«Татарны яшелчә ашарга өйрәтү турында хыялландым»

«Татарны яшелчә ашарга өйрәтү турында хыялландым»

Карбыз дигән сүз кайдан килеп чыккан, беләсезме? Фарсель абый Зыятдинов әйбәт белә! Бервакыт, шөпшә белән карга зур карбызга тап булган. Берсенең дә табылдык белән бүлешәсе килми, ди. Әй ызгышалар, талашалар болар үзара: карга, мескен, «Бу минеке!» –дип әйтергә теле булмагачтыр инде, «Карр!» – дип кычкыра икән, шөпшәнең дә бирешәсе килми: «Быз-з!» – дип, очып йөри, ди. «Кар», «быз» дигән авазлардан пәйда булган ул карбыз! Ахыр чиктә, уртак тел тапканнар инде, икәүләшеп ашаганнар.

Бу вакыйга турында үзе генә белеп калмаган, балаларга «Шөпшә һәм карга» исеме астында әкият итеп тә язган. Шуңа күрә, 20нче ноябрь көнне булган иҗат кичәсендә Казанның «Кояш нуры» балалар бакчасы нәниләре бу әкиятне аның үзенә дә сәхнәләштереп күрсәтте. Җир эше белән иҗат эше икесе ике өлкә булса да, аларны берләштерә белүче Фарсель аганың күзләрендә бәхет очкыннары балкыды бу вакытта.

…Рәхәт кеше ул Фарсель абый. Менә шул әкияттәгечә, һәр нәрсәне җайлы гына итеп аңлатып бирер, әллә нинди катлаулы сораулар уйлап чыгарсаң да, барыбер җавапсыз калмас.

Фарсель абый «Безнең гәҗит»нең иң хөрмәтле әңгәмәдәшләреннән берсе. Яшелчә утырту, җиләк-җимеш үстерү турында сорау бирделәрме – Фарсель абыйга шалтыратабыз, яңгыр күбрәк явып китсә: «Һай, уңыш харап булмасмы инде?» – дип, кабат аңа элемтәгә чыгабыз. Ә ул ничек кенә тыгыз булмасын, һәрвакыт сөйләшергә дә, аңлатырга да җай табар. Бер генә мәртәбә дә, «вакытым юк», димәс. Югыйсә аның көн әйләнәсе әле тегендә, әле монда чакырулы икәнен дә, фән һәм бакчачылык белән генә түгел, иҗат белән шөгыльләнгәнен дә яхшы беләбез. Менә шушы тынгысыз, искиткеч гади һәм елмаеп кына торучы галимгә 80 яшьне биреп тә булмый. Ул әле дә фән белән шөгыльләнә, Татарстан халкына яшелчәне ничек утыртасын, казып аласын, ничек саклыйсы икәнлеккә кадәр өйрәтә. Фарсель абый гомере буена «Татар халкын яшелчә үстерергә һәм ашарга өйрәтсәм иде!», дип хыялланып яшәгән икән. Үзе бу турыда менә ниләр сөйли ул:

– Кавказга командировкага баргач, 157 яшьлек бер бабай белән очрашкан идем. Ул ничек яшәве, нәрсәләр ашавы турында сөйләде. Яшелчә, җиләк-җимештән аерылмадым, иртән дә көндез дә ашадым, ди. «Аракы эчтеңме?» – дим. «Авызга да алмадым, ә менә үзем ясый торган шәрабне эчми калган көнем юк иде», – ди. Бу авылда йөз яшькә якынлашкан һәм аннан артып киткән 80 кеше яши иде. Татарстанга кайткач авылларда йөрим, зиратларга керәм дә, карыйм: күп кеше уртача илле яшьтә үлгән. Кавказ авылындагылар җиләк-җимеш ашап витаминнар белән яшәгәнгә озын гомерледер, дип уйладым да, кайткач та телевидениегә бардым. 1964нче елның апрель аенда бакчачылык буенча беренче тапшыру әзерләдек. Шуннан соң гомерем буе милләтемә яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә өйрәтү өчен тырыштым.

Һәрдаим тамашачылар, укучылар, радио тыңлаучылар белән күтәренке рухта сөйләшүен исәпкә алганда, аны бер хәсрәтсез генә яшәгәндер, дип уйлыйсың. Әмма аның якташы, Татарстанның Язучылар идарәсе рәисе, драматург Данил Сәлихов сәхнәгә тәбрикләү сүзләре әйтергә менгәч тә, бакчачы-галимнең бөтенләй башка якларын ачып салды:

– Фарсель абыйны күрәм дә мин, олы юлдан салмак кына атлап баручы атны күз алдына китерәм. Башын игән, киң күкрәкле бу ат тормыш авырлыкларын артка калдырып, алга бара. Фарсель абый милләтнең шундый атларының берсе булды, кайсы гына өлкәдә эшләсә дә җигелеп тартты, шуңа аны халкы яратты да. Камчылар да эләкмәде түгел, эләкте: тормышның авыр кайгыларын кичерергә туры килде аңа, югыйсә…

«Мин сине шундый сагындым» җырының сүзләренең авторы Фирая апа белән бергә Фарсил абый өч бала тәрбияләп үстерә. Өчесе дә – малайлар. Уртанчы уллары Айвазны 1991нче елда армиядән имгәтеп кайтаралар. Казанда госпитальгә салып, дәвалыйлар, әмма терелеп бетәрлек булмый, икенче группа инвалид булып кала. Фирая апа бу хәсрәттән бик бетерешә. Язмыш белән килешеп яши генә башлаганда мотоциклында тимер бетон коймага бәрелеп, төпчек уллары Айнурның гомере кыл өстендә кала. Уллары унтугыз көн комада ята. Зыятдиновлар гаиләсенең кайгысы баштан ашкан була. Ниһаять, уллары терелә, әмма күрәсең, бала хәсрәтләре танылган шагыйрә Фирая ханым Зыятдинованы эчтән бик яндыргандыр, 2006нчы елда ул вафат була. Фарсель абый белән бергә 43 ел буе яши алар. Әле дә аларның пар күгәрченнәрдәй гомер итүләрен искә алып, сокланып сөйлиләр. Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова үзе дә Зыятдиновлар гаиләсенең татулыгына шаһит булган кеше.

– Фарсель абыйлар гаиләсе белән мине күп әйберләр бәйли, мин Фирая Зыятдинованың беренче укучысы идем. Югары белем алып йөргәндә безнең мәктәптә педагогик практика үтте, йөкле иде, без аны кызганып, дәресләрне бик тырышып укый идек. Ул миңа белем бирүче булды. Аннан соң, еллар узгач, Татарстан китап нәшриятында бер бүлмәдә утырып озак еллар эшләдек. Гаиләләребез белән берләшеп, 15 көн диңгездә сәяхәттә булганыбыз бар. Шунда мин Фарсель абыйның төпле, акыллы гаилә башлыгы булуын белдем. Кыска гомер яшәсә дә, Фирая апа бик бәхетле яшәде дип әйтә алам. Хатын-кызның бәхете ир-атта бит. Фарсель абый белән ул да бик бәхетле иде… – дип сөйли ул.

Менә шундый мәхәббәттә һәм җылы гаилә учагында сыенып яшәгән вакытында, тол кала Фарсель Зыятдинов. Бер ел тирәсе яшәгәч, яшьлек дусты Венера ханым белән кавыша. Аның белән бүгенге көнгә кадәр бергә, иңгә-иң терәшеп, матур гомер итәләр.

– Хәсрәтләре күп булды аның, әмма һәммәсен чын ир-атларча зур сабырлык белән үткәрде, сынмады, сыгылмады. Аның белән бергә яши башлавыбызга да ун ел вакыт узды. Шул дәвернең сигез елын авыру улы белән бергә яшәдек. Улы Айваз да вафат булды. Аны югалту Фарсельнең йөрәгендә зур яра калдырды. Ул хәсрәтне бергә кичердек, авыр вакытларыңда терәк булырга тырыштым. Бүтән андый кайгылар килмәсен иде безгә, – дип, иренә изге теләкләрен юллады Венера ханым.

Бакчачы-галим үзе дә хатынының сүзләре белән килешә: «Фарсель, кайгырма син кайгы килде диеп, кирәкми, дим. Мондый картлык күп кешеләргә эләкми әле, дим. Әмма картлык кайгы-хәсрәтсез булса әйбәтрәк инде. Улымны югалту күңелне авырттыра шул, уйландыра, нишлисең…».

Күңелсез уйлар булса да, алар тиз арада шатлыклы вакыйгалар белән алышынды. Иҗат кичәсе барышында Фарсель абыйга «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медале тапшырылды. Билгеле, аның якташлары – актанышлылар да килгән иде. Алар үзләренең кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Танылган журналист Айгөл Әхмәтвәлиева сөйләгәннәрдән:

– Бервакыт Фарсель абый белән Казан урамыннан барабыз, каршыга бер-берсенә таянган ике әби килә. Күреп торабыз инде, Фарсель абыйны ерактан ук күз уңына алдылар, килеп җиткәч, түзмәделәр, җиңеннән эләктереп алдылар, һәм, берсен-берсе бүлә-бүлә, туктале, без бит сине кайдандыр беләбез, без бит синең белән таныш, диләр. «Кем соң әле син?» – дип җелегенә төшә башладылар. Фарсель абый да сынатмады, ике әбигә берьюлы елмайды да: «Хәтерләмисеңмени, яшь чагыгызда парктан озата кайткан идем бит мин сезне», – ди. Әбиләрне әнә шулай бик тиз озатты.

Иҗат кичәсе барышында әйтелгән изге теләкләр дә, мактау сүзләре дә күп була инде ул. Әмма Фарсель ага хакында әйтелгәннәре – аңа бик туры килә: «Гадилектә – галилек. Син – даһи булсаң да, гади була белдең», – ди аңа якыннары. Ә минемчә, үз эшенең остасы булган кеше ул беркайчан да борын чөеп масаймас, аның эшләгәннәренә һәрвакыт янәшәдәгеләр бәя бирер. Фарсель абый очрагында да нәкъ шулай. Татарның галиме дә, киңәшчесе дә булган Фарсель абыйга Кавказда күреп танышкан картныкы кебек, озын гомерле булуын телибез. Кайгы-хәсрәт урап узсын үзегезне. Сез туганнарыгызга гына түгел, тулы бер милләткә кирәк, Фарсель абый. Милләткә генәме соң – бакчабызда үскән чәчәкләрдән алып, агачта пешкән алмаларыбызга кадәр сезнең киңәшкә сусап яши!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии