- 27.09.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында ярминкәләр иртәнге сәгать 6да башлана диелгән. Тик шәһәр халкы шимбә – ял көнендә иртәнге алтыда ук торып чыкмас дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Казанның Кәрим Тинчурин урамы тукталышына мин килгәндә сәгать 8 тулып киткән иде, ә кайбер сатучыларның инде сатар әйберсе дә калмаган…
КОЛБАСАГА ЧИРАТ ЗУР
Егермеләп палатка корып куелган мәйданга халык агылды гына! Казылыклар, сосиска һәм башка шундый иттән ыслап әзерләгән ризыклар сатыла торган палаткага бөтенләй баш тыгарлык та түгел иде. Чаллыда эшләнгән бу тәмле ит ризыкларын халык талаша-талаша алды. Сатучысыннан интервью алырга торганда, миңа да «эләкте»: «Чират әнә тегеннән башлана!» – дип, төртеп күрсәттеләр. Сатучының да вакыты юк – ул да әле колбаса төрә, әле бәяләрен кычкыра, шул арада сдача кайтарып өлгерергә кирәк… Мәхшәр! Шуны гына әйтә алам, ярминкәдәге мондый ит ризыкларын арзан дип тапмадым. Шулай да, үтеп китешли, башка әйберләрнең нык арзан булуын абайларга җитештем, мәсәлән, кыяр-помидорларның килограммы 35 сум гына иде.
Этеш-төртештән туеп, бушрак кебек тоелган палатка янына барган идем, монысының өстәле буп-буш. Питрәч районының Усаклык бистәсеннән килгән Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгы палаткасы булып чыкты бу. Сатучысы Эльвина ханым белән таныштым:
– Әллә әйберләрегезне сатып та бетердегезме, өстәлләрегез бигрәк буш? – дим.
– 20 тартма сөт продукциясе алып килдек монда. Каймак, сөт, корт, эремчек, сыр – барысын да китердек ярминкәгә. Сәгать иртәнге 4тә монда идек инде, 5нче яртыда сатуга чыгып бастык. Кеше шул вакытта ук килә, монда сәгать җидедә әйбер бетә дә инде. 7 тартма сөт алып килгән идем, анысы бер сәгать дигәндә сатылып та бетте. Кешеләр алтыда ук зур чират булып баса. Кәрим Тинчурин тукталышында сату итү шунысы белән рәхәт – халык белән татарча сөйләшәсең, яраталар, көтәләр. Атна саен киләчәкбез монда хәзер.
– Үзегез теләп чыктыгызмы ярминкәгә, «өстән» бирелгән боерыкка буйсыныпмы?
– Үзебез теләп чыктык, билгеле. Бу ярминкәләр халыкка гына түгел, без –КФХлар өчен дә нык файдалы! Менә безнең хуҗалык гыйнвар аеннан гына продукцияләрен сатуга чыгарды. Хәзер ярминкәләргә йөреп, үзебезне ныклап танытабыз. Халык ярата. Сырларны үзебез ясыйбыз. Майларны да кулдан язабыз. Чөнки 3 тонна гына сөт эшкәртәбез. Җайланмалар ярдәмендә сөт эшкәртим дисәң, аңа бит кимендә 100 тонна сөт эшкәртүең шарт… Башта, кеше бер май, бер сыр гына ала да, китеп бара. Ә соңыннан, тәмле икән дип, кабат килеп алалар. Аеруча әбиләр ярата инде безне, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Озак сөйләшеп тора алмадык, әйберләре сатылып беткән булгач, кайтып китәргә җыена башлаган иде Эльвина исемле сатучы ханым. Өстәлдә торган соңгы «корт» салынган савыты белән майларын да минем күз алдында алып бетерделәр.
ТАНА ИТЕ НЫК АРЗАН
Ярминкәдә бәяләр кибетнекеннән арзанрак булгач, нигәдер, анда сату итәргә чыккан кешеләргә дә, файдасы булмыйдыр, шуңа мәҗбүри чыгарылалардыр, дигән кебек уйлар килә. Алай түгел икән. Моны Питрәчтән килгән Эльвина ханым гына түгел, Теләченең «Теләче Агро» ширкәте хезмәткәрләре дә раслады. «Теләче Агро» – районның яртысын биләп тора торган зур оешма. Ярминкәгә дә зурдан кубып килгәннәр. Бер КамАЗның ун тонна сыйдырышлы арбасы тулы икмәк: арыш, бодай, арпа, борчак. Казанда икмәкне кем алсын инде, дип уйлап ялгышканмын, сәгать тугыз тулганда сатып бетергәннәр.
Зур итеп өстәл корып куйганнар да, шунда ит тә саттылар. Оешманың электриклары җитәкчесе Инзил Гыйниятуллинга йөкләнгән бу эш.
– Бүген ярминкәгә бер тана суеп алып килдек. Ике алгы бот, ике арткы бот. Монда хәзер ике-өч килограмм гына ит калып бара. Индоутка үрдәкләре дә алып килдек. Үрдәкне 500 сумга саттык, ул якынча ике килограммга кадәр үсә, үзе диетик ит санала: майсыз. Аның тышында бер катлам тиресе генә бар, ә эче тулы ит. Майлы ашарга ярамаган кешеләр өчен бик әйбәт. Берәүләр берьюлы өчне алды. Ун үрдәк алып килгән идек, берәү генә калды. Иң бәләкәе генә. Бөтенесе дә 500 сум булгач, алучылар гел иң зурысын сайлый, монысы алганнан калган гына моның. Үрдәк алган кешегә бонус кебек, эч-башларын да бирәбез. Менә аерым пакетта аяклары, башы, бавыры, бүтәкәсе, йөрәге салынган. Боларның бөтенесе үзебез үстергән, таяк башына пакет бәйләп, куып йөргән үрдәкләр…
– Мине тана итен күпмегә сатуыгыз кызыксындыра. Базардагыдан арзанракмы?
– Әлбәттә! Базарда, кибетләрдә тана ите түшкәсенең кайсы өлешеннән булуына карап, килограммына 380-450 сум була. Арткы ботның итле бер җире бар бит, шул урынын базарда 450гә саталар, мәсәлән. Ә без аны 320гә сатабыз. Шуңа күрә кеше агылып килә һәм ала. Кабырга, күкрәк итләрен әле бөтенләй 280гә генә бирәбез. Монда иртәнге өчтә килеп, итләрне чабарга керештек. Иртәнге дүрттә килеп, кешеләр безне песиләр шикелле карап утыра башлаган иде инде. Тәмлерәк кисәген алып калырга кирәк, дип, «Монысын мин алам, монысын миңа калдыр», – дип, бүлешеп куйдылар, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.
Үрдәк тәки сатылмады. Кечкенәрәк иде шул. Анысы сатылмаса да, ярминкә ахырында калган теге иң соңгы ике-өч килограмм итне, бөтенләй, килограммын 150 сумга гына сатып җибәрде әңгәмәдәшем. Кабыргалы урыннар гына түгел, бәлешкә турый торган кисәкләре дә бар иде. Шуңа күрә, ярминкәгә соңгарак калып килүнең дә үз плюслары бар икән. Әмма бөтен кеше дә алай дип уйламый. Ит сатучы янында озак кына торып, берни алмый киткән Марина ханым Яковлева, мәсәлән, «Ярминкәгә иртәрәк килергә кирәк икән, моның узасын белмәдем шул. Палаткалар торуын күреп килгән идем, арзангарак төшә икән. Кибеттән туңдырылган ит аласың, нәрсәдән ясалганын белмәгән фарш аласың. Монда авылдан китереп саталар, боларга ышанырга була. Авыл ите тәмле була. Бер атнадан тагын киләбез диделәр, ит алырга чыгачакмын», – диде ул.
Иттән тыш, «Теләче Агро» ширкәте Тутаев сортлы бәрәңгеләр сатты. Сәгать уннар тирәсендә алары да бишәр килограммлы өч капчык кына калып килә иде.
– Казанда кибетләр тәүлек буе да ачык. Алар һәр адым саен. Ләкин шулай да, халык барыбер ярминкәләргә яратып йөри. Беренче чиратта бәяләр кызыктырса, икенчедән, авыл продукциясе булуы җәлеп итәдер дип уйлыйм, – дип фикерен белдерде Инзил Гыйниятуллин.
БӘРӘҢГЕ – УН СУМНАН
Бу ярминкәдә Теләчелеләр күп булды ахрысы, менә тагын бер сатучы – Баландыш авылыннан «Низамов» фермер хуҗалыгы эшчесе белән сөйләшеп киттек. Алар ярминкәгә Крон сортлы бәрәңге сатарга килгән. Ике тонна «крон»ны ике сәгать дигәндә сатып та бетергәннәр. Розара сортлы кызыл бәрәңгеләре дә бар иде, анысын бик алмыйлар, ди.
– Ул озынча була һәм комбайн белән алган вакытта, еш кына киселә, чабыла. Шуңа күрә формасы китә. Аннан соң, кызыл бәрәңгене бездә халык «кормовой» дип кабул итә. Алай түгел, кызыл бәрәңге озаграк саклана, тәмле дә, – ди Илнур Фәсхиев.
– Бәрәңгенең килосын ун сумнан сатасыз, кишер – 12, чөгендерегез – 10 сум. Кибет белән чагыштырганда арзанрак. Ә кишерләрегез шуңа өстәп, эре дә…
– Эре кишерне халык бик яратмый шул, ваграгын алалар. Булсын, бу калган эреләрен ашханәләргә бирәчәкбез, чөгендеребезне дә, кишерләребезне дә, ашханәләр бик яратып ала, тәмле диләр. Бу кишер басуда түгел, үз бакчаларыбызда үскәннәр. Сатыла ул дип, алып чыктык, – ди әңгәмәдәшем.
Ярминкәдә Теләчедән килгән бер апа күп итеп кабак саткан, диделәр. Тик интервью бирергә теләмәде. Ярминкәгә бәлки беренче килүедер. Кыенсынгандыр. Кабактан тыш, апаның өстәлендә кукуруз чәкәннәре, керән һәм помидор белән эшләнгән закуска, мунча себеркеләре дә бар иде.
Теләченең Күкчә авылыннан килгән Нияз Сабирҗановны халык кына түгел, шөпшәләр дә яратты. Умартачы ул – бал, корт ипие (перга), тома-балавыз (прополис) сатарга килгән. Балның бәясе ярминкә өчен арзанайтылган дип булмый, шулай да, узган елгы бәяне саклаганнар: бер литры – 500 сум.
– Пенсионерлар күбрәк 250 һәм 500 сумлык савытлардагыны алалар. Өч литрлыларын ешрак урта яшьтәгеләр сорый. Бүген менә 60 килограммлап бал саттык. Бер көн өчен бу әйбәт, зарланмыйбыз. Башка елдагыга караганда әзрәк саттык, анысы. Кеше бит ярминкәгә килгәч, башта үзенең көндәлек кирәк-яракларын алып чыга. Ит, сөт, бәрәңге, суган. Балны көн саен ашамыйлар, өстәлдә торса да, аны әз-әзләп кенә ашыйлар. Бер алып куйды әйтик 3 литрлысын, кыш буена да җитә ул аңа. Шуңа күрә башта көндәлек кирәкләрне алалар, акчасы калса гына кеше балга килә.
– Бал уңышы ничек булды быел, кортларыгыз үлмәдеме?
– Бал әз булды. Кортлар үлгәнгә түгел. Ул яктан безнең районда хәл әйбәт, агрономнар умартачылар белән сөйләшеп эшлиләр һәм безнең якта басуларны кич белән генә эшкәрттеләр.
– Нәрсә балы сатасыз?
– Бүген ярминкәгә чәчәк балы һәм юкә белән катнашканын алып чыктым.
