Авыл көне авылны данлый (видео бар)

Авыл көне авылны данлый (видео бар)

Бүгенге авыл язмышы кемне генә борчымый икән?! Бигрәк тә шул авыл җирендә кендек каны тамган, шунда тәпи киткән, ныгып олы юлга чыкканнарның күңелен тынгысызлый ул. Гомер көзенә якынлашкан саен җаны шунда тартыла аның. Аеруча җир-су җанлылар туган нигезләрен бетермәскә тырыша, әле шунда кайтып йорт та корып куярга тырыша. Булдыклылар, читтә булсалар да, авылларының тормышында актив катнашып яши. Андыйлар да, һичшиксез иртәме-соңмы авылларына кайтып төпләнә.

Мин дә гомер буе үземне авыл малае санап йөргән кеше буларак, мондый егетләр һәм кызларны күрсәм – сокланам, алар күбрәк булсын иде дип телим. Дөрестән дә шундый энтузиастлар җилкәсенә калып бара бүгенге авыл. Авылның гомере бик мөһим, ул яшәсә – татарның да гомере бар, дигән сүз бит...

Шундый лирик чигенешкә кереп китүем юкка түгел, бик зур бәйрәмнең шаһиты булдым. Татарстандагы Саба районында урнашкан Татар Икшермәсе авылында үтте ул. Хәзер бит Сабантуйлар чоры. Бар рәвеше Сабантуйлардан артыграк булса да, ул Президент указы нигезендә билгеләнгән Сабантуй графигына кермәгән. Өстән кушкан буенча да үтми ул, бер төркем энтузиастлар оештыра аны. Ун еллап үткәрелә икән инде. Ә исемен Авыл көне, дип атаганнар. Кайчандыр тыйнак кына башланып киткән бәйрәм, бүгенге югарылыкка күтәрелгән: район үзәкләрендә оештырылган мәйданнан ким түгел. Оештыручылары да мәгълүм шәхесләр: бертуган Тимербаевларны белмәгән кеше юктыр. Айдар Тимербаев популярлык казанган, телдән төшми торган җырлар авторы. Ә Хәниф Саба районындагы мәдәният тормышында җан атып яшәүче, әле яңа гына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган шәхес, автоклуб мөдире. Татар Икшермәсен онытмаучы, оныттырмаучы билгеле якташлары да бар: Торак коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Мәҗит Салихов, «Изумруд» ширкәте хуҗасы Рашат Җәлалов та башлап йөрүчеләрдән, туган авылларын яшәтергә, яшәртергә әйдәләп торучылардан икән. Әлеге затлы бәйрәмне оештыруда да үзләреннән саллы өлеш керткәннәр.

 – Колхозларның берләшү, бүленү вакытларында Сабантуйлар үзәккә күчә башлады. Безнең авыл халкы Сабантуйсыз калулары белән килешә алмады. Үзәк Иске Икшермәдә булгач, бер елда анда, ә икенче елда бездә булсын, нигә бездә юк, дип әйтеп караучылар да булды. Ничектер, протест йөзеннән диимме, мәйданны үзебез җыя башладык. Менә шулай китте бу традиция, – дип сөйли Хәниф Тимербаев.

Әлбәттә, әйткән, теләгән белән генә оешмый бәйрәм. Аны йокысыз төннәр, тавык та чүпләп бетерә алмый торган мәшәкатьләр аша аяклар белән баш, тел берләшеп оештыра. Бу Тимербаевларга, бигрәк тә Хәнифкә кала. Бирнә җыю, спонсорлар туплау... Әлбәттә Айдарның мәшһүр композитор буларак абруе да ярдәм итми калмый, кыскасы егетләрнең сүзләре үтә, аңлаучылар артканнан арта. Һәм нәтиҗә куандырырлык бит, бер-берсенә терәлеп диярлек утырган янәшә ике авылда ике бәйрәм: узган атнада Иске Икшермәдә Сабантуе гөрләсә, бүген менә Татар Икшермәсендә Авыл көне. Сабалылар гына түгел, бөтен республика җыелган бирегә. Инде бу мәйданның данын ишетеп ераклардан шушы бәйрәмгә туры китереп яллар алып кайталар. Иң ерактагы якын авылдашларга мәйданда бүләк тә каралган әнә. Иске Икшермәнең иң өлкән кешесен дә, әле яңа туган сабыен да онытмаганнар, һәркайсы бүләкле булды.

Бар болынга җәелгән мәйданда нинди генә сәүдә рәтләре юк, уеннар, көрәш мәйданы... Һәм заман технологияләрен кулланып ясалган зур сәхнә... Анда татар эстрадасы йолдызлары. Резеда Шәрәфиева, Гөлдания Хәйруллина, Илдар Әхмәтов, Равил Галиев, Рифат Зарипов, Энҗе Шәймурзина, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Зинира белән Ризат Рамазановлар, һәм әлбәттә Айдар Тимербаев үзе. Саба егете Линур Биктимеров та концертны шушы йолдызлар югарылыгында тотып алып барды, җырлады. Моның кадәр күренекле йолдызларны бер сәхнәгә кайда җыеп булыр иде тагын?! Ә менә Татар Икшермәсе авылы болынында алар халыкны 6 сәгатькә якын концерт-тамаша белән сөендерде. Икенче мәйданда төрле уеннар: халык зирәклектә, өлгерлектә көч сынаша. Аннан эстафетаны пәһлеваннар алды. Татарча көрәш биредә ике үлчәмдә үтте: 75 килограммга кадәр һәм 75 килодан авырраклар төркемендә. Көннең салкынча булуы, төньяктан искән үтәли җил дә комачау булмады, халык мәйданга агылды да агылды. Бар тамаша тау битенә сыенган халык күз алдында. Үзеңне табигать кочагындагы зур театрда утырган кебек хис итәсең. Уеннарда әвәрәләнүчеләргә карап елмаясың, көрәшчеләргә сокланасың һәм сәхнә тотучы артистларга кушылып җырлыйсың.

Ачык сәхнәдә җырлап төшкән Гөлдания Хәйруллина белән сөйләшәм, бик юка киенгәнсең, салкын бит, дим, концерт күлмәгенә ишарәләп.

– Салкын түгел, сәхнәдә идем ич, анда кызу. Бәйрәм шәп бит, монда җылы... – ди ул елмаеп.

80ләп хуҗалыклы зур булмаган авылның булдыклы егетләре, кызлары чынлап та авылны туңдырмый, күңелсезләнергә ирек бирми. Туганнар, дуслар шушы мәйданга җыелыша. Ел буе сагынып искә алырлык хатирәләр туплый һәм тагын икенче бәйрәмне көтә. Оештыручылар өчен дә бәйрәм алды мәшәкатьләре онытыла, ләкин бәйрәм арты да бар бит әле. Кичә генә хәл белешеп Хәнифкә шалтыратам:

– Әле мәйданда, болын җыештырабыз, – ди ул.

– Чүпне бик күп калдырганнармыни? – дип сорыйм. Беләм бит инде, оештыручыларга бәйрәмне әзерлисе, үткәрәсе, һәм аннан соң шул урынны чистартасы да әле. Үз башымнан кичкән нәрсәләр. Ә халыкның вазыйфасы ял итү, кәеф-сафа кору һәм үзең артыннан чүбеңне җыеп алып кайтып китү, яисә чүп савытына салу. Тик юк, соңгысы буенча әдәп кагыйдәләре әле бездә аксый шул. Кемдер җыештыра ич...

– Мәшәкатьләрдән арып, бәйрәмнән соң шул болын җыештыруларга карап, күңел төшмиме соң? – дип сорыйм һаман Хәнифтән.

– Без аңа күнеккән инде, бәйрәмне кемдер әйткәнгә, тиеш, дип оештырып йөрмибез, йөрәк кушканга эшлибез. Дөрес, ел саен оештыра башлагач, бүтән тотынмыйбыз, монысы соңгысы, дигән уйлар кергәли башка... Ә бәйрәм үткәч, күңелне бер рәхәтлек биләп ала. Теге күңел төшенкелекләре эреп онытыла... – дип көлә Хәниф.

Әлеге бәйрәмнең икенче бер «генераторы» Айдар белән дә сөйләшми калып булмады. Өстә әйткән йолдызларның бер сәхнәгә туплануының сәбәбе ул бит: аларның репертуарында күпчелекне Айдар Тимербаевның җырлары тәшкил итә.

– Булышучыларга рәхмәттән башка сүз юк. Бәйрәмнең бюджеты ярты миллион сум тирәсе. Авыл халкы көче белән генә мондый бәйрәм оештырып булмас иде. Авылдан 16 мең сум җыелды. Калганы спонсорлар, сәүдәгәрләр ярдәменнән тора. Артистларга да рәхмәт. 5 сәгать ярым халыкны ял иттерделәр. Сәхнә буш тормады. Халык канәгать калгандыр, аларның әйткән рәхмәтләре безне яңа бәйрәмнәргә рухландыра, – диде ул тыйнак кына.

Айдарны күптән беләм, тыйнак, әдәпле егет ул. Җырлары да үтемле, күңелгә кереп урнаша да, чыгарам димә. Ничә җырың бар дигәч, белмим дә инде, ничәдер ел элек санап караган идем, 500 чамасына чыктым, диде ул. Бүген сәхнә тоткан күп җырчылар аның җырлары белән балкыды бит. Әнә Авыл көненә кайткан Рифат Зариповның репертуарында гына да Айдарның 69 җыры бар икән.

Айдар туган авылына кайтып әнисен сөендереп өй дә җиткергән әле, чиста сулы күл булдырган, анда балык җибәргән. Аның, авылымны бик яратам, кайтасым килеп тора, насыйп булыр әле бөтенләйгә кайтулар да, дип әйтүе «минем йөрәгемә сары май булып ягылды». Минем кебекләр дә күп әле, дип уйлап куйдым сөенеп... Авыл бүген Айдар, Мәҗит, Рашат, Хәниф кебек егетләренә өмет белән карый бит. Шушындый егетләр авылның, татарның гомерен саклый алыр, Аллаһы боерса. Бәйрәмнәре дә гөрләп үтәр. Шул бәйрәмнәрдә яңгыраган җыр-моң, бил алышулар, очрашулар гамьсезләрне дә уятып җибәрер, алар да Татар Икшермәсендәге Авыл көнен оештыручылар кебек, авылларны җанландыручылар сафына басар.

Ә бәйрәм затлы булды. Бүләкләре дә саллы иде. Хәтта лотерея уенында катнашып бозауга ия булучы да табылды.

 Сүз уңаеннан өстим, Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеге республика күләмендә мактауга лаек. Мәдәният учакларын гөрләтеп торалар, районда чишмәләр чистартыла, төзекләндерелә, һәм... яшәүдән туктаган авылларны да онытырга юл куймыйлар. Бу хакта миңа Хәниф ялкынланып берничә ел элек үк сөйләгән иде инде. Районда беткән авылларны, нигезләрне барлыйлар. Шул авыллардан чыккан халыкны җыеп, ташландык нигезләрне тәртипкә китерәләр, зиратларны карыйлар һәм тулы канлы тормыш белән яшәүче авылдагыча, бирнә җыю башлана. Җигүле атлар белән җырлап, гармуннар белән биетеп авылның очыннан икенче башына юнәләләр. Ятим калган туган нигезе капка төбендә һәркем көтеп тора. Күз алдыма килде, бу минутлардагы авылдашларның кичерешләре... Авыл шаулый, гөрли... ирексездән күзләр дымлана... Бар иде бит бу авылның да шундый гөрләп торган чаклары... Ярый әле менә шушы бәйрәмне оештыручы Хәнифләр бар... Шундый бәйрәмнең чираттагысы Түлешкә авылында 8нче июльдә буласы икән.

Бирнә җыелып бетә, һәм мәйданда уеннар, концерт башлана... Менә шушындый изге эшләр языла Тимербаевларның, Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең гамәл дәфтәрләренә.

Хисләнеп, сөенеп кайттым һәм сезгә дә шул хисләремне тапшырмый кала алмадым. Онытмыйк туган нигезләребезне, кайтыйк авылларыбызга, зиратларыбызга. Ятим калмасын ул зиратлар, нигезләр...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан – Татар Икшермәсе – Казан

Бирнә җыю да бәйрәм булды​​​​

https://youtu.be/b8LF66P1zks

Комментарии