Менә дигән хат ташучыбыз!

Элек, без яшь чакта, һәр гаилә 5-10 гәҗит-журнал яздыра иде. Хәзер кеше телевизор, интернеттан мәгълүматны күбрәк ала. Шулай да гәҗит укучылар да бездә бар әле. Гәҗит-журналларны күпме күзәтеп барам, әмма бер басма матбугатта да хат ташучыларны мактап бер генә дә язганнары юк әле. Ә аларның эше искиткеч авыр. Хәзер бит халык гәҗиткә язылырга да почтага үзе бармый хәтта, хат ташучыларга гына әйтеп җибәрә.

Сезгә үзебезнең хат ташучыбыз Әлфия Галиева турында язасым килә. Кайчан гына очрамасын, Әлфияне бер генә дә ипләп йөргәнен күргәнем юк, ул һәрвакыт йөгерә.

Әлфия Галиева 16 йортка хезмәт күрсәтә. Аның вазыйфасына гәҗит-журнал, пенсия, хат, субсидия, 5-6 төрле коммуналь хезмәтләргә квитанцияләр тарату керә. Шуңа тагын гәҗитләргә яздырырга план да өстиләр. Ул планны үтәү өчен Әлфиябез балалар бакчаларына, мәктәпләргә, төрле оешмаларга йөри. Ә бит гәҗиткә яздыру – бик мәшәкатьле эш. Аны эш вакытында эшләп тә булмый, өйгә, гаиләң янына алып кайтырга, квитанцияләрне тутырырга, акчасын җыярга, санарга һәм тапшырырга кирәк.

Хат ташучыбыз Әлфияне без бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, кешелекле. Ире белән тату гына яшәп, ике ул үстерделәр. Бүгенге көндә ике оныклары бар.

Авыр хезмәтләрендә зур уңышларга ирешеп, сәламәт, бәхетле яшәүләрен һәм кайгы-хәсрәт күрмәүләрен теләп калам.

Чәчкә ГӘРӘЕВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии