Авылдашым, классташым Нәзирә

Авылдашым, классташым Нәзирә

Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач ук классташларның күбесе төрле якларга таралышты. Алар арасында Казандагы уку йортларына керергә теләүчеләр дә бар иде. Ләкин әлеге белем учакларының ишекләре күпләр өчен бикле булып чыкты шул. Аптыраганнан кайбер авылдашлар эшче һөнәренә укырга училищега керде. Чөнки анда өч тапкыр ашаталар, яшәргә урын бирәләр иде.
Алай дисәң, әнә Камил Хаҗиев, Рәшит абыйлар институтлар тәмамлады. Авылда алар авторитетлы кешеләр. Рәшит абый герләр күтәрә, безнең яктан аларның ишек аллары күренә, без малайлар аптырап аны күзәтәбез. Сабан туенда Рәшит абыйның көрәшкәнен горурланып карыйбыз. Авылга берәр зуррак гәүдәле кеше килсә: «Дәү кеше, Камил кадәр бар!» – диләр. 
Хисамов Фәләхетдин абый финанс-экономика институтында укый, беркайчан да күңелен төшереп йөргәнен күрмәссең, һәрвакыт көр күңелле. Садриев Камил абый да әкрен генә укый да укый, бик күренеп йөрми. Укыйм дигән кешегә мөмкинлекләр бар бит.
Ә менә без калада укыйм дип хыялланып, күктән йолдыз чүпләп йөргәндә, классташым Нәзирә Казанга килеп тегүчелеккә укып кайтты.
Нәзирә укыганда ук актив җәмәгать эшлеклесе, коеп куйган актриса иде, яхшы укыды, теләсә нинди югары уку йортына керә алган булыр иде. Аннан коеп куйган педагог чыгачак, тора-бара зур үрләр дә яулаган булыр иде.
Нәзирә артыннан диярлек без дә, Казаннан авылга кайттык. Ни генә әйтсәң дә, 15 яшеннән авылдан чыгып киткән бала-чагалар гына идек шул әле. Алда безне армия хезмәте көтә, армия безне сүтеп-җыйды дисәң дә була, без аннан инде чын ир-егетләр булып кайттык. 1973-1976нчы елларда безнең чор яшьләре ничектер җыелышып алдык шикелле. Шуннан соң, әкренләп таралып беттек. Күп кенә егетләтеребез армия хезмәтенә алынды, шуннан соң өйләнүләр, кияүгә чыгулар, читкә китүләр китте. Камалов Мансур, Габделхаков Рафис, Ильясов Зөфәр, Шамсетдинов Әдһәм, Ситдыйков Байрон, Гаязов Фәргать, Хәйруллин Фәнис, Хаҗиев Рәфкать, Галимуллин Марсель, Фәләхов Тәбрис, Мөхәммәтҗанов Фәргәпләр һәм башкалар авылга кайтты.
Авыл ямьләнде, тулыланды. Без кая гына барсак та белә идек, дөньяда Чапшар дигән оҗмах кисәге бар, аннан җылылык бөркелеп тора. Анда эләксәң, бөтен бәлаләрдән дә котыласың, аның клубына керсәң, бөтен авырулардан да, күңел төшенкелегеннән дә котыласың. Ул елларда клуб авылның йөрәге, үзәге иде.
Нәзирә Балтачта тире-мех фабрикасында эшләде, кичен эшче кызларның тезелешеп кайтулары үзенә бер хозурлык иде.
Артыннан авылдагы күп кенә егетләр йөрсә дә, берегезгә чыксам, икенчегез үпкәләр дигән кебек Нәзирә кияүгә күрше авылга чыкты. Мине күрәсегез килсә, концертларда катнашам, авылга гел килеп йөрим, дип әйтте кебек ул.
Аның ире Рәшит чыннан да түгәрәк матур йөзле, бик уңган, булдыклы кеше иде, һич уйламаганда иртәрәк китеп кенә барды, бакыйлыкка күчте шул.
Нәзирәнең күп кенә талантлары, сәләтләре әтисеннән күчкән. Аның әтисе Гарәфи абый гармуны белән Казанны да яулап кайткан иде. Тарихтан карасаң, Пугачев Казанны зур гаскәр белән яулап алган, диләр. Ә менә бер гармун белән каланы яулап алучылар сирәк. Минем үземнең дә Гарәфи абыйның чыгышларын караганым бар. Ул гел үзәктә, уртада булды, үзен татар халкының чын талантлы улы итеп күрсәтте. Гаиләләре белән алкышларны күп кабул итеп алдылар. Казанның Киров исемендәге мәдәният сараена без аларның концертларын карарга йөри, авылдашлар белән горурлана идек.
Ә быел Балтач районының Чапшар авылында яшәүче Гаязовлар гаиләсе Казанда үткән «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә гран-при отып, 200 мең сум акчага лаек булды. Мөнирә апа белән Гарәфи абый 8 бала: 4 кыз, 4 ул үстерделәр. Икесе дә мәрхүм инде. Гаилә башлыгы данлыклы тальянчы Гарәфи абый Төркиядә, Мәскәүдә, Казанда узган гармунчыларның фестиваль, конкурсларында чыгышлар ясады, лауреат булды. Аның бакыйлыкка күчкәненә дә 15 ел булды инде. Шуңа карамастан нәсел бер-бөтен. Тиздән Мөнирә апага 90 яшь тула. «Гореф-гадәтләрне саклау безне үткәннәр белән бәйли. Яшәргә көч бирә, бүгенге тормышта сынатмаска ярдәм итә. Без – гап-гади авыл кешеләре. Сабырлыкны югалтмаска кирәк!» – ди ул. Мөнирә апаның улы Шәүкәт тарихчы, авылда зур җәмәгать эшлеклесе. 
Гаязовлар гаилә Сабантуен да уздыра башлаганнар. Төп йортка барлыгы 74тән 95кә кадәр кеше җыела икән. Шуларның 21е – онык, 25е – турун. Әлеге нәсел 405 ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда җырлый-бии белмәгән бер генә кеше дә юк. Гаиләнең үз әләме, гербы бар. Очрашуны зур чатыр корып, үз әләмнәрен элеп, гербларын куеп үткәрәләр. Барысы да үз эмблемалары төшкән баш киемнәрен кия. Ярышларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр әзерлиләр икән.
8 баланың иң олысы, минем классташым Нәзирә дә эне-сеңелләрен әти-әнисенә үстерешергә булышкан, күп көч куйган. Ул хәзер дә әнисенә, туганнарына бик игътибарлы, ярдәмчел.
Киләчәктә дә Нәзирәгә, аның туганнарына, нәселенә исәнлек- саулык, тазалык-байлык, бәхет, озын гомер, иҗат уңышлары теләп калам. Киләчәктә дә туган авылыбыз Чапшарны күтәрүдә, дөньяга танытуда аларга һәрвакыт уңышлар елмайсын иде!
Рәссам, журналист, гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН

Комментарии