- 24.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Аулак өй
Гомернең иң матур истә калырдай мизгеле бит ул туй көннәре. Ә аның ничек үтүе өстәлләр муллыгына, дәрәҗәле кунаклар килүгә генә карамый шул. Бары тик дөрес сайланган тамада, җиренә җиткереп төзелгән туй программасы, күңелләргә үтеп керердәй җырлар, сүзләр бу кабатланмас көнне онытылмас итәдер.
Бу язмам Илфат Фәйзрахмановның Арча районындагы Түбән Оры авылындагы туган нигез күршеләрен рекламалау йөзеннән түгел. Бертуган Сибгатуллиннарны тирә-як районнарда белмәгән кеше юктыр инде. Туй графигының инде берничә айга алдан төзелеп куелуы – аларның Арча районында гына түгел, республикада да таныла баруын күрсәтә. Район, авыл сәхнәләреннән төшмәгән бу гаиләдә шундый төркем оешу бер дә гаҗәп түгел минемчә.
Бу язманы алар белән бер сөйләшүдән соң әзерләргә булдым. Ниятем туйга әзерләнүчеләргә егетләрнең киңәшләрен, теләкләрен җиткерү иде. Туй үкенечсез булмый диләр. Чыннан да, туй үткәннән соң, ни дә булса эшләнеп җитмәгән кебек була, чөнки һәркем туен бит гомерендә бер генә тапкыр үткәрә. Ә бу егетләр атна саен туйда, хәтта күбрәк тә…
Менә алар Илдус белән Резеда күршеләребезнең 3 баһадиры: Илнар, Искәндәр, Зөлфәт. Егетләрнең өчесенең дә төп эш урыннары бар. Сүзнең егетләрнең иң өлкәненнән башлыйк инде. Илнар телевидениедә эшли, Лилиясе белән Динара һәм Индира исемле чибәр кызлар үстерә.
– Илнар «Трио»гызны оештыру кем идеясе булды?
– Без кечкенәдән туганнарыбызның, дусларыбызның мәҗлесләрендә катнашып, оештырышып йөрдек. Аннан энеләрем Искәндәр белән Зөлфәт туйларда диджейлар булып эшли башладылар. Ә инде икесе дә тәҗрибә туплагач, үзләре төркем оештырдылар. Мин, диджей буларак, соңрак килеп кердем. Менә хәзер гел өчебез бергә.
– Туйлардан башка нинди кичәләр алып барганыгыз бар?
– Туган көннәр, никах туйлары, чыгарылыш кичәләре, дискотекалар, сабантуйлар, корпоративлар…
– Мәҗлес барышында проблемалар булганы юкмы?
– Безнең гаеп белән туган проблеманы хәтерләмим. Кунакларның соңарып килүе, ризыкларның вакытында бирелмәве бераз кыенлык тудыра инде. Шуңа без программада һәрвакыт запас вариант әзерлибез.
– Сездән канәгать булмауларын белдергән хуҗалар булганы бармы?
– Безне күбрәк танышларыбыз яки безне күреп, ишетеп белгән кешеләр чакыра. Шуңа күрә канәгатьсезлек белдерүчеләр булганы юк. Кайсы туйлар шулкадәр яхшы үтә, хәтта соңыннан безгә рәхмәтләрен басып кул чабып белдерәләр.
– Туйга костюмнарны, уеннар өчен кирәкле әйберләрне кем әзерли?
– Уеннар өчен киемнәрне әни тегә, чигә. Ә бүләк, сюрпризларны хуҗалар да әзерли, үзебез дә алабыз.
– Гаиләле кешегә өстәмә эш авырга туры килмиме?
– Без бит инде туй мәҗлесенә күбесенчә эштән соң китәбез. Лилиям мине әзерләп озатып кала, кайчан кайтсам да йокламый көтеп ала. Аңлашу булганда авырлыклар онытыла.
Искәндәр Казанда Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап Әлмәт театрында, аннан Г.Кариев исемендәге яшьләр театрларында төп рольләрне башкарган егет. Ул Лилиясе белән Диләрә исемле кыз үстерә.
– Искәндәр, театрны калдырып китүеңнең сәбәбе…
– Театрда эшләү күңелемә якын булса да, китәргә булдым. Дөньяда ике яшәмисең, эшеңнән һәр көнне гаиләң янына кайту зур бәхет бит ул.
– Мөселман туйлары хакында берничә сүз…
– Мөселман туйларын алып барганда икеләтә җаваплылык тоябыз. Андый туйларда булган яшьләр: «Минем туем да шундый булачак», – дип кайтып китсәләр, без теләгебезгә ирешкән дигән сүз.
– Ә менә «кызмача» хәлдә мәҗлеснең ямен җибәрүчеләр еш очрыймы?
– Элек булгалый иде. Хәзер андыйлар очрамый диярлек. Кеше табында күңелле итеп утыра белә, уеннарда актив катнаша. Аннан туйлар күбрәк рестораннарда, кафеларда үтә, туйга күп кеше үз машинасы белән килә.
– Сез алып барган берничә мәҗлестә булырга туры килде. Һәрберсе үзенчәлекле, искиткеч. Ә менә үзеңнең күңелеңә хуш килмәгән кичәне әйтә аласыңмы?
– Әйе, туйларның да төрлесе була. Бервакыт бер кафеда ике мәҗлес оештырганнар иде. Без бер ханымның юбилеен алып баручылар, ә янәшә 25 кешедән торган туй бара. Аларга кафе хуҗасы вәгъдә иткән тамада булмаган. Кәләш хәтта елады да. Без ике мәҗлесне бергә кушып алып бардык. Ике мәҗлестәгеләр дә рәхмәтле булдылар.
– Сезне туры китерер өчен туй көннәрен күчерүчеләр барын беләм. Ә бу мөмкин булмаганда үз урыныгызга кемне тәкъдим итәсез?
– Ышанычыбызны аклардай тамада дусларыбыз бар.
– «Бигрәк артыгын кыланалар» дип әйтерлек туй булганы булдымы?
– Юк дип әйтер идем. Безнең халкыбызга артык масаю, башкаларны уздырырга теләү хас түгел бит.
– Безнең гаилә бәйрәмендә дә иң истә калган «номер» сезнең Зөлфәт белән дуэтыгыз булгандыр. Җырларны ничек сайлыйсыз?
– Халык ярата торган җырларга өстенлек бирәбез. Җырларны яздырып алырга таныш аранжировщикларыбыз бар.
– Туй маршрутларыгыз кайсы юнәлешләрдә күбрәк?
– Без булмаган районнар сирәктер инде. Пермь, Мәскәү, Новгород якларыннан да чакырулар алдык. Башкортстанда, Киров өлкәсендә, Малмыжда булдык.
– Хәзер тамадаларга кытлык юк. Теләгәнен сайлап ал. Ә син үзегезнең төркемнең «изюминкасы» нәрсәдә дип саныйсың?
– Өч бертуган булуыбыздадыр, бәлкем.
– Туйда кияү белән кәләш үзләрен ничек тотарга тиеш дип саныйсың?
– Килгән кунакларны ягымлы итеп каршылау кирәк. Аннан кияү кеше туйда кәләшен ялгызын калдырып йөрсә, күңелле булмый. Кәләшен урлатмаган егетләр ихтирамга лаек. Әйтелгән теләкләрне, бирелгән бүләкләрне ачык йөз белән кабул итеп, әти-әниләренә, туганнарына, дусларына тиешле рәхмәтне матур итеп әйтеп бирә белсеннәр иде.
Төпчек егет Зөлфәт тә Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Абыйсы Илнар белән телевидениедә эшли.
– Зөлфәт үзеңне өч сүз белән тасвирлап бирә аласыңмы?
– Өйләнмәгән, тиктормас, кешеләрне дә тик тотмас…
– Эшегез җиңел түгел. Сезнең «такса», башка төркемнәр белән чагыштырганда, чагыштырмача арзан. Бәя күтәрсәгез, клиентлар азаер дип уйлыйсызмы?
– Юк, уйламыйбыз. Безне чакыручылар һәрвакыт танышларыбыз, дусларыбыз, яки аларның туганнары булып чыга. Шуңа күрә бәя күтәрергә уйлаганыбыз юк. Ә менә без сөйләшкәннән дә арттырып түләүчеләр бар.
– Беренче тапкыр көчегезне кайда сынап карадыгыз?
– Казанның Бауман урамындагы «Туганлык» ресторанында булды ул беренче чирканчык алу. Ошаттылар. Шуннан китте инде…
– Туйда төрледән-төрле уеннар оештырасыз. Аларны каян табып бетерәсез?
– Булган уеннарны үзебезчә үзгәртәбез, уйлап чыгарабыз. Кайвакыт кызыклы гына уеннарны хуҗалар үзләре дә тәкъдим итәләр. Кунаклар арасында да көтелмәгән номерлар белән чыгыш ясаучылар очрап куя. Әти белән әни дә тапкыр, иҗади кешеләр, алар да ярдәм итә.
– Ә туйда көтелмәгән кызыклы мизгелләр килеп туганы бармы?
– Шулай бер туйда халык яратып тыңлый торган «Тукта яңгыр» җырын башкарган вакытта зал уртасындагы кондиционердан су ага башлады. Без дә тамган тамчыларга ишарә итеп җырыбызны дәвам иттек. Халык көлә, ә тамчылар, заказ белән диярсең, без җырлап бетергәнче тамып торды. Менә шулай уйламаган клип та төшергән бар.
– Мәҗлеснең программасын әзерләү буенча берничә сүз…
– Әти-әниләренең, яшьләрнең теләген искә алып төзибез программаны. Туйга кадәр берничә атна кала очрашып барын да сөйләшәбез.
– Эшегезне билгеле акчалата бәялиләр дип беләм. Ә менә бүләкләр бирүчеләр бармы? Иң истәлекле бүләк…
– Бүләкләр күп инде ул. Ә менә иң истә калганы – түбәтәйләр. Арча кызы Алия быел мәктәпләренә чыгарылыш кичәсен алып барырга чакырды. Истәлек бүләк итеп өчебезгә дә кулдан чиккән түбәтәйләр бүләк итте. Андый матур түбәтәйләрне күргәнем юк әле. Әнисе дә, Алия дә алтын куллылар икән.
– Үзеңнең никахыңа шул түбәтәйне кияргә язсын!
– Амин!
– Гаиләле танышларыңа карап өйләнергә куркып
йөрмисеңдер ич?
– (көлә) Өйләнергә вакыт юк бит. Һәр атнада туйлар үткәрәбез, үземә буш атна юк.
– Үз туеңны кем алып барыр дип уйлыйсың?
– Тамада булырга өйрәткән укытучым дияр идем мин Марсель Мәхмүтовны. Бергә эшләгән вакытта ук: «Туеңны үзем алып барам», – дигән иде. Сүзендә тора торган егет.
– Булачак хәләлеңнең нинди сыйфатларга ия булуын теләр идең?
– Яраткан кешеңне барлык сыйфатлары белән үз итәсеңдер инде ул. Ә шулай да тыйнак, аралашучан, сине аңлап тыңлый белгән, әти-әнисенә итагатьле булган кызлар күңелгә якын.
– Кызлар, ишеттегезме? Инде туйлары булган парларга теләгең.
– Тормыш гел туй кебек булмас инде. Сынауларга бирешмичә, ике яктагы әти-әниләрен ихтирам итеп, дусларына үрнәк булып, тапкан бәхетләрен югалтмыйча яшәсеннәр иде.
– Рәхмәт. Теләкләрегез кабул булсын!
Р.S. Узган атнада сеңлем Әлфинурның улы Айнур өйләнде.
Бу өч егет алып барган туй яшьләргә, туганнарына гомерлек онытылмас истәлек булып калгандыр дип уйлыйм.
Әйткәнемчә, егетләрнең эш графигы бик тыгыз, ә шулай да аларга шалтыратып карый аласыз ( 8 962 563 62 55). Бәлки алар сезнең туйга да ямь өстәрләр.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Казан-Арча-Түбән Оры.

Комментарии