ДЦП белән авыручы балаларның хыялы – аякка басу

ДЦП белән авыручы балаларның хыялы – аякка басу

Рамазан – изге гамәлләр ае дип әйтәләр. Балаларның церебраль паралич авыруы (ДЦП) белән көрәшүче сабыйлар һәм авырлыкларны үз җилкәләрендә өстерәүче аналар бу айда да, башка вакытта да мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә өметләнеп яши.

Гайнанов Азат (24.02.2012) һәм аның әнисе – шундыйларның берсе. Азат вакытыннан алда, 32нче атнада туа. Авырлыгы 1500 грамм, буе 40 сантиметр гына булса да, ана йөрәге баланың сау-сәламәт булып үсүен теләп тибә бу көннәрдә. Вакыт узган саен, баланың башкалардан калышып баруы күренә башлый.

Азатка куркыныч диагнозлар куела: ДЦП, спастик тетпрапарезның авыр төре, атетоза, баш мие үсешенең тоткарлануы, субкомпенсированная гидроцефалия.

Әмма ана бу авыр хәбәрләрдән бер генә нәтиҗә ясый: бу куркыныч авырулар белән көрәшергә, Азатны ничек тә аякка бастырырга кирәк! Нәрсә генә эшләп карамый ана: 9 айдан башлап, 3 ай саен Азат белән Казандагы Ратнер исемендәге 8нче шәһәр хастаханәсендә ятып чыга. Андагы дәвалану курсларыннан соң баланың хәле бераз яхшыра. Азат тернәкләнеп китә, уйный башлый. Әмма утыра да, шуыша да алмый әлегә. 1 яшь тә 8 ай тулганнан соң, ул аны елга ике тапкыр Лаеш районындагы реабилитация үзәгенә йөртә башлый, түләүле клиникаларга да алып бара, аннан соң Азатның мускуллары бераз йомшара, ул үрмәли, шуышып йөри башлый. Әнисе бер көн калдырмый, махсус күнегүләр ясый.

Баланың үз теләге бик зур булса да, утыра да, баса да алмый, йөрү турында әйткән дә юк. Үзе бик аралашучан, кешене күргәч елмаеп куя. Җөмләләп сөйләшергә тырыша, 5кә кадәр саный белә. Машинага утыртып йөрткәнне, туп белән уйнарга ярата. Азатның башка балалар кебек йөрисе килә.

Дәвалану нәтиҗәләрен һәм аның аяк мускулларын бераз ныгытыр өчен балага вертикализатор дигән җайланма кирәк. Аны, бәхеткә, Татарстанда ясыйлар, хакы бик кыйммәт түгел. Бары 19200 сум гына.

Бу җайланмага бастырылган сабый аягына басып тора ала, каешлар һәм җайланманың таяклары аның гәүдәсен төз тотарга ярдәм итә. Вертикализаторның өстәле дә бар, бала шунда рәсем ясый, китапларын укый. Әмма бу җиһазны алырга Азат гаиләсенең акчасы юк. Азат туганнан бирле аның әнисе эшләми, көн-төн баланы терелтер өчен тырыша.

«Кул сузып торыр көн килер дип беркайчан да башыма китермәгән идем, әмма бүгенге хәлем шундый, мин мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүрмен, кечкенә улымның хәлен үзем генә җиңеләйтә алмыйм», дип язып җибәргән ул «Радость детства» дигән хәйрия фондына.

Бу фонд ДЦП авырулы, начар күрүче һәм күрмәүче балаларга хәйрия ярдәмен күрсәтә. Әлеге берләшмәгә Казан һәм Татарстаннан гына түгел, башка Русия шәһәрләре һәм төбәкләреннән азмы-күпме акчалар килеп тора. Аерым кешеләр генә түгел, кайбер зур оешмалар да ярдәм күрсәтә.

Фонд җыелган акчага 58 шундый вертикализаторны алып биргән инде, барлыгы 10 миллион сумга төрле ярдәм күрсәтелгән.

Азат Гайнанов үзенең чиратын көтүче 20ләп бала арасында. Вертикализатор көткән сабыйларның тарихы берсеннән-берсе кызганыч. Аналарның ярдәм сорамыйча башка чаралары юк. Алдашып, байлыкларын яшерүче ата-аналарны фонд хезмәткәрләре белеп алып, үз исемлекләренә кертми. Инде фондның интернеттагы битләрендә басылган мөрәҗәгатьләр арасында ире ташлап киткән, үз көченә ышанып кына, авыру баланы үстерүче ялгыз хатын зары, тол булып калган 3 балалы ана үтенече, авыру игезәкләрне үстерүче гаиләләр дә бар.

Сез дә Яшел Үзәндә яшәүче Азат Гайнанов һәм башка сабыйларга вертикализатор алып бирергә ярдәм итәргә теләсәгез, «Радость детства» хәйрия фондына акча күчерә аласыз.

Фонд реквизитлары

Благотворительный фонд «Радость детства»

ИНН 1659124296, КПП 165901001

ОГРН 1121600000796

420139 г. Казань, ул.Ю.Фучика,91 оф.19

р/с 40703810424640004020

в филиале №6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г. Самара

БИК 043602955

к/с 30101810700000000955

Акчаны банк аша, фонд хисабына квитанция белән салырга була. Акчагыз тиешле урынга банк аша тоткарланмыйча барып җитсен өчен, квитанциягә «Благотворительное пожертвование» дип язарга кирәк. Конкрет баланың исемен дә күрсәтсәгез була.

«Мегафон» аша 89376271371, 89376271372, 89272439389 номерларына салырга була. Бу ысул белән акча җибәрүчеләр исемлеге фондның сайтында http://fond-rd.ru/otchet/otchety «Отчеты» (Хисаплар) бүлегендә басылып бара.

«МТС» һәм «Мегафон» абонентлары SMS аша ФОНД пробел «СУММА» дип язып, 7715 номерына акча җибәрә ала. (Мисал ФОНД 100) Искәрмә: операторлардан яки түләү системаларыннан аз гына процент алынырга мөмкин.

Интернетта алыш-биреш ясаучылар Web money: аша R415071559625, Яндекс.Деньги аша 410011372597110 кошелекларына акча җибәргән.

«Тере акча»ны фонд кассасына Казан, Ю.Фучик урамы, 91нче йорт, 19нчы офиска ( «Татплодоовощпром» бинасы) алып килә алалар яки сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган акча җыю әрҗәләренә салып китәргә мөмкин. Алар Вахитов ур., 4нче йортта; Тихорецкая ур., 4нче йортта урнашкан «МЕТRО» кибетләрендә; Мамадыш тракты, 32нче йортта «SELGROS» кибетендә; Җиңү проспекты, 91нче йорт, «Южный», «АШАН» сәүдә үзәкләрендә; К.Маркс урамы, 64нче йортта урнашкан Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда; Карл Маркс урамы, 59нчы йортта урнашкан «Спурт Банк»ында куелган.

Килгән акчаларның ничек тотылуы турында фонд хезмәткәрләре ай саен хисаплар бастырып бара. Алар белән http://fond-rd.ru/ сайтында танышып барырга була ( http://fond-rd.ru/otchet/okazannaya-pomoshh-detyam-za-ves-period-nashej-s-vami-raboty).

Аналарга үзләренә акчалата ярдәм күрсәтергә мөмкиндер, әмма ул вакытта аналар хисап тотарга тиеш була.

Фонд турында тәфсиллерәк мәгълүмат:

«Радость детсва» хәйрия фондының интернет битләре

http://fond-rd.ru/

Вконтакте http://vk.com/fundrd

Facebook https://www.facebook.com/fund.rd

Twitter https://twitter.com/fundrd1

Комментарии