Төркиядә татар китабы

Төркиядә татар китабы

Быел 13нче сентябрьдә Төркиянең Анталия шәһәрендә, Каралиолан үзәк паркындагы Мэриянең шәһәр тарихын өйрәнү үзәге китапханәсендә татар әдәбияты бүлеге ачылды. Әлеге бүлеккә китапларны туплау, баету җәһәтеннән, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» активистлары зур тырышлык куйды. Алар Татарстанда яшәүче туганнары, танышларының һәм үзләренең гаиләләрендә сакланучы бик күп китапларны, кызганмыйча, бирегә китерделәр. Анталиядә яшәүче татарларның «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе, музыка белгече, композитор, шагыйрә Гөлназ Җиһангированың әлеге проектны тормышка ашыруда тоткан роле әйтеп бетергесез зур. Әлеге үзәктә, милләттәшләребезне бер йодрыкка туплау максатыннан, татар әдәбияты белән танышу, китап уку гына түгел, төрле очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр уздыру да максат итеп куелды. 
Тантананы әлеге проектны тормышка ашыруда зур тырышлык куйган Анталия Мэры урынбасары, фәннәр докторы Дурмуш Али Арслан ачып җибәрде.
13-15нче сентябрь көннәрендә Анталия шәһәрендә узачак «Йөрек» төрки халыклар фестивалендә катнашу өчен Татарстаннан махсус чакырылган делегацияне җитәкләүче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Фәнис улы Шакировның катнашуы нур өстенә нур булды.
«Татарстан мәдәният җәмгыяте» китапханәсенә конгресс тарафыннан бүләк ителгән «Татар халкының шәхесләре» коллекциясе һәм башка бик күп китаплар Анталиядә яшәүче татарлар һәм башка милләт кешеләре өчен бик зур хәзинә булачак!

Комментарии