– Кәрәзле бал, тома-балавыз, корт ипие дә бар…
– Перга – корт ипие ул. Моны шул килеш кенә ашыйлар. Ашказаны авыруларына, иммунитетка әйбәт, кан басымын бик яхшырта. Дәвалану курсы – бер ай, шул вакыт дәвамында көнгә берешәр чәй кашыгы ашыйсың. Утыз минут ашар алдыннан, утыз минут ашаганнан соң кирәк. Моны алучылар күп булды. Әле генә берәү корт ипиен өч литрлы чиләге белән алып китте. 1500 сум иде ул.
– Ярминкәләргә килү сезнең өчен мәшәкатьме? Үз теләгегез белән килдегезме?
– Баштарак авыл җирлеге башлыгы әйткәнгә, теләр-теләмәс кенә килә идем. Аннан соң аңладым – бу бит үзебезгә дә файдага. Өйдә бот күтәреп, «Балым сатылмый әле», – дип яту түгел. Сатыла монда бөтен әйбер дә. Хәзер инде районда да һәр ярминкәгә чыгасымны беләләр, шалтыратып: «Чыгасыңдыр?» – дип кенә сорыйлар. Чыгам, билгеле! – ди әңгәмәдәшем.
БӘРӘҢГЕНЕ – ӨЙГӘ ТАКСИДА
Сәгать 11 тулганда сатучылар инде таралыша башлады… Һаман да шул колбаса сатыла торган палатка янында гына чират бетми дә бетми. Ул арада, бәрәңге капчыгы янында басып торган карчыкны күреп алдым.
– Сез дә бәрәңге сатарга чыктыгызмы әллә, әби?
– Юк, ярминкәгә арзан бәя артыннан килдем, – ди ул үзен Зәкия Миннәхмәтова дип таныштырып. – Пенсия әз, кибетләрдә бәяләр ат бәясе чаклы булды. Монда арзанрак бәя булыр дип өметләнеп килдем – йомырка, бераз ит, бераз бал алдым. Мәсәлән киленем кибеттән бал алып кайткан иде. Бер атнадан төбе шикәрләнеп чыккан. Мошенниклар күп бит, балга шикәр дә салалардыр бәлки. Авылдан килгәннәр мондый әйбер белән шөгыльләнми, үзебез дә авылда туып-үскән кызлар идек, авыл кешесе барыбер тәртиплерәк була. Сатучыларның да йөзләренә генә карагыз – күренеп тора ихластан басып торганлыклары. Алдау нияте белән түгел. Әле менә бер капчык бәрәңге алдым…
– Бәрәңге кибеттә дә бар бит, ничек алып кайтасыз инде моны хәзер?
– Булсын, кибеттәгесе черек була аның. Эче кара таплы. Биш минут элек такси чакырттым, такси белән генә алып кайтам. Машиналарына куеп бирәбез, диделәр.
…Монда килгәннән бирле, башымда Эльвира Розалиның теге җыры бөтерелеп торды:
Җаның нәрсә теләсә дә,
Бездә бар ул – сайлап ал
Ярминкә, ярминкә,
Ярминкә сезне көтә,
Ярминкәдә, ярминкәдә
Күңел ачылып китә.
Дөрестән дә, күңеле ачыла монда килгәннәрнең. Беренчедән, сатучылары – авыл кешеләре, татарлар! Авыл җылысын сеңдереп килгән, гади, мөлаем, рәхәт кешеләр. Икенчедән, продукцияләре сыйфатлы, чөнки авыл кешесе үлсә дә, Казанга китереп, сатуга черек бәрәңге яки ис килә башлаган ит алып чыкмый. Кеше алдына чыга икән – ул һичшиксез иң яхшысын гына алып чыгып сатачак. «Менә, моны мин җитештердем!» – дип, горурланып басып тора алу өчен. Өченчедән, бәяләре арзан.
28нче декабрьгә кадәр, һәр атнаның шимбәсендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә үтә бу ярминкәләр. Сез дә барып кайтыгыз!
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии