Уены-чыны бергә…

Бракодел әти

Икенчегә ир бала көтеп тә, кызыбыз Гөлнур туды. Зөлфия әтисе белән сөткә керә. Равил абыйсының кемне алып кайттыгыз, дигән соравына әтисенә төртеп күрсәтеп: “Менә Николай Петрович, бракодел, малай алып кайтырга акчасы җитмәгән”, – дип әйткәч, шаркылдап көлгән. Хәзер дә искә алалар икән.

Гөлфирә БАҺАУТДИНОВА.

Яшел Үзән районы, Күгәй авылы.

Койма тотарга кирәк

Безнең авылда Әптер Рәшите булып, аның бер аягы аксак иде. Әмма таяк тотып йөрергә яратмаганлыктан, гел сикереп йөрде. Үлгәнчегә кадәр. Үзе яхшы тракторчы, эшчән кеше иде. Урамыбыздагы Саимә апага йортка керде. Беркөнне аның яшь алмагачларын үзләреннән ерак түгел, тыкрыкта торучы Саимә апаның кәҗәләре ашаган. Рәшитебез балта тотып, кәҗәләрне чабам дип барганда, каршысына Сәрбиҗамал түти очрый. Ул дулый-дулый булган хәлне аңлата. Сәрби түти дә аптырап калмый: “Рәшит энем, койма тотарга кирәк”, – дигәч, ул кулындагы балтасын күтәреп: “Менә моның белән тотам мин аларга койма”, – дип җавап биргән.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур .

Комментарии