Кыш бабай: «Айфон сораган балаларга оятсызланма, дим»

Кыш бабай: «Айфон сораган балаларга оятсызланма, дим»

Яңа елга күп калмады. Без – өлкәннәрдән бигрәк, бала-чага көтә инде ул бәйрәмне. Шуңа күрә әти-әниләр арасында да, Кыш Бабай эзләүчеләр шактый. Бу уңайдан без дә, татарның иң тәҗрибәле, инде унбиш елдан артык һәр кышта балаларга бүләк өләшүче Кыш бабае – Гамил Нур белән әңгәмә кордык.

Аңа заказлар сентябрь аенда ук килә башлаган. Хәтта авылдан шалтыратучылар да бар. Кыш бабай буларак быелгы эшен декабрь башларында ук башлап җибәргән. «7нче декабрьдә бер ресторанда Кыш бабай булып мәҗлес алып бардым. Бик аптырадым, яшьләр дә, өлкән кешеләр дә сырып алдылар, фотога төшәселәре килә, кайберләре бүләк сорый… Инде җитлеккән шәхес булса да, кайберәүләрнең кыш бабайны күргәч, һаман икеле-микеле хисе туа. Бер яктан кыш бабайның персонаж булуын да аңлыйлар, икенче яктан ышаналар да кебек», – ди ул.

– Гамил абый, балалар алдына чыккач, нәрсәләр эшләргә ярый, ни эшләргә ярамый?

– Беренче чиратта, Кыш бабай ролен уйнаучы кеше ул бик оста психолог булырга тиеш. Син балалар белән уртак тел табарга, шул ук вакытта аларны куркытмаска да тиешсең. Балалар Кыш бабайны батыр булып көтәләр. Алар хәйләкәр – Кыш бабайның бүләк бирәсен белә, шуңа күрә, курыкмыйбыз, диләр. Чынлыкта, алай түгел. Бигрәк тә 2-3 яшьлекләр Кыш бабайдан бик курка. Шуңа күрә, андый балалар янына шыпырт кына керәм, башта үземә, тавышыма күнектерәм, алар белән исәнләшәм, тыныч кына аралашам. Акырып-бакырып керсәң, балалар куркачак, моны онытмаска кирәк. Бик сак һәм игътибарлы булу сорала. Фатирга килгәч, балалар белән әңгәмәң, очрашуың артык озын булмаска, 15-30 минут чамасы гына булырга тиеш. Чөнки артыкка китсә, балалар арый башлый. Гадәттә мин чыршы янында әйләндертәм, балаларга күзлекләр, төрле битлекләр, киемнәр кидертәм, төрле җәнлекләр булып уйнап күрсәтәм. Алып килгән күчтәнәчләремне күрсәтәм, алар да алдан әзерләгән шигъри-музыкаль бүләкләрен башкара. Аннан соң бүләкләрне бирәм дә, бөтенебез бергә матур фотога төшәбез. Гадәттә шул.

Беренче мәртәбә Кыш бабай булып карарга нәрсә сәбәпче булган иде?

– Мин аны хәйрия максаты белән, аптырап башлап җибәрдем. Бөтен Кыш бабайлар да урыс телендә эшлиләр, татар телле Кыш бабайлар юк иде ул чорда. Мине дә танышларым балалар бакчаларына чакыра башладылар, чөнки татар балалар бакчалары пәйда булды, һәм анда татарча эшли торган Кыш бабайлар җитми иде. Акрын гына балалар бакчаларыннан йортларга да чакыра башладылар. Хәзер инде мине шактый беләләр, кайберәүләр кебек артык күп эшләмим, декабрьгә егермеләп кенә заказым бар әлегә. Мине көтеп тора торган балалар бакчалары да җитәрлек, аларда алтышар бәйрәм уза.

Гамил абый, бервакыт татар Кыш бабаеның чапаны яшел төстә булырга тиеш, дигән сүзләр ишетелә башлаган иде. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Аны аңлый торган аудитория юк бит бездә. Туристлар килгәндә, әйе, аларга ни күрсәтсәң дә килешә – яшелне дә, сарыны да. Аларның татар Кыш бабае күргәне юк, ни күрсәтсәң дә кабул итәчәк: «Ә-ә, татар Кыш бабае мондый була икән ул», – дип уйлаячак. Ә менә гадәти, Казанда яши торган татарлар андый яшел чапанлы Кыш бабайны белмиләр.

Шәхсән мин үзем уйлыйм – татарның Кыш бабае яшел чапанлы түгел, Хозур Ильяс кыяфәтендәге, мунчала сакаллы, башына кыек итеп бүреген, өстенә әйләндереп кайры тунын кигән… Менә шундый. Әмма бу версияне безнең халык кабул итмәячәк. Шуңа күрә сәвит балалары (ә татар халкы – сәвит халкы ул), нинди Кыш бабай күреп үскән, шундыйны күрергә тели, без дә шулай йөрибез. Әле татарча «әссәләмагаләйкем», дип исәнләшүебез дә кайберәүләрне шаккаттыра, куркыта. Чөнки безнең халык бит совет атмосферасына, маңкорт һәм урыс атмосферасына күнеккән. Әгәр дә без әле шуңа өстәп яшел чапаннар киеп бара башласак, мунчаладан сакаллар ясый башласак, халык моны кабул итә алмас, бу күренешне артык милли җанлы булган хипстерлар гына кабул итәр. Ә андыйлар бик аз, кызганычка каршы. Әмма андый аудитория өчендә минем махсус яшел чапаным бар үзе.

Гамил абый, татарларның үз Яңа елы – Нардуган турында да сөйләгез әле, сез заманында бу онытылып баручы бәйрәмне торгызырга тырышкан идегез, Нардуган уңаеннан төрле чаралар да оештырдыгыз…

– Нардуганга килгәндә, ул иң озын төн һәм иң кыска көн җиткән вакыт. Татарларда, гадәттә 21-22нче декабрь аралыгында билгеләп үтелгән. Казанда Кыш бабай персонажы Сталин заманында гына пәйда булган. Аңарчы, безнең белән күршедә генә яшәгән марилар удмуртлар белән уртак персонажыбыз – Нардуган бабай булган. Ул тунын әйләндереп кигән бабай, мин алданрак сөйләп үткән кебек, мунчала сакаллы. Мөмкин булганда – төнлә, мөмкин булмаганда көндез кешеләрнең өйләрен шакып кереп, аларга бүләкләр, тәм-том тараткан. Хәзерге вакытта Нардуган бабай персонажы да, ул бәйрәм үзе дә – мәҗүсилеккә якынрак торган керәшен татарларында сакланып калган. Нардуган аларда 7нче гыйнвардан башлап, ике атна буе дәвам итә. Ләкин хәтта керәшен татарлары да бу бәйрәмне үткәрүдән туктадылар, бердәнбер Нардуган бәйрәме Чаллыда ясала, чөнки анда Керәшен татарлары җәмгыяте актив эшли.

Изображение удалено.Гамил абый, дини гаиләләрнең күбесе Яңа ел бәйрәмен уздырмый, ләкин шулай да, балалары өчен мондый гаиләләр арасында Кыш бабай чакыручылары бармы?

– Әйе, Яңа ел үткәрү мөселманнарга хас әйбер түгел. Ләкин шул ук вакытта Казанда диндар булмаган яки дингә бик кереп китмәгән мөселманнар, мәҗүсиләр яки атеистлар шактый. Алар аны барыбер бәйрәм итәләр, һәм дини бәйрәм итеп, христианнарның Раштуа бәйрәме итеп кабул итмиләр. Дөньяви дәүләт бәйрәме булганга күрә бәйрәм итәләр. Яңа елны дөньяви бәйрәм буларак кабул итеп, балаларына бу бәйрәмнең шатлыгын бирәселәре килгәннәр арасында дини гаиләләр дә бар. Дини даирәгә килгәч, башка программа буенча эшлим, балалардан «Әлхәм», «Көлһуаллаһ» догаларын укытам, мөнәҗәтләр әйттертәм. Ләкин бу Яңа елны ширек гамәлләргә кермәслек итеп оештырам.

Ә болай, тулаем алганда, әйе, бик көчле диндарлар, тәкъва мөселманнарда Кыш бабайны, Яңа елны кабул итмәү бар. Моның сәбәбе – Яңа ел бәйрәмнәре эчкечелек, косык, әдәпсезлек саклый торган корпоративларга, ямьсез, үзара сугыша торган бәйрәмнәргә әйләнде. Мөселман кешеләре дә Казанга күктән төшмәгән, алар исерек арасында туып-үскән, шуңа да алар өчен Яңа ел бәйрәмнәре мәхшәр буларак исләрендә тора. Шунлыктан мөселманнар даирәсендә Яңа ел бәйрәменә тискәре караш бик киң таралган. Һәм аларны аңларга була, гаепләргә кирәкми, чөнки бездә Яңа ел бәйрәме еш кына исерекләр бәйрәменә әйләнә дә.

Бүгенге көн балалары ниндирәк бүләкләр сорый?

– Хәзерге бала-чага бик акыллы, алар алты-җиде яшьтән Кыш бабайга ышанмый башлый, ләкин бүләк китерәсен күз уңында тотып, моны сиздерми. Әти-әниләреннән айфон, смартфон, телефон кебек әйберләр сорыйлар. Моны кыйммәтсенеп, кайбер ата-аналар шалтырата да: «Балам белән шалтыратып сөйләшмәссез микән, Кыш бабайдан андый кыйммәтле бүләк өмет итмәсен иде», – диләр. Мин аларга аңлатам: «Оятсызланма, – дим Африкада балаларның кәнфит ашарга да акчалары юк, өмет итмә, мин сиңа телефон китермим», – дим. Аларны тыйнаклыкка өндим һәм әйтәм: сора арзан әйбер, дим. Арзанрак булырга мөмкин велосипед, йомшак уенчык, тәм-том… Тулаем алганда, мин балалар урынында булсам, әти-әниләре нәрсә бирә шуңа риза булып яшәр идем.

Димәк, сез әле телефон аша да Кыш бабай ролен үтисез?

– Әйе, монысы өчен аерым бер бәя куела, түләүле хезмәт ул. Миңа чит илдән дә, Мәскәүдән дә шалтыратып, балаларын татарча Яңа ел белән котлаттыручылар бар. Аралашканда әйтәм: «Көтеп утыр, бик зурга өметләнмә, әмма бер кичне чыршың астына бүләк куеп китәрмен», – дим. Алардан шигырьләрен сорыйм, татарча беләсеңме, дим. «Белмәсәң өйрән, өйрәнмәсәң, икенче елга мин сиңа бернәрсә дә җибәрмим», – дим. Сүз уңаеннан, миңа хөрмәт белдереп шалтыратуыгыз өчен, «Безнең гәҗит» укучыларына үз бонусымны бирәм: 89375292659 номерына шалтыратып, «Без «Безнең гәҗит укучысы», – дисәләр, аларның балаларын бәйрәм белән бушлай котлыйм, аралашам.

Рәхмәт бик зур! Гамил абый, ә үзегез Кыш бабайга ничә яшькә кадәр ышанган идегез?

– Безнең үскән җирдә бик киң таулар иде. Кыш бабай шуннан аты белән төшә дә, клубка кереп китә, диләр иде, шуннан соң безне клубка алып баралар иде. Әмма беренче-икенче класста укыган вакытта Кыш бабайга ышанмый башлаганмындыр, чөнки авылдашларның киенеп кенә чыгуын аңлый идем, йөзеннән таный идем. Андый вакытта әби миңа: «Чын Кыш бабай бар ул улым, ләкин ул еракта – Свирдлау өлкәсенең Карпинск шәһәрендә яши», –дип әйтә иде.

– Гамил абый, бер бала яныгызга килеп, «Кыш бабай бар, аның оныгы Кар кызы бар. Ә Кар кызының әтисе белән әнисе кем соң?» – дисә, ни дип җавап бирер идегез?

– «Барлык дөньядагы тәртипле балалар да минем оныкларым, ә Кар кызы минем оныгым түгел, аны миңа урмандагы канцеляриядән тәкъдим иттеләр. Иң булган, иң уңган принцесса ул. Аның әтисе, әнисе кем булганын мин белмим», – дияр идем.

***

Көннең теләсә кайсы вакытында килеп, балаларыгызны саф татарча, матур итеп котлый торган Кыш бабай кирәк булса, Гамил Нурның язмада күрсәткән номерына шалтырата аласыз. Бәясе – 1 мең сум. Декабрьнең 25еннән соң бәяләр ике мәртәбә артачак. Әгәр дә Кыш бабай белән бергә Кар кызының да килүен теләсәгез, өстәмә 1 мең сум кирәк булачак.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии