- 21.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Казан шәһәре татар ветераннарының «Яшәү яме» милли-мәдәни клубы җитәкчесе Рафаэль Хаҗи улы Сальмушевның хәйриячелек эшчәнлегенә 9нчы ноябрьдә 20 ел тула. Рафаэль абый бу хезмәтен «Шәрык» клубында башлап җибәрә. Бу клубта ветераннарга бушлай ял кичәләре оештыра. 2001нче елның 16нчы мартыннан Г.Тукай исемендәге музей каршында ялгыз ветераннар клубын оештыра. Аны «Мәңге яшисе килә» милли-мәдәни клубы дип атый. Рафаэль Хаҗиевич 10 ел буена бу клубның даими җитәкчесе була.
Башта бу оешмага 100 кеше йөрсә, тора-бара йөрүчеләр саны 200гә җитә. Башкалабызда беренче татар ветераннар клубы була ул. Оешма төрле юнәлештә эш алып бара, озакламый башкалабыздагы иң популяр клубка әйләнә. Анда йөрергә теләүчеләрнең дә исәбе-хисабы булмый. Клубның максаты – ялгыз ветераннар өчен ял, хәйрия кичәләре оештыру (бар да бушлай!).
Шулай матур гына эшләп йөргәндә, 2010нчы елда Рафаэль абыйга кискен инфаркт була (өченче тапкыр). Инде моннан соң клубны җитәкли алмам, дип уйлый ул һәм эшчәнлеген туктатып тора. Тик тынгысыз күңел озакка түзә димени?! 10 ел клуб җитәкчесе булып торганда гына да 800дән артык чара оештырган була бит ул! Хәл ителә: 2011нче елның сентябрь ахырында Рафаэль Хаҗиевич ветераннар өчен «Яшәү яме» дип аталган милли-мәдәни клуб ачып җибәрә. Казан ветераннары аны танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановка тиңли. Чынбарлыкта да шулай ул.
Якын дустыбыз һәм җитәкчебез Рафаэль абый! Сез, өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, актив рәвештә иҗат итәргә дә, ялгыз ветераннар клубын җитәкләргә дә өлгерәсез. Бу эшләргә күпме хезмәт кергән! Бу эшләргә күпме түземлек, ихтыяр көче кирәк! Өстәвенә, күп санлы брошюраларда, газета-журналларда дөнья күргән исәбе-хисабы булмаган хикәя, язмалар авторы, радио-телевидение тапшыруларында катнашучы итеп тә беләбез сезне. Хезмәтләрегез өчен хөрмәт итәбез, тырышлыгыгызга сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз, иҗат ялкынында януыгызга куанабыз. Тагын да зуррак иҗат уңышлары телибез. Сәламәт бул!
Казан шәһәре татар ветераннарының «Яшәү яме» милли-мәдәни клубы коллективы

Комментарии