Мөнир ни өчен Мунир?

Мөнир ни өчен Мунир?

Эстрада йолдызы Мөнир Рахмаев КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары белән очрашуга килеп китте. Оста биюче, грузин, итальян, инглиз, татар телләрендә җырлаучы яшь студентларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. Әмма татар телен камил белмәве турында алдан ук кисәтеп куйды.

– Ни өчен син үзеңне Мунир дип йөртәсең?

– Исемем Мөнир. Әтием кушкан исем. Әмма Мөнир исеме миңа «женственный» булып тоела. Мунир күбрәк ошый. Гаиләдә дә русча сөйләшәбез. Чөнки без шәһәр кешеләре. Минемчә, яшьләргә татарча сөйләшү «не солидно». Шулай да, мин татарча бик яхшы җырлыйм, татарча китаплар, газеталар укыйм.

– Тәнкыйтьне күтәрәсеңме?

– Аңа артык игътибар бирмим, тиеш әйбер кебек кабул итәм. Аякларың кәкре икән бит синең, дип тә әйтүчеләр булды. Әйтсеннәр, мин үпкәләмим. Минем кебек эстрада җырчылары юк. Татар изюминкасы бөтен җырчыда да бар. Ә халыкка яңалык кирәк. Үземне индивидуаль кеше дип саныйм. Мин үземне яратам, гомумән, һәр кеше үзен әз генә булса да яратырга тиеш.

– Фонограммага еш җырлыйсыңмы?

– Әйе, күбесенчә «фанера»га җырлыйм. Чөнки сикерә-сикерә җырлау «нереально». Бер җырчы да бии-бии җырлый алмый. Тере тавышка җырлаганда артык хәрәкәтләр ясамыйм.

– 10 елдан үзеңне нинди кеше итеп күрәсең?

– Хатын-кызлар өчен җырлаучы «солидный» стильдәге җырчы итеп. Егетләр миннән көнләшә. Җырчы булмасам, бәлки төзү-архитектура эшләре белән шөгыльләнер идем. Сызым эшләрен бик яратам. Алдан бер әйбер турында да әйтә алмыйм. Мин – бер көн белән яшәүче кеше.

– Җырчылар арасында дусларың бармы?

– Әлбәттә, артистлар белән дус мөнәсәбәттә торырга тырышабыз. Ләкин, ничек кенә яхшы аралашсак та, бөтенебез дә бер-беребезгә конкурент.

– Сәхнәдә кем белән җырлавы җиңелрәк?

– Ландыш Нигъмәтҗанова белән рәхәтләнеп җырлыйбыз, биибез. Ә менә Иркә белән эшләве авыррак, холкы шундый чөнки…

Булачак хатының нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Иң беренче чиратта, минем эшемә, фанаткаларыма тыныч карый торган. Күп кызлар артист эшен аңламый. Булачак хатыным мине һәрвакыт аңларга, авыр чакларымда булышырга, тирле күлмәкләремне юарга, мине карарга тиеш. Без, ир-атлар, кечкенә бала кебек бит. Әлегә андый кызны очратмадым.

– Син өеңдә дә җырлыйсыңмы?

– Әйе. Душта да, бәдрәфтә дә…(көлә).

– Туганнарың белән аралашырга вакыт җитәме?

– Вакытым бөтенләй юк диярлек. Атнага бер көн ял итәм. Әле менә сезнең янга килгәндә тиз генә апама дару кертеп чыктым. Бер көндә эшлисе эшләремне блокнотка теркәп куям, планнар төзим. Бер генә эшем башкарылмый калса да, борчыла башлыйм.

– Үзең кайсы җырчы иҗатын яратасың?

– Рус эстрадасыннан Валерий Меладзе иҗатын, сәхнәдә үз-үзен тотышын яратам. Хәтерлим, кечкенә чакта Айдар Галимов концертларына йөри, аның җырларын тыңлый идем. Хәтта аңа охшатып җырларга тырышканым да истә.

– Начар гадәтләрең бармы?

– Бәдрәф утын сүндерергә онытам (көлә). Эчмим-тартмыйм. Физик күнегүләр ярдәмендә гәүдәмне формада тотарга тырышам.

– Нинди композиторлар белән эшлисең?

– Оят булса да әйтим, мин татар композиторларын белмим…

– Тышкы кыяфәтеңдә нәрсә ошап бетми?

– Кечкенәрәк чакта борыным, колакларым зур дип борчыла идем. Ә хәзер бу комплексларым бетте.

– Киләчәктә Мәскәү сәхнәләрен яуларга теләмисеңме?

– Юк. Анда болай гына эләгү мөмкин түгел. Зур шоу-бизнеска йә акча, йә түшәк, йә танышлар аркылы гына эләгеп була.

Чулпан ШӘРИФУЛЛИНА.

Мөнир ни өчен Мунир? , 1.8 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии