Авылда – Хәтер көне

Авылда – Хәтер көне

Туган авылым Мирҗәмдә җомга көнне Хәтер көне үтте. Мин бу көнне күп еллар көтеп алдым. Быел гына җае чыгып, Җиңүнең 80 еллыгына «Алар илгә җиңү яулап кайтты» дигән китапны һәм аңа кергән 51 солдатның исемлеген «Хәтер» редакциясеннән алдым. Авылыбыз җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович шул исемлекне бик матур итеп Казанда яздырып алып кайтты. Мәчет ишегалдындагы һәйкәлләр рәтенә Сафин Фаил матур итеп урнаштырып та куйды. Киләчәктә авыл егетләре мәрмәр плитәгә беркетергә ышандырдылар. Мәчеттә җыелган халык муллабыз Садыйк Шәрипҗан улының вәгазен тыңлаганнан соң, җомга намазын укыды. Һәйкәлләр алдында Балтачтан килгән Рамил хәзрәт Бикбаев бик эчтәлекле, тәрбияви вәгазь сөйләде. «Ватан» агрофирмасы директоры Әхмәтов Мансур Готыф улы, Корбанов Рифкать, истәлек тактасын куюны башлап йөрүче Әлфия Бәдигетдин кызы, авылыбызның киләчәген кайгыртып, Казаннан авылга кайтып яшәүче Кадрия һәм Фоат Яппаровлар чыгыш ясады. Хаҗи Раушан Мөбәракҗан улы Коръән укып, Садыйк имам Шәрипҗан улы ватанны саклаган солдатлар исемлеген, 153 кешене әйтеп чыгып, аларның рухларына дога кылдык. Кылган догаларыбыз кабул булсын. Илебезгә тынычлык-иминлек, киң ризык, киң дәүләтләр насыйп булсын. 

Кадрия ханым Герой Нәкыйп Сафинның туганы, аның исемен мәңгеләштерү өчен, авыл тарихы турында китап, музей кирәклеген әйтте. Өмә ясап, авыл уртасында плотина ясаганнар, чишмәләрне төзекләндерәләр. Авыл картая, бетә, дип куркып йөри идем, бу бәйрәмнән соң, авылның киләчәге өметле, дип куандым. Апаз белән ике арага, авыл эчендә дә таш түшәлеп, асфальтны яңартырга җыеналар. Арчага автобус йөреп тора, яшьләргә эш булса, авыл яшәр. Авыл турындагы бер шигыремдә: «Юкмыни соң авылымда бер йөрәкле эшмәкәр?» Эшле-ашлы булса халык, авылдан китмәс яшьләр» дип язган идем. Эшле-ашлы булып яшәргә язсын. 

Кадрия ханым авыл балаларына мәчеттә лагерь оештырып, ислам дине йолаларын, әдәп-әхлак тәрбиясен өйрәтә. Авыл тарихы турында китап язарга җыена. Авылдашлар, һәр гаилә үз тарихы турында язып бирсә, бу китап та дөнья күрер иде. Китапка керми калсалар, әби-бабайлар, әти-әниләр үпкәләп ятар, балаларыгыз да киләчәктә үз нәселләрен белми калыр. 

Бу чараларны оештыру һәм үткәрүне клуб мөдире Мәрвәр Шакирова зур осталык белән башкарып чыкты. Ул күп еллар эшләп, үз эшенең зур остасына әйләнгән. Халыкны берләштереп, матур бәйрәмнәрне үткәреп кенә тора. Авыл халкы да, җитәкчеләр дә аның эшеннән бик канәгать һәм рәхмәтле. 

Тантаналы очрашу мул табын артында җылы әңгәмә, аралашу белән әле озак дәвам итте. Кадрия ханым үзенең гаиләсе белән әзерләгән табын артында аралашу озак вакытлардан бирле күрешмәгән авылдашларның күңелендә матур истәлек булып сакланыр. Рәхмәт сезгә, авылдашлар, бу матур бәйрәм өчен. Тырышып эшләп, матур яшәгез, авылны саклагыз. Иманлы булыйк, мәчетебез тулып торсын. 

Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре 

Комментарии