эчкерсез, гомерлек булсын.

Кучерына гына бер хатын-кыз утырган. Дилбегәне тотарга хатыннарга кушсаң, белмим инде… Тормыш йөген тарту авыр бит…

Яшьләрне алкышларга күмеп бар халык тәбрикләде. Чишмә ачу тантанасына үзебезнең яраткан җырчыбыз Илһам абый да кайткан, олыгайган. Әмма һаман шаянлыгы бетмәгән, көлеп тора. Аны күргәч авылдашлары, дуслары уратып алды. Барысының да исәнләшәсе, сөйләшәсе килә.

Сүзне Гәрәй Рәхимгә бирделәр. Ул сүз соңында Илһам абыйга аталган шигырен укыды:

– Сәйдәш моңы юллаучысы Илһам Шакиров, – дип тәмамлады сүзен.

Илһам абыйның үзе яратып башкарган җыры агыла башлады.

«Карадай гына урман,

Караңгы төн.

Яхшы атлар кирәк үтәргә»… – бу моң беркемдә дә юк.

Аллаһы Тәгалә бирсә дә, бирә моңны, шундый моңлы бала булып тугандыр. Күкләрне ярып чыккан бу җырга, сабый чагында, яшьлегендә күргән авырлыклар – бар да кергәндер сыман тоелды миңа.

Бәйрәмгә кайлардан гына кешеләр кайтмаган. Әйтерсең, Сабан туе.

Яңа Бүләк авылы Имам-хатыйбы Вахит хәзрәт бөтен урманны яңгыратып азан әйтте.

«Кара талга»«Илһам чишмәсе» дип исем бирдек. Бәйрәмгә килгәннәр бар да чишмә суын эчеп карарга төштеләр. Чишмә буена су эчәргә төшүчеләрне чәк-чәк белән сыйладылар. Аллаһы Тәгалә рәхмәте иңсен.

Бәйрәм тәмамланып килә. «Илһам чишмәсе» бәхетле, тәмле сулы булып, куанып аксын. Кемнәр моннан килеп су эчсә, теләкләре кабул булсын, күңелләре иман нуры белән баесын. Бу чишмәне төзекләндерүдә катнашкан кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, эшләгән эшләре риядан булмасын, Аллаһыбыз ризалыгы өчен булсын. Дөнья-ахирәт рәхәте насыйп итсен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии