- 21.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Казанда «Кабан күле хәзинәсе» фильмы төшерелә башлады. Авторлар, аның Татарстанны, Казанны танытырга ярдәм итәчәгенә ышандыра. Ул Кабан күле төбендә ятучы хәзинә турындагы риваятькә нигезләнгән, диләр. Бездә фильм төшерерлек риваятьләр бик күп дип, фильм авторларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган икән. «Азатлык» радиосының Казан бюросында журналистлар белән булган очрашуда фильмның идея авторы, продюсеры Андрей Николаев шулай дип белдерде
Аның әнисе – татар, Казан кызы. Әнисенең туган шәһәре турында кино төшерү Андрей Николаевның күптәнге хыялы булган. Фильмның сюжеты Андрейның гаилә тарихына охшаган. «Минем әти Казанныкы түгел. Ул да моннан күп еллар элек, Казанга килеп, татар кызын очрата. Һәм бүгенге көнгә кадәр алар дус, тату гаилә булып яши. Фильмда да чибәр, уңган урыс егете Казанга килә һәм монда татар кызы белән таныша», – дип сөйләде продюсер.
Фильм идеясе интернет сәхифәләрдә һәм җәмәгатьчелектә шактый бәхәсләр куптарды. Янәсе, фильм катнаш никахларны пропагандалый. Ә моны бер генә милләт, хәтта урыслар үзләре дә теләми. Әлеге дәгъваларга җавап итеп, Андрей үзе, катнаш никахтан туган баланың, киресенчә, ике халыкларның да гореф-гадәтләрен саклаучы, үстерүче продукт булуын аңлатырга тырышты. «Еллар узгач, Казанның әнием аркасында миңа тагын да якыная баруын тойдым. Хәзер, миңа урыс дисәләр дә, татар дип дәшсәләр дә, борылып карыйм», – диде ул. Андрейның әлеге идеясен сценарийга әверелдерүче авторлар Казан менталитетын аңлау өчен, башкалабызда 1 ай яшәгән. Әмма алар Казан кешеләре түгел.
СЕРЛЕ ЭЧТӘЛЕК
Хәер, фильмның эчтәлеге бик яшерен сер, диделәр аны төшерүчеләр. Әлегә исеме һәм баш рольләрне кемнәр башкарачагы гына билгеле. Мәскәүдән Казанга килеп, татар кызына гашыйк булучы мәҗнүн урыс егетен Русия данын «Евровидение» бәйгесендә яклаган Алексей Воробьев уйнаячак. «Азатлык» радиосына ул да килгән иде. Кызлар, әлбәттә, аның шәхси тормышы, АКШка китү ихтималы, нинди кызларны яратуы турында белешеп калырга ашыкты. Ә мине фильм кызыксындыра иде. Әйтик, Президент Рөстәм Миңнехановка фильм авторлары тарафыннан рәхмәтләр әйтерлек булгач, ул бу эшне хуплаган булып чыга. Мин шунда: «Ичмасам, Президент сценарий белән таныштымы соң?» – дип сорап куйдым. «Государственная тайна», – дип җаваплады Андрей. Шулай ук, фильмның бюджеты да мәгълүм түгел. Аны финанслаучыларның исемлеге бәян ителә, алар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.
УРЫС КЫЯФӘТЛЕ ҺӘМ ЧИБӘР
Ә менә баш рольгә ни өчен Алексей Воробьев сайланды, дигән сорауга Андрей бик анык җавап бирде. «Ул бик чибәр. Чын урыс кыяфәтле», – диде ул. Дөрес, әлеге матбугат конференциясен оештыручылар яшьләрнең кумиры Воробьевка татар түбәтәе кидертеп куйгач, аның күкрәгендәге зур тәресен исәпкә алмаганда, урыслыгы калмады да… Үзе дә ул, бик тырышып булса да, аз-маз татарча сөйләп карады. «Минем исемем – Алексей Воробьев, – дип башлап җибәрде ул сүзен. – Казан миңа бик ошый. Татар кызлары дөньяда иң чибәрләре», – дип, татарча аңлаган кызларның һушын алды бугай. Соңгы сүзне ишеткән татар кызлары, татарча аңламаган коллегаларын бәхетсезләр, дип җәлләмәде микән әле?..
«Кабан күле хәзинәсе»ндә төшәргә дигән тәкъдимгә шунда ук ризалашкан ул. Татар сүзләрен, җырларын өйрәнү бурычы аны бер дә куркытмаган. МХАТта Алексей Воробьев татар егете Ринал Мөхәммәтов (аның турында без дә яздык «БГ», 24 август, 2011) белән бер төркемдә укыган. Һәм беренче курста имтиханда Ринал ярдәмендә «Кара күзләрем» этюды белән татарча җырлаганнар. «МХАТ тарихында гитара белән башкарыла торган татар җыры яңгыраганы булмагандыр әле. Татар музыкасы белән мин актерлык карьерамны башлап җибәргәндә үк таныша башладым», – диде Алексей. Бу җырны һаман да онытмый икән әле. Шуны көйләп раслап та күрсәтте.]
Әлеге очрашуда һәркем татарлыгын, татарга якын торуын исбатларга тырышты. Алексей үзе татарча да җырлап бирсә, ә аның продюсеры Екатерина Гечмен-Вальдек «Мин чынлыкта Урманчеева. Соңгы 18 ел гына Гечмен-Вальдекка салышып йөрим. Күңелем белән мин Урманчеева, һәм шуңа күрә бүген монда килдем», – дип үзенең ярымтатар булуын исенә төшерде.
ҖИҢҮЕ БУЛМАСА ДА, ШАВЫ БУЛДЫ
Алексей «Евровидение»дә катнашуы, анда әллә ни югары урынга ия булмыйча, ахырдан бар экранга сүгенүе белән дә сары матбугат герое булып алды. Шул хакта сорагач, сез дә ишеттегезмени, дип уңайсызланып та куйды бугай. Анда микрофоннарны абайламый калган идем шул, диде ул.
«Тамашачылар тавышы буенча минем җырым бәйгедә 7нче урында иде, ә нәтиҗә – 16 урын. Пугачева «Евровидение»дә 15нче урын алды, Киркоров 17нче. Ә мин нәкъ алар уртасындагы урында калдым, – диде ул елмаеп.
«Евровидение»дә татар җырының җиңү мөмкинлеге бармы, дип тә сорап куйды кызларның берсе. «Әйтүе кыен, күпчелек очракта анда вокалга, җырга карамыйлар. Кызганыч, ул ниндидер сәяси бәйгегә әйләнеп бетте. Менә Кабан күлендә яткан хәзинәләрне тартып чыгара алсагыз, Казан алдагы 10 елда «Евровидение»не үзендә үткәрәчәк һәм җиңүчесе дә була алыр иде», – дип шаярды Алексей Воробьев. «Фильмны төшергәндә, юл уңаенда хәзинәне дә эзләячәксез, димәк», – дип, мин дә өстәп куйдым…
Алексей үзе Америка Кушма штатларына китәргә җыена. Ә монда ул, шул ерак сәфәре алдыннан, кыска вакытка гына тукталган. Аның фильмда татарча җырлаячагы да мәгълүм булды.
ЯРАТА, ЯРАТМЫЙ…
Киноның эчтәлеге кыскача болай аңлатыла: Мәскәү егете Андрей (бу рольне Алексей Воробьев уйный) Казан кызы Гөлнарага (телевидение алып баручысы Эльвира Ибраһимова) гашыйк була. Ләкин алар арасына Рөстәм исемле егет (Байбулат Батулла) кысыла. Соңгыларының бурычы, үзләрен күрүгә, аларның татар икәнлекләре сизелеп торырга тиеш икән.
Продюсер Андрей Николаев сүзләре белән атасак, «типичный урыс» (Алексей Воробьев) «типичная татарка»ны (Эльвира Ибраһимова) үзенә карата алырмы, ә «типичный татарин» (Байбулат) авызын күтәреп калмасмы?.. Моны без Универсиада алдыннан гына белә алачакбыз. Фильм шул вакытка өлгертеләчәк, дип ышандыралар.
БЕЗНЕКЕЛӘР ЭШЛИ АЛМЫЙ
Форумдагы бәхәсләргә килсәк, тагын бер фикер калдыручының сүзләрен җиткерәсем килә. «Азатлык» интернет сәхифәсендә үзен «Казан мөхбире» дип таныткан берәү, Андрей Николаевның кайчандыр «Вечерняя Казань» газетасында эшләгәнен, хәтта урыс матбугатында татарга каршы язмалары да күренгәләгәнен, аннан Мәскәүгә китеп баруын, әмма анда да зур эшләр майтара алмавын ирештерә. Бу сүзләрнең хакмы-юкмы, икәнен исбатлый алмыйм. Никтер минем хәтеремдә калмаган бу кеше. Беренче ишетүем һәм күрүем. Әмма Андрей Николаевның амбицияләре зурдан. Ул фильмның дәвамы турында да уйлый башлаган инде. Әле дини темаларга да фильм төшерергә ниятли икән. Ә безнең халык кунакчыл бит ул, читтән килгәннең кемлеген, сәләтен тикшереп тормый, аны зурлап каршы ала, аңа бар шартларны да тудыра. Гәрчә, үзебездә дә фильмнар төшерерлек кадрларыбыз җитәрлек, тик үзебезнекеләргә акча гына тәтеми. Ул спортчылардан артмый… Шул сәбәпле, быел Казан мөселман фестивалендә читләр төшергән фильмнарны гына карадык.
Бу фильм да, зурдан кубып тотынган, данлыклы «Исә Болгар җилләре» язмышын кабатламаса… Акчасы да юк, «Болгар җилләре» дә булмады бит. Мине, авторларның эчтәлек турында сүз кузгалса, аны сөйләргә ярамый, бу яман ырым, сер, булып калсын, диюләре шундый шикле уйларга этәрде. Юкса, шундый ырымы бар икән, һичьюгы, сценарий фәлән-фәлән комиссия, спонсорлар тарафыннан кабул ителде, расланды, дип кенә булса да әйтерләр иде… Әлегә белмибез ни, нәрсә ул? Әмма мактыйбыз.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Казан ханлыгы хәзинәсен кем тартып чыгарыр?,

Комментарии