- 24.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №47 (22 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Татарстан радиосын 1947нче елдан бирле тыңлыйм. Ул вакытта мин 3нче класста укый идем. Шул елны әтием колакка куеп тыңлый торган детекторлы радиоалгыч алып кайтты. Ике биек колга утыртып, бакыр чыбыклы озын антенна суздык. Соңыннан газетада чыккан схемалардан файдаланып, андый радиоалгычны үзем дә ясаганым булды.
Бер-ике елдан соң кычкырып сөйли торган, батарейкалар белән эшләүче «Тула» радиоалгычы сатып алдык. Шулай итеп, шатлыклы, күңелле көннәр башланды. Татарстан радиосы иң яраткан радиобызга әйләнде. Ул дөньяга күземне ачты, әдәбият, сәнгать белән таныштырды. Мәшһүр композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Хөснул Вәлиуллин әсәрләрен тыңлап үстек. Күренекле җырчылар, сәнгать осталары Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Мөнирә Булатова, Зөһрә Сәхабиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Әлфия Галимова, Таһир Якупов, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясовларның концертларын тыңлап, күңелебезгә рухи азык алдык.
«Театр микрофон алдында» кебек әдәби-драматик тапшыруларны күренекле сәхнә осталары Шәүкәт Биктимеров, Тәлгать Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Нәҗибә Ихсановалар башкаруында тыңладык. Хәзер дә тыңлыйбыз. Татарстан радиосы аша язучылар Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Гариф Ахунов, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин чыгышларын яратып тыңладык.
Дикторлар Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Эльс Гаделев, Фоат Галимуллиннар күңелгә ятышлы итеп сөйлиләр иде. Әтием белән Мамадышка (ул, мәктәп мөдире буларак, ай саен хезмәт хакы алырга район үзәгенә бара иде) баргач, урамда багана башындагы «громкоговоритель» аша диктор Әминә Сафиуллинаның сөйләгәнен сокланып тыңлап торганым һаман да истә.
Хәзерге көндә диктор Тәлгать Хәмәтшинның салмак, ягымлы тавышы күңелне тынычландыра, җанга ял бирә.
Татарстан радиосы республика яңалыклары, музыкаль тапшырулар белән генә чикләнмичә, «Тел күрке – сүз», «Офыклар», «Изге нур» тапшырулары аша халкыбызны тәрбияли дисәм дә дөрес булыр. Һәр атнаның дүшәмбесендә ветераннарның хатлары буенча була торган музыкаль тапшыру да бик ошый.
Татарстан радиосы үзенең элеккеге традицияләрен саклап калып, бик тә дөрес эшли. Элеккеге татар композиторларының классик әсәрләрен, симфонияләрен, күренекле җырчылар, музыкантлар башкаруындагы язмаларны тыңлау, алдагы көнгә программа бирү һәм һәр көнне һава торышын ишетү үзе бер куаныч. Радио хәзерге көндә бик әһәмиятле булган туган телебезне саклау һәм үстерү буенча зур эш башкара. Алга таба да шулай булсын иде дигән теләктә калам.
Диктор Тәлгать Хәмәтшинга, радио җитәкчеләре һәм журналистлар Тәүфикъ Сәгыйтовка, Рәзин Нуруллинга, Рәкыйп Гаффаровка һәм башка хезмәткәрләргә саулык-сәламәтлек, безне сөендереп, озын-озак еллар эшләргә язсын.
Телевизордан аермалы буларак, радио тыңлау эшне калдырмый. Татарстан радиосын 90 еллык юбилее белән ихлас күңелдән котлап, аның хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, иминлек теләп, алга таба да аны барыбызга да тыңлап, аралашып яшәргә язсын дип телим.
Марсель ДӘҮЛӘТШИН,
Мамадыш шәһәре
Комментарии