- 20.09.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
«Яңа гасыр» телевидениесенең «Татарстан хәбәрләре» хәбәрчесе, «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын алып барган Финзия Газизованы югалткан идегезме? Ул хәзер Австралиядә яши. Бер ел элек Австралия татарына кияүгә чыгып, шунда күченеп китте…
– Финзия, күченү тарихыңны сөйләп китсәң иде?
– Ирем 20 елга якын Австралиядә яши, тамырлары Кукмара белән Балтач якларына барып тоташа. Аның белән 4 ел элек Казанда дуслар таныштырган иде. 3 ел очрашып йөрдек, төрле сәбәпләр белән күченеп китәргә мөмкинлек булмады. Әле дә түзде инде. Ул берәр илгә командировкага барса, мин дә шунда бара идем, Кытайга бардым, мәсәлән. Ике-өч тапкыр үзе дә кайтты. Телефоннан аралашып тордык. Китәргә җыенып беткәч кенә әти үлеп китте. Әнине ялгыз калдырасы килмәде. Икенче юлы барам дип җыенгач, виза бирмәделәр. Аннары башка төрле виза ясаттык, «килен визасы» дип атала ул. Менә шул виза белән килдем, килгәнемә бер ел була. Австралия дигән ил барлыгын белсәм дә, анда китәрмен дип хыялланмадым да. Сәяхәт итәргә ярата идем – Италия, Испаниягә барасым килде, ләкин Австралия хыялыма да килмәгән иде. Мәктәптә укыганнан гына көнгерәләр иле дип белә идем аны. Ләкин анда яшәү дигән хыялым исемдә дә булмады. Гел Татарстанда гына яшәрмен, дип күзаллый идем.
– Баргач та, нинди сәерлекләр күзеңә чалынды?
– Күз күрмәгән, ияләшмәгән әйберләр күп булды. Урамга чыкканда гел крем сөртергә кирәк – тиз янасың. Җәй көне эсселек +47гә кадәр булды. Монда урамнарда җәяү йөрүчеләр бик сирәк. Хәтта 80-90 яшьлек әби-бабайларың бөтенесе машина йөртә. Миңа шул сәер тоелган иде: әбиләрең таяк белән чыга да, машинасын кабызып китеп бара. Кибеткә барганда очраган кешеләр исәнләшә, хәл сораша башлыйлар. Мин башта аптырап калдым. «Алар бит мине белми дә, ник сорыйлар икән?» – дип. Аннары ияләндем – алар шундый шат күңелле, сине беләме, юкмы, сәлам бирәләр. Ризыкларга килгәндә, алары бик ачы, шуңа килгәч тә, ияләшү авыр булды. Шундый сәер тоелган иде: килеп ике көн торгач та, бер юбилейга чакырдылар безне. Анда ханымнар аерым, ирләр аерым утыра. Шунда өстәлгә пылаулар, ризыклар чыгарганнар, шуны ашадылар да, бер заман җыеп алдылар. Өстәл буп-буш калды. Өстәлгә көнбагышлар чыгардылар һәм бөтен кеше алдына кәгазь куеп, көнбагыш чиертә башладылар. Минем өчен бу сәер тоелды. Аннары төшендем, аларның бу шундый ияләнгән гадәте. Аннан соң чәй, карбыз чыкты. Тагын бер сәерлек – без килгәндә монда сентябрь ае иде, ул – яз санала. Иртәнге дүрттә-биштә урамда йоклаган кебек хис итәсең үзеңне. Гөр-гөр-гөр киләләр, мин башта аны күгәрченнәр дип уйлаган идем. Ул күгәрчен түгел икән. Монда бит адым саен эвкалипт агачлары. Шул агачларга утырып, төрле-төрле попугайлар иртәдән сайрый башлыйлар. Эвкалипт агачлары турында аерым әйтәсем килә – аларга бик сокланган идем. Мондагы һәр йорт каршында бар алар, 3-4 метр саен утырталар. Алардан килгән ис! Шундый тынычландыра ул. Эвкалипт Австралиянең символы санала, шуңа күрә хәтта корыган булса да, хәтта өең каршында торган булса да, аны үз белдеклелегең белән кисәргә ярамый, башта хөкүмәттән рөхсәт сорау мәҗбүри. Чисталыкка игътибар иттем – урамнан барасың, бернинди кәгазь, чүп күрмисең. Яшеллек, чәчәкләр… Үзеңне башка дөньяда кебек хис итәсең. Машина йөрткәндә дә бернинди кычкыртучы, акыручы, бездәге кебек кистереп китүче юк. Юлда йөрү тәртипләре бөтенләй башка монда – тыныч. Тагын бер кызык: кибетләр янына зур савытлар куялар, кими торган киемнәрен кешеләр шунда алып сала. Соңыннан аны махсус кибетләрдә саталар. Аз керемле кешеләр шуннан киенә. Аннан соң, юл кырыйларына кеше үзе кулланмый торган телевизор, шкафлар, күн диваннарны чыгарып куя ала. Шәһәрнең бер хезмәте аларны атнаның бер көнендә җыеп йөри. Әйткәннәре бар, хәтта шул чыгарып куйган әйберләр арасында айфон да бар, дип. Халыкның хәллелеген күрсәтә инде бу.
– Австралиядә яшәүчеләр безнең халыктан кай ягы белән аерыла?
– Монда төрле милләтләр яши. 200 илдән эмигрантлар бар, диләр. Австралияне эмигрантлар иле дип тә атыйлар. Монда төрле милләт вәкилләре, төрле тәнле кешеләр яши. Мөселманнар шактый, ләкин Казанда мөселманнар бер берсе белән «Әссәләмәгаләйкем», – дип, исәнләшеп йөрсә, монда алай түгел, сәлам бирешмиләр, узып китәләр. Икенче төрле мәсхәбтер бәлки. Мин үзем бер ике тапкыр юлда исәнләшеп караган идем, җавап булмады. Австралиядә яшәгән инглизләр исә, киресенчә, бик ачык, көләч йөзле. Әйтәм бит, танымасалар да, исәнләшәләр, хәл сорашалар. Мине таң калдырганнар иде шуның белән. Киемнәргә исләре китми аларның. Ел буе аякларына сланцы киеп йөриләр мәсәлән. Хәтта кибеткә пижамадан йөриләр. Август уртасы – кыш санала аларда, кемнеңдер аягында калын итек, кемнәрдер сланцыда. Ләкин алар чыныкканнар, кыш булса да, инглизләр безнең кебек калын киенеп йөрмиләр. Мин туңам мәсәлән, җил диңгездән исә, шуңа миңа суык. Ә алар үзләре футболкадан йөри. Австралиянең үзенең җирле халкы да бар бит әле. Аборигеннар диләр. Алар башка төрлерәк тоелды миңа. Сәүдә үзәкләрендә дә ялан аяк йөриләр, киемнәре дә алай ис китмәле түгел, алама гына киенгәннәр. Аларга хөкүмәт булыша. Өйләргә кадәр бирә икән, шул өйләрне калдырып, алар үзләре урамга яшәргә чыгып китәләр.
– Австралиядә медицина көчлеме?
– Бер танышым ике-өч урыннан аягын сындырган иде. Аңа операция ясадылар, тик больницада озак яткырмадылар – тиз чыгаралар. Ләкин өеңә бер караучы билгеләп куя больница. Ул сине юындыра, карый – терелгәнче шулай. Барысы да бушлай, танышым бик канәгать. Теш яматырга туры килде – теш ямату бик кыйммәт. Ике тапкыр бардым, ул безнең акча белән карасаң, 25 мең сумга чыкты. Русиягә кайткач авыздагы бөтен тешләрне яматып килдем – бездә арзан бит. Монда табиблар балаларга дару бирү яклы түгел. Менә балам суык тиеп авырды, температурасы 38 булса да, дару бирмиләр. Антибиотикны бөтенләй сирәк бирәләр балаларга. Йөткергәндә дә сөт кайнатып эчәргә диләр, әйтик. Халык сәламәтлеген саклау темасына килгәндә, монда тәмәке тартучылар өчен иң кырыс законнар. Тәмәкенең бер кабы безнең акча белән 2 мең сум тора. Австралиядә бездәге кебек гел көйрәтеп йөрүчеләр юк диярлек.
– Анда тормыш дәрәҗәсе нинди соң, халык бай яшиме? Бай дигәндә, бездә машинаң, фатирың булса, бай саналасың, мәсәлән…
– Халык яхшы яши. Бездәге кебек бомжларны бер-ике тапкыр гына күрдем, алары да теләнеп утырмый, йортсыз калып урамда йоклаучылар. Хөкүмәт тә нык булыша. Эшсезләр саны 5 процент кына. Ә эш тапмагансың икән, хөкүмәт сиңа компенсация түли. Күп балалы гаиләләргә, үз нормалары буенча керемнәре булмаганнарга да, дәүләт шактый акча түли. Бер генә мисал, бер танышым күп балалы, йортны арендалап тора. Аңа арендасын дәүләт түли. Андый нәрсә бездә юк бит. Авыр хәлдә калганнарга хөкүмәт нык булыша. Ә бай булуыңны күрсәтүче әйбер монда өең булу. Әлхәмдүлиллаһ безнең өебез бар. Машинаң булу байлык билгесе саналмый, әйткәнемчә, монда 90 яшьлекләр дә машина йөртә. Тотылган машиналарны 100 мең сумга да алып була. Ә менә өйләр, җирләр бик кыйммәт. 15-20 миллион сум. Хезмәт хакларына килгәндә, иң зур хезмәт хакы алучылар электрик, инженер, укытучылар, юристлар, табиблар, полиция, программистлар, сантехниклар санала. Бездә мәсәлән сантехник кара хезмәт булып санала. Ә монда аларга караш башка. Еллык керемнәре 100-150 мең австралия доллары. Кафеларда эшләүчеләрнең исә хезмәт хакы аз. Чагыштырмача аз. Бер сәгате – мең сум.
– Ә кибетләрдә бәяләр кыйммәтме?
– Кыйммәт дип әйтмәс идем. Үзләрендә үскән яшелчәләр бик арзан. Хәзер мәсәлән әфлисун-мандариннар сезоны. Аның килосы 35-50 сум. Манго да, сезоны вакытында шулай арзан. Базарлар бар монда. Якшәмбе көнне була алар, без шунда барырга тырышабыз, анда да бик арзан һәм сатулашырга була. Австралиядә халык күбрәк яшелчә ашый – күз күрмәгән яфраклар, хәтта кибеттә чөгендер һәм кишер яфраклары да сатыла, алардан салатлар ясыйлар. Кызыл чөгендернең сабагын без бит ташлыйбыз, ә монда аларны саталар. Сельдерей бик популяр.
– Финзия, ә үз бакчагыз бармы, ниләр үстерәсез?
– Бакчабыз бар, әфлисун, лимон, гранат, ежевика, кура җиләге һәм Голден алмасы үсә. Ә болай без җиләк-җимешләрне җыярга плантациягә барабыз. Инҗир җыйдык, зур зур тартмалар белән барып. Безнең акча белән карасаң, 250 сум түләп керәсең дә, күпме телисең шуның кадәр җыясың. Мангоны да шулай җыеп була.
– Австралияне көнгерәләр иле диләр. Чынлап та, көнгерәләрне һәр почмакта күреп буламы?
– Юк, һәр почмакта түгел, без Аделаида шәһәре үзәгеннән 7 чакрым ераклыкта яшибез, бу бистә кебек урын, күп фатирлы йортлар юк, алар шәһәр үзәгендә генә. Халык шәхси йортлар белән яши. Ләкин шуңа да карамастан, кешеләр яши торган урында көнгерәләр юк. Әмма плантацияләр якларына барганда, ерак юлга чыкканда махсус плакатлар эленеп тора – көнгерә рәсемнәре төшкән. Берсендә шулай инҗир җыярга баргач, агач арасыннан чыкты, шундый зур иде. Машинада идек без, шундый тиз йөгерә. Андый очраклар күп икән: сизми дә калып, шоферлар көнгерәләрне бәрдерәләр. Шуңа юлларга билгеләр куялар, тизлек зур булырга тиеш түгел. Паркларда менә күп алар. Көнгерә генә түгел, паркта страусларны да күрергә мөмкин. Үзеңне джунглидагы кебек хис итәсең. Көнгерәләр Австралиядә бик күп, 69 төре очрый. Ярты килолыдан алып 90 килога җиткәненә кадәр бар.
– Финзия, ә Австралиядә яшәү өчен нинди тел белергә кирәк? Сиңа авыр булмадымы?
– Монда инглиз телен белергә кирәк. Мин менә бер ел өйрәндем. Кинолар, мультфильмнар карыйм, шулай итеп өйрәнәм. Тик инглиз теле Америкадагы кебек түгел, күп сүзләрне кыскартып сөйләшәләр. Тел өйрәнү авыр түгел дә ул, ә менә күченеп китүе авыр. Күп документлар артыннан йөрергә, ни өчен киткәнеңне – сәбәпләреңне күрсәтергә кирәк. Бик мәшәкатьле һәм озын эш.
– Бездә чебен-черки генә бар, ә анда беләк буе кортлар да бар, диләр. Еланнар… Алары канализация аша кешенең бәдрәфенә дә чыга икән дип язалар интернетта. Мондый хәшәрәтләр белән янәшә яшәү кыенлык тудырмыймы?
– Бөҗәкләр күп монда, тик тимәгәне тими. Чебен-черкиләр Русиядәгедән зуррак. Еланнар бар дип әйтәләр. Тик алар кеше яши торган җирләрдә түгел, паркларда, диңгез буйларында була. Бөҗәкләр миңа комачауламый, ләкин үрмәкүчләр белән бик сак булырга кирәк – алар монда бик күп төрле, кешене тешли торган төрләре дә бар. Килү белән кисәтеп, күрсәттеләр рәсемнәрен, берсе мәсәлән, баш бармак зурлыгында, кара төстә, аркасында кызыл таплары бар…
– Австралия бик чиста дигән идең, анда чүп җыюның аерым бер системага кергән тәртибе дә бар бугай бит әле?
– Әйе, мин монда яшәргә килгәч, ул тәртипләрне ирем өйрәтте. Монда төрле контейнерлар бар, чүпләрне өч төргә бүләләр. Пластик савытлар, йогурт стаканнарын, консерва банкаларын чайкап, ишек алдындагы сары контейнерга ташлыйбыз. Полиэтилен, кәгазь, катыргы, пыяланы да шунда. Азык-төлек калдыкларын яки икенче мәртәбә эшкәртеп булмый торган чүпләрне кызыл капкачлы контейнерга салабыз. Яшел капкачлысы бар, анысына яфрак, агач атыла. Чүп контейнерларын атнага бер тапкыр сишәмбе алып китәләр. Чүп савытларыннан җыелган 70 процент әйберне эшкәртеп яңадан файдаланалар монда. Эссе булгач, халык суны күп эчә бит. Әйтик су шешәләрендә дә язылган – шешәсен тапшырсаң, бәясе – 10 цент дип. Кешеләр ул шешәләрне җыеп бара да, махсус урында тапшырып, акча да эшли хәтта.
– Матур булса да торган җир, сагындырамы туган җир?
– Татарстанны бик сагынабыз, чөнки минем ирем дә бик милләтпәрвәр, милли җанлы кеше. Ләкин якын арада моннан күченеп кайтырга теләгебез юк. Бәлки, киләчәктә кайтырбыз да. Миңа монда журналист буларак кызыклы, өйрәнәсе, күрәсе килгән әйберләр күп. Австралиягә киткәннән 9 ай узгач, Татарстанга кайтып килдем. Киләсе елда да кайтырга исәплим, Аллаһ насыйп итсен. Ә туганнар белән скайптан, ватсаптан сөйләшеп торабыз. Шулай булгач, түзә алмаслык сагыну юк әлегә…
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА
Финзия ГАЗИЗОВА: «Австралиядә яшәрмен дип уйламаган идем»,

Комментарии