Безнең тавыклар да хикмәтле йомырка сала

Безнең тавыклар да хикмәтле йомырка сала

Айгөл Закированың «Аллаһ сүзе йомыркада» дигән язмасын укыгач («БГ» №9, 28 февраль, 2018 ел), мин дә кулыма каләм алырга булдым.

Заманында без дә терлекләр асрадык, ә хәзер, яшебез олыгая бару сәбәпле, җәй бройлер чебиләр һәм ел саен диярлек кызыл каурыйлы, йомырканы «коеп» кына тора торган тавыклар гына асрыйбыз.

Менә шушы тавыкларның берсе 24нче февраль көнне бик тә «сәер» йомырка салды. Ул бик юка кабыклы, ныклап тотсаң сытыла торган йомырка сала иде. Йомыркасын күргәч, кабыгы катыланган дип уйладым. Кабыгында Лаеш районында яшәүче Наилә Җиһаншинаның тавыгы салган йомырка шикелле кабарынкы сәер юллар барлыгын күрдем. Газетадагы язма искә төште. Тукта әле, дим, бу йомырка да шуңа охшаш түгелме соң? Җитмәсә, газетадагы теге язманың көненә дә туры килә. Рәсем белән чагыштырып карадым – нәкъ шуның төсле. Без андый кирәгеннән артык «ясалган» йомыркаларны ашамыйбыз, суыткычта тора әле. Бәлки, тавыкларның үзләренә ашатырмын. Менә шундый хәлләр.

«Ак калфак», «Салават күпере» иҗат берләшмәсе әгъзасы

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии