Яшел Үзәндә сайлауга туй киемнәреннән килгәннәр

Яшел Үзәндә сайлауга туй киемнәреннән килгәннәр

Яшел Үзәндә яшәүче Камилә Ваһапова һәм Артур Суровцев быелгы сайлаулар җитүен көннәр генә түгел, сәгатьләр саный-саный көткән. «18нче март җитүгә безнең кебек шатланганнар булдымы икән?» – дип шаярта алар. Эш шунда – яшьләр бу көнне Русиянең булачак Президентын гына сайлап калмаган, туйларын да уздырганнар.

…18 яшьлек Камилә һәм 21 яшьлек Артур узган ел башында танышкан. Кыз әлегә студент, ә егет заводта эшли. Очрашып йөри башлауга ук, бер-берсенә ышанычлары зур, мәхәббәтләре көчле булгач, ике ай элек – гыйнвар урталарында Артур кызга тәкъдим ясаган. Күңелле мәшәкатьләр башланган: туй күлмәге сайлау, кунаклар исемлеген төзү… Әмма иң мөһимен – өйләнешер көннәренең датасын сайлап алу авыррак булган.

– «Яллар кайсы көннәргә туры килә икән?» – дип карый башладык та, 18нче март көнне Президент сайлаулары уздырыласы исебезгә төште. Әле беребезнең дә сайлауда катнашканыбыз юк иде, шуңа күрә: «Бу мөһим чарага беренче мәртәбә килгән көнебез гаиләбезнең туу датасы белән бергә туры килсен!» – дип карар кылдык. Бер-беребезне сайлаган көндә, гаиләбезнең һәм илебезнең киләчәген дә сайлау – бәйрәмебезнең матур бер күренеше булыр, дип уйладык. Әле без генә түгел, безнең белән бергә әти-әниебез дә, килгән 40 кунагыбыз да сайлауга барды, – дип сөйли Камилә.

Гадәти булмаган көндә никах теркәү гадәти булмаганча тәмамланган: Яшел Үзән ЗАГСы яшьләргә Русия Федерациясенең конституциясен бүләк иткән. Сайлау участогына баргач исә, өйләнешүче парлар хөрмәтенә зур торт чыгарганнар.

– Күңелле икән сайлауга бару! Бюллетеньгә беренче мәртәбә тамга кую – өйләнешкәндә имза кую белән бер. Шундый ук дулкынландыра торган әйбер булды. Киләчәктә сайлауларның берсен дә калдырмабыз, анда икәүләшеп йөрербез, – дип, Артур да хисләре белән уртаклашты.

Яшь гаиләгә бәхет телибез!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии