Яшәү көчен арттыра торган клуб

Яшәү көчен арттыра торган клуб

Аулак өйгә чакырдылар әле. Самавырлы, җыр-биюле, гармунлы, чиккән алъяпкыч япкан кызлары һәм кәләпүшле егетләре булган чып-чын татарча утырмага. Тик сезнең мондый аулак өйне күргәнегез булмагандыр әле!

Газета укучыларыбызга Рафаэль Сальмушев исеме яхшы таныш. Даими авторыбыз да, якын дустыбыз да ул. Быел 82 яшен тутырса да, әле һаман йөгереп кенә йөри. Аулак өйгә дә шул дәште инде.

Әле 2001нче елда ук Казан шәһәренең татар ветераннарын берләштергән «Мәңге яшисе килә» клубын булдыруда башлап йөргән кеше дә әле ул Рафаэль абый. «1999нчы елда шәһәр Ветераннар советының ял кичәсенә бардым. Шунда татарча бер генә җыр җырладылар. Кая гына барма шул бит! Кичәдән кайткач, төне буе йоклый алмадым. Һәм үз алдыма максат куйдым: татар ветераннарын берләштерә торган аерым клуб ачарга. Ул клубның максаты ялгыз ветераннарны берләштерү генә түгел, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау да иде», – дип сөйләде Рафаэль абый. Шулай итеп, «Мәңге яшисе килә» клубы туа. Аңа исемне Фәтхерахман Әхмәдиев җырыннан алып куялар. Яшьләре арта барса да, йөрәкләре һаман 18дә калган пенсионерлар бу атаманы яшәү девизы итеп тә ала.

Әлеге клубта ун ел президент булып тора Рафаэль абый. Аннары «Мәңге яшисе килә» дүрт вак төркемгә таркала. «Яшәү яме» дип аталганын янә Рафаэль Сальмушев җитәкли башлый. Бүген анда 40 кеше йөри икән. Клуб дигәч тә аерым бинасы юк аның, Рафаэль абыйның фатирында җыелалар. Аның хәләл җефете Фирдәвес апа (урыны җәннәттә булсын!) исән булганда, ай саен диярлек җыелып, чәйле, бәлешле кичәләр уздыра торган булган. Хәзер менә шул матур гадәтне яңартып, үзләренчә сценарий да төзеп, аулак өй оештырырга булганнар.

Өстәл тирәли чигүле ак алъяпкыч япкан кызлар утыра. Араларында өч кенә бөртек егетләре дә бар. Җиденче, сигезенче дистәне ваклап барсалар да, аларга апалар, абыйлар дип дәшәсе килми. Күзләрендә ут уйнап торган кызлар, егетләр алар. Рафаэль абый «яшьләр» белән таныштыра:

– Монысы безнең Галиябану. Галия ул үзе. Ләкин җырлавын ишетсәң, Галиябану дип әйтми түзә алмыйсың. Илсөяр апагыз күптән түгел генә килеп кушылды, клубыбызны бик яратып калган булган. Фәлиянур ханым клубка оешкан көненнән үк йөри, миннән бер дә калмый ул. Сәгъдиябез нәфис сүз остасы. Монысы – Рәхимкуловны кабатлаучы җырчыбыз Эдуард Газизов. Фәһим Казанга яңа гына күченеп кайткан кеше. Бик актив ул, кызларны көлдерергә маһир, фотографыбыз да әле. Рәйхана ханым бик шәфкатьле, бөтен авыруларны карый, өендә бер дә утырмый. Монысы Мөфидә исемле кызыбыз. Анысын үзем дә белеп бетермим әле, яңарак кына арабызга килеп кушылды.

Мөфидә апа үзе сүз башлый: «Ирем үлгәч, Башкортстаннан Казанга күчеп килдем. Кош авызыннан төшеп калган кебек ялгызым гына, дип, бик моңаеп йөри идем, Галия апагыз монда алып килде. Һәм мин яшәп киттем! Монда килмәгән булсам, картайган көнемдә бик авыр булыр иде миңа. Ә хәзер мин бәхетле: үз туган телебездә үзем кебек үк кешеләр белән аралашам. Чәйләр эчеп кенә калмыйбыз, эч серләрен дә бушатабыз, киңәшләшәбез дә».

Клубның һәр әгъзасы бер үк сүзне кабатлады: «Рафаэль абый булмаса, болар булмас иде». Күбесе Рафаэль абый җитәкчелегендә китабын чыгарган әнә. Һәм барысы да бик кадерле бер нәрсә – яшәү көче тапкан. Рафаэль абый үзе дә, уенын-чынын бергә кушып: «Бездә үлүчеләр әз. Мин аларның гомерен озынайттым», – ди.

Менә самавыр чыга. Рафаэль абый гармунын кулына ала. Кызлар һәм егетләр җыр сузып җибәрә. Йөзләре алсулана, күзләреннән нур бөркелә. Билем авырта, дип утырып кына торган Сәгъдия апа да түзми, торып басып, җырга кушыла. Җырлашып алгач, өстәл тирәли утырышабыз. Рәйхана апа иртән иртүк килеп, токмачлы аш куеп җибәргән. Калган кызлар да кайсы – бәлеш, кайсы кош теле алып килгән. Күгәрченнәрдәй гөр-гөр килеп, өстәл башында тыйнак кына утырып торган егетләрне сыйлыйлар. Аннан тагын җыр башлыйлар. Яшибез әле, Аллаһ боерса, дип елмаялар. Яшәсеннәр шул! Тагын озак еллар яшәсеннәр, башка пенсионерларның да гомерен озынайтсыннар, сау-сәламәт булсыннар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии