«TMTVга – «бишле», биш елы да җимешле»

 «TMTVга – «бишле», биш елы да җимешле»

Апрель татарлар өчен шигърият ае, Тукай ае буларак билгеле. Хәзер, боларга өстәп, җыр-моң ае, дип әйтсәк тә була торгандыр. TMTV телеканалы икенче ел рәттән нәкъ менә апрель аенда «Музыкаль биеклек» дип аталган премиясен өләшә. Ике яшьлек кенә булса да, оештырылу дәрәҗәсе, катнашучылары, масштабы ягыннан ул 17 яшьлек «туганы» – «Татар җыры»ның – үкчәсенә басып килә инде.

Быел TMTV каналына биш яшь тулды. Шул уңайдан биш сәгатьлек концерт булачак, дип ниятләнелгән иде, чынлыкта тамаша җиде сәгатькә сузылды. «Кызыл келәм»гә үк килгән тамашачылар, гомумән, «Пирамида» концертлар залында 9 сәгатен үткәргән булып чыга! Тик зал тамаша ахырынача бушамады. Хәтта 76 яшьлек Мәрфидә исемле апа да беткәнче, ягъни төнге 12гә хәтле утырып, концерттан рухи яктан баеп кайтып китте.

СКЕЛЕТ ТА БИЕДЕ

Сәхнә бәйрәм торты рәвешендә бизәлгән иде. Гадәттә, туган көн иясен бүләккә күмәләр, ә TMTV үзе бүләк өләште. «Музыкаль биеклек» дип аталган, шуңа да очлы пирамида рәвешендә эшләнгән сыннарны 45 номинациядә җиңүче булганнарга бирделәр. «Ел ачышы» номинациясендә Нәргиз Зиннәтуллин белән Регина Тимербулатова исемле башкаручылар җиңү яулады. Күпләр өчен алар чыннан да ачыш иде. Тәнәфестә: «Ни өчен премияне бер белмәгән кешегә бирделәр икән?» – дип аптыраучылар да булды. Андыйларга Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов сүзләре белән җавап бирәсе килә. Узган елгы премия тапшыру тантанасында ул бу уңайдан фикерен белдереп: «Бирсеннәр яшьләргә дә! Әгәр ун-унбиш елдан соң да сәхнәдә калалар икән, димәк, бу премия дөрес бирелгән булып чыга», – дигән иде. Танылу өчен халыкка күренү кирәк бит. TMTV шуны эшли дә: экраннарда клипларын әйләндерә, премияләр биреп сөендерә.

Гомумән, «Пирамида» һәр башкаручыны да җылы кабул итте. Һәр җырчының – үз тыңлаучысы, һәр кешенең үз җырчысы шул. Мөнир Рахмаевны ни генә дип сүкмәделәр! Ә бит аның да үз тыңлаучысы бар. «Пирамида» залының бер канаты, Мөнир сәхнәгә чыккач, урыныннан торып басып рәхәтләнеп биеде әнә. «Ә мин әле яшь – 30 тулмаган», – дип җырлаучы Мөнир сәхнәгә үзе генә түгел, мультфильм геройлары белән бергә чыкты. Хәер, бу тамашада биючеләр һәркемне шаккаттырды. Берьюлы сәхнәгә 14 кеше чыгып та биеделәр, испан кызларын да күрдек, түфли киеп балет биючеләр дә булды. Ә Алсу белән Азат Фазлыевларның чыгышы вакытында биюче скелетны да күрү насыйп булды.

«Татар җыры» реквизитларга ярлы иде, ә монысында сәхнәгә төрле әйберләрне ташып кына тордылар. Менә кеше зурлыгындагы барабаннар алып чыгалар, менә өстәл-урындыклар, диван, тәхет, мотоцикллар. «Әле трактор, комбайн ише техниканың чыкканы юк. Алары киләсе елга булыр инде», – диде алып баручылар. Лилия Хәйруллинаның чыгышы мини-цирк рәвешендә эшләнгән иде: сәхнәдә чып-чын фокуслар күрсәтелде, яулык астыннан күгәрчен барлыкка килде, өстенә яулык каплагач, яңадан юк булды. Җырчы үзе исә берьюлы ун кыршауны әйләндерә-әйләндерә җырлады. Хәзер кешене тавыш белән генә шаккаттырып булмый бит. Тамаша, шоу кирәк. «Музыкаль биеклек» тантанасында анысы мулдан иде.

Тавыш белән шаккаттырып булмый, дисәк тә, чын татарча җыр-моңга сусап килүчеләр дә булгандыр, билгеле. Андыйлар да күңеленә хуш килгән җырчысын ишетә алды. Илдар Әхмәтов, Филүс Каһиров, Халидә Бигичева, Зәйнәб Фәрхетдинованы көчле алкышларга күмделәр. Аларга бернинди биючеләр дә, реквизитлар да кирәкми иде – халык болай да бик җылы кабул итте. Халидә ханым «Күбәләгем»не җырлаганда, аңа бөтен зал кушылды.

Изображение удалено.

БАР ДА БАР

«Иң яхшы баш болгаучы» дигән номинация булдырылса, анда җиңүче итеп, һичшиксез, Мәликә табылыр иде. «Алматаның алмасы» җырын заманча яңгырашта башкарганда башын болгап та карады бит! Алып баручылар: «Алманың кирәген бирде бу! Элек әлеге җырны башкарган әбиләр, Мәликәнең чыгышын күргәннән соң, тәһарәтләрен яңартырга киткәндер», – дип куйдылар. Телевизордан караучылар ничектер, менә «Пирамида»га җыелган тамашачы сагынган булган Мәликәне. Хәзер Мәскәүдә яшәүче кыз Казан халкын чыгышлары белән сирәк-мирәк кенә сөендерә бит.

«Елның иң романтик җыры» булып Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев башкаруындагы «Соң дисең» җыры танылды. Җырчы үзе сәхнәгә: «Мин әле Татарстанда беренче адымнарымны гына ясыйм», – дип тыйнак кына килеп чыккан иде, зал аны баштанаяк алкышка күмеп кертеп җибәрде. Әле тагын «на бис» чакырып та чыгардылар.

Яңа җырлар белән беррәттән 90нчы елларда популяр булганнары да, 2000нче елларда көне-төне яңгыраганнары да бар иде. Әлфинә Әзһәмова, мәсәлән, үзен таныткан «Төнге урам» җырын башкарды. Хәния Фәрхи 30 еллык тарихы булган «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» җыры белән премия алды. Салават «Туган көн» җырын башкарды. Анысы, аңлашыла ки, 5 яшен тутырган TMTVга багышланган иде.

Сүз уңаеннан, премияне оештыручылар татар сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы да бүләкләде. Флера апа бу көннәрдә катлаулы операциягә әзерләнә икән, шуңа күрә үзе килмәгән. Операцияне уңышлы кичереп, аягына басар, аннан инде «Биеклек» сынын да кулына алыр дип ышаныйк.

Бу көнне TMTVны туган көне белән, бер-берсен бәйрәм белән котлашучылар шактый булды. Алып баручылар әйтмешли, кайбер шагыйрьләр тамашаны үз бенефислары дип уйлады булса кирәк, сәхнәгә бүләкләргә чыккач, озын-озын шигырьләрен укымыйча кереп китмәделәр. Күбесе махсус TMTVга атап шигырь язган. Ничек аларны бүлдерәсең инде?! Композитор, шагыйрә, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Нагаева бүләккә шигырь алып килгән:

– TMTVга – «бишле»,

Биш елы да җимешле.

Көн дими, төн дими,

Гөрләсен TMTV

Җырласын TMTV.

Ләйлә Дәүләтова да аннан калышмаган:

– Ничек кенә сүксәк тә,

Җырчыларсыз булмый яшәп.

Тәүлек буе кырын ятып,

TMTV карау шәп! – дип шигъри котлавын юллады ул да.

Тик менә кайбер бүләкләүчеләрнең нәрсә сөйләгәнен генә ишетеп бетереп булмады. Бар янында бокал чәкештергән, «ура» кычкырган тавышлар сәхнәдә сөйләүчеләрнең сүзләрен күмеп киткәләде. Бәгъзе адәмнәр рәхәтләнеп бәйрәм итте – үзләре премия алган диярсең.

Изображение удалено.САЛАВАТМЫ, ЭЛВИН ГРЕЙМЫ?

Тамашага билет бәясе 1000-5000 сум диелгән иде. Тәнәфестә 5 мең сумлык билет ияләре арасында сораштыру уздырдык. «Концерт билет бәясен капларлык дәрәҗәдәме?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Берәү дә «юк» дип җавап бирмәде. Ак яулыклы 76 яшьлек Мәрфидә апа Хәкимуллина: «Ничек инде бу концерт ошамасын?! Бик яратып карыйбыз. Йөреп торганда, сәламәтлек булганда киләбез әле», – дип белдерде. Ул үзе Фирдүс Тямаевны күрергә теләгән дә бит, тик ул чыгыш ясамады, Мәскәүдә диделәр.

Сания ханым Шиһапова Әнвәр Нургалиевны күрергә дип килгән. Аны тыңлагач та кайтып китмәде, әлбәттә, ахыргача утырды. «Мин, гомумән, җырсыз яши алмыйм. Зур концертларга еш йөрим, бөтен җырчыны да яратам», – дип сөйләде ул ахырдан.

Күпләргә Салават белән Элвин Грей мөнәсәбәте кызык иде. Дуслашырлармы, бер-берсенә кул бирешерләрме дип көттек. Аңлавыбызча, сәхнә артында аларның юллары кисешмәгән, сәхнәдә дә очрашмадылар. «Гастрольләр рекордсмены» номинациясендә җиңгән Элвин Грей: «Бер көн ял туры килгән иде, мин бу көнне йокым туйганчы йокларга тиеш идем. Тик премиягә чакыргач, баш тарта алмадым – килдем», – дип сөйләде. Башкалар кебек бер түгел, ике җыр башкарды ул. Хәер, бишне җырласа да халык каршы булмас иде.

Җырлады да кереп китте Элвин Грей. Аннары Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Салават чыкты. Дөресрәге, башта «Барс Медиа» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәев чыгып: «Урыста Алла Пугачева, Иосиф Кобзон, америкалыларда Фрэнк Синатра булса, бездә – Салават. Шуңа күрә аны «Ике гасырның иң күренекле җырчысы» дип атарга рөхсәт итегез», – диде. Шул рәвешле премияне оештыручылар Салават белән Элвин Грей низагына үзләренчә тигезлек билгесе куйды: Радик Юлъякшинны халык ярата, җырласын ул ике җыр, ә Салаватны иң күренекле артист дип атап, концертны аңа төгәлләргә кушыйк. Бу гамәлләре белән, оештыручылар: «Икегез дә кадерле, талашмагыз гына», – дип әйтергә теләде инде.

Салават халыкны «Хәерле төн!» дип сәламләде. Бу вакытта төнге 12 тулып килә иде шул инде. «Алла-а, бигрәк нык кешеләр икән үзегез. Алты сәгать буе бер урында утыргач… Мин сезне коткарам хәзер: мин җырлыйм да кайтырсыз. Иртәнге аш әзер ди инде анда», – дип халыкны көлдереп алганнан соң, Салават үзенең «Туган көн» җырын башлады. Янында алыштыргысыз баянчысы Альфред Якшәмбетов та бар иде. Соңгы куплетны җырлаганда, сәхнәгә калган артистлар да чыкты. Элвин Грей гына күренмәде. Йокысын туйдыру өчен кайтып киткәндер, дип ышаныйк.

Җыр бәйрәме генә түгел, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин әйтмешли, татарларны берләштерә, туганлык һәм кардәшлек хисләрен яңарта торган чара да булды бу. Моның өчен TMTVга «бишле» куеп, озын гомерле булуын телик.

P.S. Без телеканалның эшчәнлеге турында экранга карап кына фикер йөртәбез. Ә ул экранга чыккан бихисап тапшыруларның ничек эшләнүе, җырларның ничек сайлап алынуы хакында каналның эчке казанында кайнаучылар бик әйбәт белә. Без дә TMTV каналы кухнясына күз салырга булдык әле. Киләсе саныбызда каналның баш мөхәррире Лилия Дамир кызы Кадыйрова белән интервью тәкъдим итәчәкбез.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии