- 19.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Мин, Азнакайда яшәп, эшләп, 1984 елда пенсиягә чыккан кеше. Исемем Зәйтүнә Арслангали кызы Атнагулова була.
Сезнең гәҗит аша бик күп кешеләр бер-берләрен таба. Минем дә сезгә зур үтенечем бар иде.
Без Галимова Гаһедия дигән кыз белән ике ел Бөгелмә, ике ел Минзәлә педагогика училищесында укыдык. (Ул Баулы районыннан иде.) Училищены 1951нче елда тәмамладык. Шуннан соң юлларыбыз аерылышты. Ничә ел буе бер парта артында бергә утырдык. Дустымның әти-әнисе бар иде, ә мин – шыр ятим. Өеннән нәрсә генә җибәрсәләр дә, Гаһедия минем белән бүлеште. Яшьлек дустымны табып, бер булса да күрешеп сөйләшәсе иде үзе белән. Үзе инде исән булмаса, туганнары булса да хәбәр салсын иде.
Синең белән очрашуны көтеп калам, яшьлек дустым! (Адресым редакциядә.)
Зәйтүнә АТНАГУЛОВА.
Азнакай шәһәре.
Комментарии