Балачакның серле сандыгы

Һәр кешенең үз акылы, үз характеры булган кебек, һәр нәрсәнең үз тарихы, үзенчәлеге, үзенең истәлекле көннәре бар. Кеше олыгая-олыгая киләчәкне түгел, үткәннәрне ешрак искә алырга ярата икән. Ә үткәннәрне искә төшереп, чормада бер кочак китаплар, мәктәп елларындагы истәлек, җыр дәфтәрләре, яшьлек елларындагы истәлекле киемнәр һәм башкалар ята. Чормага менгән саен шушы кулъязмаларны, китапларны актарып утыру да бер рәхәтлек, күңелгә сихәтлек, җанга тынычлык өсти кебек иде. Балалар шушы иске-москыдан чистартып, барысын да ташлаганнан соң, миңа бик авыр булып калды.

Ә балаларның безнең кебек яшьлек, бала чаклары, хәтта бер уйнаган уеннары да юк. Шатлыклары да, уеннары да бар да шул йомры гына компьютерга кереп, интернетка барып тоташа.

Ә минем балачагым, яшьлек елларым, бар хатирәләрем, сагышларым, борчуларым – бар да шушы чормадагы истәлекләргә, саргаеп беткән китапларга бәйләнгән. Шуларны менеп актару – күңелгә рәхәтлек бирә, кабат яшьлек елларына алып кайта. Ә бүген яшенле яңгыр кебек күңелемне болыт каплады, шушы истәлекләрне югалту йөрәгемдәге, күңелемдәге ниндидер бер сихри рәхәтлекне, бер якты өметемне өзеп ташлаган кебек булды. Эчтә генә яшәп яткан, мине гел балачакка, күңелле хатирәләргә алып кайтып килә торган көчем, шушы иске әйберләргә чорналып үлде, югалды кебек.

82 яшьлек әбиемнең, 75 яшьлек Маһруза дәү апамның еш кына бикле сандыкларын ачып, сандыктагы бөтен әйберләрне барлап, бер әйберне кулына алып, күз яшьләренә буылып озак уйланып утыруларын без 7-8 яшьлек балалар аңлый идекме соң? Шушы матур итеп эшләнгән , безгә, балалар өчен ниндидер серле кебек тоела иде. Эх, шушы сандыкның ачкычын ничек кенә шудырырга икән дә, сандыкның төбенә кадәр актарырга, дигән көннәр күп була иде.

Без күрше кызы Рәзимә белән, Маһруза дәү апага еш кына кунарга керә идек. Аның да түр ягында безнең күңелләрне кытыклап бизәкле сандык тора. Ул сандык ачкычын эзли башлау белән, без сандык буена килеп сыенабыз. Сандыкны ачып җибәрү белән, нафталин исе борынга килеп бәрелә. Дәү апа бик пөхтә итеп төрелгән киемнәрне, фотосурәтләрне чыгарып, әкрен генә, бик озак уйланып утыра. Ә безгә, Рәзимә белән, тиз-тиз бөтен сандыкны актарып, тизрәк төбенә хәтле төшеп карыйсы килә, янә берәр тәмле әйбер чыкмасмы? Юк, сандыкта без өметләнгән кәнфит тә, перәннек тә, уенчык та юк иде.

Ә ни генә юк иде?! Хәтта ашаган кәнфитнең, ялтыравыклы чәй кәгазьләренә хәтле бар. Бусы Тайбә апаң алып кайткан чәй иде, бусы теге кеше, бу кеше истәлеге, диеп, үзенчә сөйләнә-сөйләнә, кире сандык төбенә төшә истәлекле әйберләр. Әбиемнең зур шәл яулыгы – Екатеренбург шәһәреннән бай Гафуровлар җибәргән бүләге. Галимҗан абыйның сугышка киткәнче кич утырырга йөргәндә генә киеп чыккан шарфы… Әбиләребезгә шушы сандыкны актару иң кадерле, сагышлы, сагынулы, ләззәтле минутлар булган икән. Шушы сандыкта ничәмә-ничә гасыр, ничәмә-ничә еллар буыннар, нәсел җепләре, ачы сагышлар булган. 18е дә тулмаган Галимҗан абыемның исе еллар буе шушы шарфта сакланган. Бөтен киемнәрдән дә үзенә бер үзенчәлекле ис бөркелеп тора. Әби киемнәреннән – әби исе, бабайныкыннан бабай исе килә шикелле иде. Озак итеп шушы әйберләрне исни дә, күзеннән тәгәрәгән яшьләрен сөртә-сөртә, кире сандык төбенә салып куя.

Ул серле сандык күп балалы кешеләрдә карават булып та хезмәт иткән. Үзебез дә шул каты сандык өстендә, сәке өстендә тәгәрәшеп йоклап үстек. Шул 2 яклы авыр сәке, сандыклар әле дә төшләргә керә. Нинди рәхәтлектә торсаң да, еллар узгач, олыгая барган саен, шул каты сәке, сандык өстендәге йокылардан да татлы йокылар, мичтә пешкән тәгәрәткән, яртылаш көйгән бәрәңгеләрдән дә тәмле ризык юк икән. Ул сәке өстенә тезелешеп бер табадан гәпләшә-гәпләшә ашаган иң рәхәт мизгелләр, иң тәмле ризыклар булган икән.

Балачагым хыялларым аша,

Кайтып киләм туган, төп йортка.

Әти-әни истәлеген, туганнарның бердәмлеген,

Сыендырган төп йортка.

Балачакның һәр мизгелен,

Хәтерләтә төп нигез.

Барлык балаларыңны да,

Каршы ал син тигез.

Әниемнең мичтә пешкән,

Көлчәләре, ашлары.

Тәүге адым, бишек җырын,

Саклый нигез ташлары.

Балачакның һәр мизгелен,

Хәтерләтә һәрбер почмагы.

Нигеземә кайтып ауный-ауный,

Елыйсылар килә кайчагы.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,

Лаеш.

  Балачакның серле сандыгы, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии