- 19.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
1964нче ел. Үзешчәннәрнең республика конкурсы бара. Без, 120 кешелек хор белән, Казанның туристлык базасына урнаштык.
Икенче көнне кич М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында смотр концерты булачак. Ә бүген, Татарстанның 10 еллыгы исемендәге мәдәният сараенда, хәлиткеч репетиция: безнең хорны республиканың иҗат йортыннан килгән композиторлар Ифрат Хисамов белән Арыслан Батыршин «эшкәртә».
… Репетиция башланды. Бер куплет җыр җырланып бетмәде, А. Батыршин, дирижер ишарәсе белән хорны «шып» туктатты. Ул кәефе кырылып: «Нәрсә, миннән көлүегезме бу? Бер егетегез көйне бозып, турыга кычкырып тора бит! Кайсыгыз ул?!» – диде. Барысы да аптырашып, бер-берсенә карады да, «гаеплене» эзләргә кереште. Мин исә, хор җитәкчесе буларак, эшнең нидә икәнен шунда ук аңлап алдым һәм дирижерны тынычландырдым. Үзем исә тиз генә, хорда «турыга кычкыручы» егет Равилне кисәтеп куйдым.
Хорда җырлаучы бу егет, колхозыбызның Кыраул дуңгызчылык фермасының карап торучы терлекчесе иде. Тик табигать кенә аны бераз кимсеткән, Равил тумыштан телсез иде. Ишетү сәләте дә чамалы, сөйләм запасы да бик ярлы: «ач-ача» (акча), «я-я-я» ( ярар), «бачычәми» (башы эшләми) шикелле авазлардан гына тора. Үзе бик булган егет, теләсә кайсы эшкә кулы ябышып тора, һәрвакыт чиста-пөхтә йөри. Хезмәт алдынгысы. Рәсеме стена газеталарыннан, мактау такталарыннан төшмәде Равилнең.
Олыяз Мәдәният йортына кичләрен 6 авылдан үзешчәннәр җыела иде. Шулар белән атка утырып Равил дә килә. Хезмәт алдынгысын ничек читкә чөясең инде? Колхоз рәисе дә: «Какмагыз, күңелен төшермәгез! Ул болай да кимсетелгән кеше», –дип тора. Комсомол сафларына да алдылар Равилне.
… Репетиция тәмам. Мин, Арыслан абый тагы ни әйтер икән, дип куркып торам. Ул инде бераз «суына» төшкән. Шулай да:«Кайда, ул юри кычкырып тора торган егетең, күрсәт – таныштыр әле шуның белән безне», – дип Ифрат Хисамиевка күз кысты. Мин каршы килә алмадым. Равилне чакырып китереп, аның кем һәм нинди «җырчы» икәнен аңлаттым. Минем сөйләгәннәрне ике композитор да башларын чайкап тыңлап торды. «Во!» – дип баш бармакларын күрсәтеп, Равилнең аркасыннан сөйделәр. Бу күренешне 120 кешелек хорыбыз читтән генә күзәтте. Телсез Равилдән дә бәхетле кеше юк иде ул минутларда.
Равил шулай безнең хорда бик озак еллар «җырлап» йөрде. Сәхнәдәге һәр чыгыш аның өчен зур дәрәҗә, ә тамашачыларның алкышлары аның хезмәтенә бәя иде. Равил өйләнеп гаилә корды. Ялгыз әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатты. Җәмәгатенең фаҗигале үлеме дә аны сындырмады – ул актив тормыш алып бара бирде. Равил картлык көннәрен Алабуга шәһәренең инвалидлар йортында үткәрә. Авылдашлары, күрше-күлән аның белән элемтәне өзми. 75 яшен тутырып килүче элеккеге хезмәт алдынгысына Аллаһ иминлек бирсен дә, булган сәламәтлегеннән мәхрүм итмәсен!
Азат ҺАДИЕВ.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии