- 25.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
«Тәрбия бөек эш, аның белән кеше язмышы хәл ителә».
В. Г. БЕЛИНСКИЙ
Каян килә соң балага әдәплелек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, игътибарлык? Әлбәттә, гаиләдә һәм балалар бакчасында алган тәрбиядән. Әгәр кеше күңеленә кечкенәдән үк шушы мөһим сыйфатлар сеңдерелсә, ул инде гомерлек була.
Без, Чаллы шәһәрендәге 86нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре, шушы юнәлештә даими эш алып барабыз. Эш тәҗрибәсеннән чыгып иң элек шуны әйтә алам: балаларда шушы сыйфатларны тәрбияләү өчен татар халык әкиятләре, мәкальләренең дә әһәмияте бик зур. Чөнки әкиятләр ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә.
Балага бакча яшеннән үк рухи кыйммәтләрне төшендерә башлау – ак белән караны, яхшы белән яманны, хак белән ялганны аера белергә өйрәтү мөһим. Изгелек кылу турында тирәнрәк төшенчә бирелсә, олыны – олы, кечене кече итә белү кебек гамәлләр турында әңгәмәләр, диалог формасында сөйләшүләр алып барылса, тәрбияви эшебезнең нигезе дөрес салыныр иде.
Киләчәк буынны тормыш авырлыкларына бирешмәүче, төрле явыз ниятләргә юл куймый торган, туган иле, туган җире өчен янып яшәүче кеше итеп тәрбиялисе иде.
Баланы бәләкәйдән үк хезмәт күнекмәләренә өйрәтеп үстерү файдалы. Үз кулыннан килә торган эшне бала үз кулы белән эшли торган булсын. Үзләренең көчләре җиткән эшне кешедән эшләтмәсеннәр.
Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында заман зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – онытылган гореф-гадәтләребезне барлап телебезне саклап калу, сабыйларда югары әхлакый сыйфатлар һәм ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Безнең бәйрәм-йолаларыбыз да күп, мәсәлән: «Сөмбелә», «Каз өмәсе», «Нардуган», «Нәүрүз», «Рамазан», «Карга боткасы», «Сабантуй» һ. б. Мондый йола-бәйрәмнәребезнең күбесе белән безнең 86нчы бакча балалары таныш.
Мин үзем авылда туып үстем, кечкенәдән үк халкыбыз йолаларын, әдәп-әхлак кануннарын өйрәндем, уеннарын уйнадым. Ә бүген исә үземдә тупланган тәҗрибәмне эшемдә файдалана алам.
Сөекле шагыйребез Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кош, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Балалар язучысы А. Алиш иҗаты да игътибарга лаек. Аның әкиятләре, хикәяләре безнең бакча балаларына бик таныш. Әкиятләр аша бала яхшылык белән явызлыкны аерырга өйрәнә. Рухи дөньясы нык үскән баланың күңеле сафлыкка, халык иҗатының гүзәллегенә көчлерәк тартыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халык поэзиясе һәм фольклоры белән таныштыруны шөгыльләр вакытында, төп материалга өстәмә итеп яраклаштырып, шулай ук шөгыльләрдән тыш ирекле эшчәнлектә дә алып барырга була.
Халкыбызның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре – балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә.
Фәндәлия ХУҖИНА.
Чаллы шәһәре,
86нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Комментарии