- 19.09.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, (№09, сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
«Ялкын» журналының 1965нче елгы гыйнвар санындагы «Талантлар шулай туа» дигән мәкаләдә мондый юллар бар: «Сәхнәдә ялтыравыклы кара рояль янында кардай ак алъяпкычлы бер кыз утыра. Ул, күрәсең, менә хәзер генә бер көйне уйнап бетергән. Әле соңгы аккордлар да тынып җитмәгән, әле рояль кылларының зыңгылдавы да сүнмәгән. Бераздан кызый кулларын күтәрә һәм әкрен генә рояль клавишаларына кагыла. Тонык кына булып, кайдадыр еракта-еракта күк күкрәве ишетелеп куя. Ул да булмый, музыкант кызның бармаклары күз иярмәс җитезлек белән клавишалар өстеннән йөгереп уза... Әйтерсең, язгы җилләр исә, кояшлы яңгыр ява. Музыка тынуга, көчле алкышлар яңгырый. Хәтта зур язучылар да, композиторлар да, әлеге кызның уйнавыннан тәэсирләнеп, дулкынланып кул чабалар. «Булдырасың, Мазунова! Тагын уйна, Мөнирә тагын!» Ә Мөнирә калын толымын селкетеп тыйнак кына баш ия дә сәхнә артына кереп китә. Жуковский урамы, 14 йорт... Аеруча сәләтле укучылар өчен музыка мәктәбе...»
Әйе, үз вакытында радиода концертмейстер булып эшләгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина зур сәхнәгә 13 яшьтән аяк баса. Мәскәүнең колонналы залында, Чайковский исемендәге концертлар залында чыгышлар ясый, атаклы артистлар белән бөтен Русияне йөреп чыга, лауреат исеменә лаек була. Аның иҗатына Д. Кабалевский, Р. Щедрин, Я. Френкель зур бәя бирә. Ә бит әле ул вакытта Мөнирә консерватория каршындагы махсус урта музыка мәктәбе укучысы гына була. Мөнирә ханым шул вакытта ук татар халкының танылган музыкантына әйләнә, йолдыз булып балкый.
Әтисе – танылган шагыйрь, күп җырлар авторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнир Мазунов. Ул кечкенәдән шигъри дөньяда, татарча авазларны, иҗекләрне ишетеп, өйрәнеп үсә. Ә әнисе Минҗамал – музыка укытучысы, татар хатын-кызлары арасыннан чыккан беренче профессиональ баянчыларның берсе була. Мөнирә ханымга татар халык җырларын башкару осталыгы ана сөте белән кергән, дисәң дә дөрес булыр, мөгаен. Мөнирә апа үзе дә көйләр, романслар, шигырьләр яза. Гомере буена иҗат белән шөгыльләнә. Аның иҗатын композиторлар А. Ключарев, М. Мозаффаров, Ә. Бакиров, Р. Яхиннар бик яраткан, югары бәяләгәннәр.
Мөнирә ханым тормыш юлын концертмейстерлык хезмәтенә багышлый, атаклы Екатерина Соколова эшен дәвам итә. Радиода да озак еллар эшли. Аның исеме көн саен диярлек радиодан, телевидениедән ишетелеп тора. Ул Татарстандагы иң күренекле концертмейстерларның берсе була. Аның Татарстан радиосындагы репетиция бүлмәсендә кемнәр генә булмый! Танылган җырчылар һәм композиторлар, шагыйрьләр килә.
Әнә танылган композитор килгән, җыр язган, Мөнирә ханымнан аны берәр җырчыга тәкъдим итүен үтенә. «Җыр тексты яздым, берәр композиторга тәкъдим итмәссең микән?» – дип, шагыйрьләр дә монда булалар. «Р. Яхин турында истәлекләр» дигән китабында язучы Марсель Галиев болай ди: «Мин бер җыр тексты язган идем. Берәр композиторга тәкъдим итә алмассыңмы, дип, Мөнирәгә китереп бирдем. Ул аны Рөстәм Яхинга биргән. Нәтиҗәдә «Көзге моң» дигән романс туды». Мондый мисалларны күп күрергә була. Яңа җырлар юкмы, дип, башкаручылар килә. Мөнирә ханым янында танылган композиторлар З. Хәбибуллин, Р. Яхин, Б. Мулюков, Ф. Әхмәтов, Х. Вәлиуллин, С. Садыйковалар еш була. Җырчылардан Ф. Насретдинов, М. Булатова, У. Әлмиев, Ә. Галимова, Н. Теркулова, Э. Җәләлетдинов аның белән иҗат итә. Беренче адымнарында булышлык күрсәткән өчен Мөнирә ханымга күпләр рәхмәтле була. Концерт оештыручылар аның фикерен тыңлый, сүзләренә колак сала, хөрмәт итә. Концерт алдыннан аны чакыралар. Берәр язучыга, шагыйрьгә, композиторга багышланган кичә булса да аңа мөрәҗәгать итәләр, чөнки ул татар композиторларының һәм шагыйрьләренең иҗатын яхшы белә. Композиторлар берлеге съездларында, төрле фестивальләрдә, декадаларда ул озак еллар актив катнаша.
Концертмейстер дигән сүзне күбебез аңлап җиткерми. Җырчы артыннан пианинода уйнаучы, аңа тагылып баручы дип кенә аңлыйбыз. Концертмейстер ул пианист кына түгел. Пианисттан бөтен яктан музыкаль башкару осталыгы, җырчы тавышы белән таныш булу, төрле инструментларда уйнау үзенчәлекләрен белү, эрудицияле булу сорала. Концертмейстер – ул укытучы, өйрәтүче, ул җырчыларны радиодан, телевидениедән чыгыш ясарга әзерли. Җырчыларның киләчәктә иҗади үсеше, карьерасы да аларга бәйле. Боларның барысын да аңламый торган кешеләргә концертмейстер эше әллә ни күренми генә. Дөресен әйткәндә, концертмейстерлар күп, ләкин бу һөнәрне чынлап белүче, аның бөтен нечкәлекләрен, тирәнлеген Мөнирә апа кебек белүчеләр сирәк шул.
Мин үзем дә Мөнирә апаны якыннан белә идем. Аңа илле яшь тулгач, аның турында язып, матбугатта мәкалә бастырдым. Опера җырчысы Рәйсә Нуриева вафат булгач, без Мөнирә апа белән аның турында язып чыктык, искә алдык. Мөнирә апаның ире – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе профессоры, педагог, мөгаллим Сәгыйть абый Хәбибуллин белән дә күптәнге танышлар. Ул халкыбызның музыка сәнгатен үстерүгә күп көч куйган шәхес. Мөнирә апаның улы Марат белән «Ватаным Татарстан» газетасында озак еллар бергә эшләдек. Ул анда дизайнер-верстальщик буларак газетаны макетка салу, бизәүгә, матурлап вакытында чыгаруга күп көч куйды. Маратның энесе Ренат танылган музыкант, педагог.
Мөнирә апаның әтисе Мөнир абый Мазунов шигыренә язылган «Әниемнең җылы кочагы» җырын кемнәр генә белми икән. Бу җырның көен композитор Әнвәр Бакиров язган. Ул моннан илле, алтмыш еллар элек тә бик популяр иде. Хәтерлим әле, туган авылым Чапшардан әнинең туган авылы Нормабашка кунакка бардык. Шул чагында яшь балаларын калдырып бер апа (Гайшә исемле иде бугай) вафат булды. Анда шушы җырны җырладылар. Хәзер дә бу җырны ишетсәм, күзләрем яшьләнә.
Мөнирә апаның әнисе Минҗамал апа Мазунова да шулай ук музыкант, педагог, мөгаллим буларак бик зур хөрмәт казана. Мөнирә апа үзе дә музыка училищесында укыткан. Әйе, аның ярдәме белән күпме яңа әсәрләр, яңа талантлар туган. Кызганыч, үткән елның апрель аенда ул бакыйлыкка күчте. Татар җыр сәнгатендә Мөнирә апаның өлеше зур һәм ул шул биеклектә гомеренең ахырына кадәр калды.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии