- 21.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Тирләп чыккан уч төпләре, йөрәкнең дөп-дөп тибүе, бүлмә буенча агылган моң – барысы белән дә 15нче октябрь иртәсендә очрашырга туры килде.
15нче октябрь студентларның һәм укытучыларның ял көненә – якшәмбегә туры килсә дә, Казан (Идел буе) федераль университеты коллективы иртәдән үк ТНВ студиясенә җыелды. Җыелуның сәбәбе дә үзенчәлекле: журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбенең татар төркеме студентларына Нәҗип Бәдретдинов җитәкчелегендәге «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруында катнашу мөмкинлеге туды.
Бәйгедә 3нче курс студентлары Фәнүзә Сираҗиева, Илсинә Тимерова һәм кайчандыр университетның шушы ук бүлеген тәмамлаган, хәзерге көндә эстрада йолдызына әйләнгән Алия Исрафилова катнашты. Ә калган студентлар һәм укытучылар җанатарлар ролен үтәделәр.
«Безнең татар студентлары бик уңган: журналистика өлкәсендә генә түгел, җыр-биюгә дә бик оста. «Җырлыйк әле» тапшыруы – безнең өчен бәйрәм. Татар кафедрасының оешуына 55 ел тулачак, шуңа күрә безнең өчен бу – икеләтә бәйрәм», – дип белдерде татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васил Заһит улы Гарифуллин.
Бәйгедә катнашучылар үзләренең җыр-моңга оста булуларын гына түгел, ә онытылып барган татар халык көйләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен дә күрсәтүгә ирештеләр. 50 балл исәбе белән Фәнүзә Сираҗиева җиңү яулады. Ул диплом белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да үзләрен бары уңай яктан күрсәтеп, яхшы нәтиҗәгә ия булдылар. Монда исә җанатарларның да роле аз түгел, чөнки алар бердәм булып, һәр чыгыш һәм җавапны алкышлар белән бизәделәр, шуңа да эфирга төшү вакыты тиз арада үтеп тә китте.
Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата, диләр татар халкында. Ә безнекеләр, чыннан да, моңа ирештеләр. Меңәрләгән телевизор караучыларныкын да кузгата алырлар, мөгаен.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
КФУның 1нче курс студенты

Комментарии