«Татарстанда калабыз!»

«Татарстанда калабыз!»

Казан федераль университетында нинди вәкилләре генә укымый: казах, әзербайҗан, үзбәк, кытайлар да бар монда. Дөньяның инглиз телле илләреннән килеп, белем эстәүчеләрне дә очратырга була, кара тәнлеләр дә юк түгел. Быел хәтта университетның биология-туфрак факультетына Африканың Зимбабве иленнән дә бер кыз кабул ителгән. Җир шарының төрле почмагыннан җыелган студентлар барыбыз да, бер кебек, дус-тату яшибез.

Мин укыган һәм социология факультетының халыкара кафедрасына быел Кытайдан килгән 4 кабул ителгән. билеты тапшырылган көнне игътибар иттем аларга. Деканыбыз Васил Заһит улы Гарифуллин, тел сындырырлык исемнәрен әйтеп, кулларын кысып котлаганнан соң, экзотик ил вәкилләренең саф телендә рәхмәт әйтүе кызыксынуымны тагын да арттырды. Мөмкинлек чыгуга, алар белән әңгәмә корырга, үземне кызыксындырган сорауларга җавап алырга ашыктым.

…Яңа танышларым татар булып чыкты. Беренче ишеткәндә һич кенә дә истә калмый торган исемнәрнең татарчасы бар икән ләбаса: Фидат, Алмаз, Надирә, Райдә. Әби-бабалары кайчандыр Кытайга килеп төпләнеп калган егет-кызлар бүген дә татар телен, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап яшиләр. Казанга җәй көне үк килеп, университетта әзерлек курсларына йөргәннәр, рус телен өйрәнгәннәр. Шулай да, әле русча бик начар беләләр, үзләре әйтүенчә, русча алып барылган дәресләрне дә авыр үзләштерәләр.

Фидат һәм Надирә Урумчидан килгән. Алардан калалары турында сөйләүләрен үтендем. Ялындырып тормадылар: бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, туган шәһәрләре турында белгәннәре белән уртаклаштылар. турында сөйләгәндә, күзләре ут яна – ни дисәң дә, туган яклары бит! Фидат туган ягы турында йотлыгып сөйли:

– Урумчи Кытайның төньяк-көнбатышында, Тянь-Шань тавының төньяк сөзәклегендә урнашкан. Синьцзян – Уйгур автономияле районыныңбашкаласы. Биредә Кытайдагы иң зур җил энергиясе үзәге бар. Шәһәр аша Алма-Ата–Пекин тимер юлы үтә. Кайчандыр кечерәк кенә уйгур бистәсе булган Урумчи хәзер чын мәгънәсендә әйдәп баручы мегаполиска әйләнде. Бүген шәһәребездә 2 миллионнан артык кеше яши. Кытай һәм уйгур телләре төп аралашу теле булып санала. Шәһәр халкы шулай ук казах, инглиз, калмыкча да сөйләшә. Иң киң таралганнары – рус һәм инглиз телләре.

Җанлы әңгәмәбезне Кытай белән Казанны чагыштырып дәвам иттек.

– Килгәч, иң элек биредәге бәяләргә ияләшә алмый тилмердек. Казанда бар да бик кыйбат, – ди Надирә. – Менә, мәсәлән, бу дәфтәр (98 битле дәфтәрне кулына ала) биредә – 35-40 сум, ә Кытайда ул 4-5 сум гына тора.

Ә сездә хезмәт хаклары ничек? – дип мөрәҗәгать итәм Фидатка.

– Иң күп алучылар – табиблар һәм укытучылар. Аларның иң түбән хезмәт хаклары – 10 мең сум. Ә университет профессорлары аена 40 меңнән артык ала. Бирегә килгәч, әлеге ияләренең бөтенләй дә бәяләнмәвен белеп, бик аптырадык.

Бездә «әйбер Кытайныкы икән, димәк, сыйфатсыз» дигән фикер бар. Шулай булса да, халык базар-кибеттә Кытайдан китерелгән арзанлырак товар эзләп йөри…

– Кытайда эшләнгән барлык товарны да сыйфатсызга чыгару – зур хата. Хәйләкәр эшмәкәрләрегез бездәге арзанлы, сыйфаты бик үк әйбәт булмаган товарны биредә 2-3 тапкыр арттырып сата. Сез уйлап тормыйча тизрәк арзанлырак булганына барып ябышасыз. Ә без һәр киемне җентекләп тикшереп, җепләр сыйфатына, тукыма тыгызлыгына карап алабыз.

Кытай Казан артында гына түгел, сагынган саен кайтып йөреп булмый. Сагынуга ничек түзәсез?

– Баштарак бик сагындык, барысын да ташлап, кайтып китәсе килгән чаклар да булды. Хәзер ияләштек. Аннары телефон, интернет бар бит. Әти-әниләребез, туганнарыбыз белән даими сөйләшеп торабыз. Биредә яңа дуслар таптык. Рәхмәт аларга, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр.

Кытай кебек зур дәүләттә татарлыкны саклау кыенмы?

Кытайда барлыгы 5 меңнән артык татар яши. Безнең Урумчида Кытайдагы иң зур мәчет урнашкан. Барыбыз да ислам динен тотабыз, ислам кануннары буенча яшибез. 3 катлы мәчеттә Гает көннәрендә алма төшәрлек тә урын булмый, халык ташкыны урамга кадәр сузыла. Гадәти көннәрдә дә мәчетнең буш торганы юк. Татар конгрессы, «Татар» җәмгыяте эшләп килә. Милләттәшләр белән аралашып яшибез. Бәйрәмнәрне татар рестораннарында уздырабыз. Бәйрәм дигәннән, иң зур тантана – бәйрәме. Аны бөтен туганнар бергә җыелып каршылыйбыз.

– Әнием чын татарча итеп бәлеш-өчпочмак пешерә, – дип, сүзгә кушыла Надирә. – Минем дә өйрәнергә теләгем зур.

Ә ни өчен нәкъ менә Татарстанны, Казанны сайладыгыз?

– милләтебезнең чишмә башы, Казан – аның үзәге. Татар телен тагын да яхшырак үзләштерергә телибез. Тамырларыбыз да шуннан бит. Биредә татарлыкны саклау өчен мөмкинлекләр зуррак. Камал театрында булган бер генә тамашаны да калдырмаска тырышабыз, хәләл ризыклар гына ашыйбыз.

Укып бетергәч, кире Кытайга кайтып китәчәксезме?

– Татарстанда калабыз! – дип икесе бертавыштан җавап бирә танышларым. – Әти-әниебез дә монда күченергә тели. Әби-бабаларыбыз туган төбәгендә, милләттәшләребез арасында төпләнеп калырга иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

КФУның 1 курс студенты.

Комментарии